Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Навальныйның Казан штабы башлыгына 15 мең евро компенсация түләү карары чыгарды


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

Страсбург мәхкәмәсе карарына ярашлы, Русия хакимиятләре Эльвира Дмитриевага "Он вам не Димон" чарасы уздырудан соң хөкем ителүе өчен компенсация түләргә тиеш.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казан штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриевага 15 мең евро компенсация түләү карары чыгарды. Бу эш 2017 елның 26 мартында коррупциягә каршы "Он вам не Димон" дип аталган митинг уздыру белән бәйле иде. "Апология протеста" юридик хезмәте хәбәр итүенчә, Страсбург мәхкәмәсе Дмитриевага рухи зыян өчен 12500 евро, мәхкәмә чыгымнары өчен 2800 евро түләтү карары чыгарган.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьне "Агора" хокук яклау төркеме адвокаты Ирина Хрунова һәм юрист Константин Терехов әзерләгән.

Страсбург мәхкәмәсе Русия хакимиятләре Европа кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау конвенциясенең биш маддәсен бозган дип таныган.

2017 елның 26 мартында Казанның "Крылья Советов" паркында коррупциягә каршы митинг узды. Чара Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган "Он вам не Димон" фильмыннан соң башланган кампания кысаларында бөтен Русиядә оештырылды.

Казан хакимиятләре митингы килештерелмәгән дип санады. Әмма Вахитов районы мәхкәмәсе шәһәр башкарма комитетының чарага рөхсәт бирмәвен канунсыз дип таныды. Моңа карамастан, Дмитриевага килештерелмәгән урам җыены уздыру, полициягә буйсынмау турында беркетмә төзелде. Активистка әлеге ике маддә нигезендә 20 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирелде һәм бер мең сум штраф салынды. Соңрак Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Вконтактеда митингка чакыруы өчен Дмитриевага 10 мең сум штраф салды.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә әлеге митингтан соң дистәләгән русияле мөрәҗәгать итте. Алексей Навальный 26 мартта канунсыз тоткарланучылар өчен Страсбург мәхкәмәсе аша компенсация алырга ярдәм итәчәге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG