Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары: "Илне юкка чыгару бара"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

7 ноябрь – Октябрь инкыйлабына 101 ел тулуны Уфа коммунистлары тантаналы йөреш һәм урам җыены белән каршы алды. Чыгышларда 26 ел илне юкка чыгару, халык тарафыннан тупланган байлыкны талау бара дип белдерелде һәм пенсия реформасы тәнкыйтьләнде.

Башкала коммунистларына соