Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда мәхкәмә Джулиан Ассанжка 50 атна төрмә җәзасы бирде


Джулиан Ассанж

Лондонда мәхкәмә WikiLeaks проектына нигез салучы Джулиан Ассанжка 2012 елда мәхкәмә утырышларына килмәгәне өчен 50 атна төрмә җәзасы бирде.

Джулиан Ассанж Швециядә көчләүдә гаепләнеп Лондонда кулга алынган иде. Соңрак ул фидия акчасы калдырып иреккә чыкты. 2012 елда Эквадор аңа сәяси сыену бирде һәм ул аның Лондондагы илчелегендә яшәде. Шулай итеп Ассанж иреккә чыгу шартларын бозды диелде. Хөкем карары турында Reuters агентлыгы яза.

Апрель урталарында Эквадор аңа сәяси сыену бирү карарын кире алды һәм Британ хакимиятләренә тапшырды. Эквадорның яңа президенты Ленин Морено британ хакимиятләре Ассанжны азаплаулар һәм үлем җәзасы янаган илләргә тапшырмаска вәгъдә итте дип белдерде. Ассанж дәүләт сере булып сакланган документларны интернетка чыгарган өчен үзен АКШка тапшырудан куркуы турында әйткән иде.

WikiLeaks проекты АКШ һәм башка илләрнең төрле конфиденциаль документларын халыкка чыгара. Аерым алганда, анда АКШ Демократик фиркасенең серверыннан канунсыз рәвештә алынган документлар да урнаштырылды. Моңа бәйле WikiLeaks-ны Русия хакерлары белән хезмәттәшлек итүдә гаепләделәр. Ассанж гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG