Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коммунистлар хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итте


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкортстан коммунистлары 1 май бәйрәмен башкала үзәгендә уздыра, тантаналы йөрешләр үткәрә алмады.

1 май Русиядә хәзер "Яз һәм хезмәт бәйрәме" дип аталса, коммунистлар аны "Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне" итеп уздыра. Тик аларның үзләренә теләктәшлек белдерүчеләр генә елдан-ел кимеп бара. Башка елларда алар Уфа үзәгендә – цирк бинасы янында җыелып, тынлы оркестр озатуында Ленин мәйданына кадәр тантаналы йөреш уздыра иде. Быел тантаналы йөреш тә булмады, чара да башкала читендәге Химиклар мәдәният сарае янындагы мәйданда узды. Дөрес, анда да Ленин һәйкәле бар. Уфадагы өч Ленин һәйкәленең иң бәләкәе шушы мәйданда тора.

Чыгыш ясаучылар
Чыгыш ясаучылар

Чарада 200ләп кеше катнашты. Кулларда "Халык Грудинин яклы!", "Геннадий Зюгановтан кулыңны ал!", "Яшьләр социалистик Русия яклы!", "Без социаль гаделлек, лаеклы тормыш яклы!", "Бәяләрне халык күзәтүенә!" дип язылган шигарләрне күрергә була иде.

Төп чыгышны Башкортстан коммунистлары башы, республика парламентындагы коммунистлар фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин ясады. Ул чыгышын бу көннең тарихын сөйләүдән башлады һәм илдге вазгыятькә дә тәнкыйть сүзләре әйтте.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

"Хакимият үткәргән сәясәт эшче халыкны талауга гына түгел, илнең мөстәкыйльлеген, үзаллылыгын бетерүгә дә алып килде. Мәсәлән, алюминий холдингын Олег Дерипаскага бирү шуның ачык мисалы булып тора. Шундый хәлләр нәтиҗәсендә Русия 42 заводын, 4 зур гидроэлектр станциясен һәм ягулык белән эшләүче 11 электр станциясен югалтты. Хәрби сәнәгать, илнең һәм халыкның хәвефсезлеге куркыныч астына куелды. Хакимлек чорында Ельцин-Путин режимы илнең икътисадын юкка чыгарды. Ил тулы ташландык фермалар, кайчандыр эшләгән завод һәм фабрикаларның ташландык биналары, ябылган мәктәпләр утыра. Авыллар юкка чыга. Ил байлыгы читкә чыгарыла. Президент һәм хөкүмәт моңа юл куя. Нәтиҗәдә илдә рәсми 20 миллионнан артык хәерче бар. Чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк. Илдә 1,5-2 миллион яшәргә урыны булмаган сукбайлар җан асрый. Яшьләрнең наркотиклардан үлүе гадәти хәлгә әйләнде. Уфада һәр көн наркотиклардан бер яшь кеше үлә.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Путин һәм аның дуслары бары тик дус олигархлары турында гына борчыла. Дусты Игорь Ротенбергка "Платон" системын бүләк итте. Элекке баш прокурор Владимир Устиновның улына чүп реформасын тапшырды. Русия олигархларга бүлеп бирелгән, аларның уллары үзләрен Русия ватандашы итеп санамый.

Русия дәүләтен һәм аның күпмилләтле халкын бары тик коммунистлар програмнарын тормышка ашырып кына коткарып була. Социализм гына социаль тигезлек урнаштырачак", дип чыгыш ясады Башкортстан коммунистлары башы, республика парламентындагы коммунистлар фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин.

Нефтекама коммунистлары башы Илһам Галин икътисад, хезмәт хаклары проблемнарына тукталды.

Илһам Галин
Илһам Галин

"Илдә хөкемдарларның пенсияләре 70 мең сумнан артык, шуңа да аларның күпчелеге хакимият һәм капиталга хезмәт итә. Хөкемдарларның ярлыкау карарлары 1 проценттан да ким. Ә Сталин заманында ярлыкау карарлары 25 проценттан ким булмаган. Мәхкәмә карарлары гади халыкка гына чыгарыла. Илдәге эре малларны бетереп, проблемны күпләп пальма мае кертү белән чиштеләр. Шуңа Беларустан азык-төлек кертүгә авырлык тудыралар. Чөнки анда социалистик юнәлештә җитәкчелек итү сакланган. Бары тик ул илдә генә тулаем эчке продукт 1991 елга караганда ике тапкырга артты. Анда бер завод та ябылмады. Мин Беларуска теләктәшлек белдереп, аларның тауарларын алырга чакырам.

Икътисадтагы ил өлеше бары тик 6 процент тәшкил итә. Бары тик коммунистлар гына илне социаль-икътисади көрчектән коткарачак", дип чыгыш ясады Нефтекама шәһәре коммунистлары башы Илһам Галин.

Вячеслав Полянский
Вячеслав Полянский

Офицерлар берлеге җитәкчесе Вячеслав Полянский "Офицерларның хәрби трибуналы РТ-23 ракеталарын канунсыз юкка чыгару өчен Путинга каршы җинаять эше ачкан иде, бу эшне тикшерүче Виктор Илюхин үтерелде", дип сөйләде. Берләшеп көрәшергә чакырды.

Ирек Фазылов
Ирек Фазылов

"Хезмәтчән Русия" хәрәкәте әгъзасы Ирек Фазылов чыгышын бу көнне бәйрәм итү тарихы турында сөйләүдән башлады һәм оешу кирәклеге турында сөйләү белән тәмамлады.

"Социализмда кеше киләчәге өчен борчылмый, үз иленең һәм язмышының хуҗасы иде. Капиталистик түңкәрелеш көчле икътисадны юкка чыгарды. Көннән-көн азык һәм башка кирәкле әйберләргә хаклар күтәрелә. Илдәге каршылык чараларына карамый, халыкка каршы эшләүче Русия думасы пенсия яшен арттыру турында карар чыгарды. Бу башбаштаклыкны бары тик хезмәт ияләре оешып кына туктата ала", дип чыгыш ясады. Ирек Фазылов пенсия яшен арттыру турында канунны гамәлдән чыгаруны, хакимияттә эшче һәм крестьяннарны кертүгә лимит булдыруны таләп итте.

Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

"Сул фронт" хәрәкәте җитәкчесе, Башкортстан парламенты депутаты Дмитрий Чувилин "Югары белем алу түләүлегә әйләнеп бара, сәламәтлекне ныгыту сыйфаты кими. Безгә мондый дәүләт кирәкме?" дигән сорау куйды һәм чыгышын "Хөкүмәтне отставкага!" дип тәмамлады. Аны халык та күтәреп алды.

Ян Двинский
Ян Двинский

Республика комсомолының беренче сәркәтибе Ян Двинский яшьләр проблемнарына тукталды.

"Югары белем алганнан соң әшнәлек, таныш-белешләрдән башка эш табу мөмкин түгел. Алар сатучы булырга, "Макдональдс"ларда эшләргә мәҗбүр була. Узган ел яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуларына каршы көрәшкә миллиард сум акча бүленде. Ә чынбарлыкта ул тагы берничә тапкыр үсте. "Бердәм Русия" һәр микрофоннан бу күренешкә каршы көрәшү кирәклеге турында сөйләде. Програмнар кабул ителде. "Бердәм Русия" алынган һәр проблем алар тотынуга тагын да зуррак афәт төсен ала", дип чыгыш ясады комсомол җитәкчесе Ян Двинский.

Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

Башкала коммунистларының Совет районы бүлекчәсе башы​ Альберт Рәхмәтуллин социализмга кайту кирәклеген үз гаиләсе мисалында сөйләде. Аның сүзләренчә, ата-анасы гади эшчеләр булган. Әнисе идән юучы булып эшләгән һәм ул дүрт бүлмәле фатир алган. Ул бәйсез һөнәр берлекләре төзергә, коммунистлар фиркасенә керергә чакырды.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда хезмәт хаклары һәм пенсияләрне күтәрү, "Сугыш балалары турында" канун кабул итү, Русия коммунистлары башы Геннадий Зюгановны һәм "Ленин" исемендәге совхоз җитәкчесе Павел Грудининны тәнкыйтьләүне туктату таләп ителгән.

XS
SM
MD
LG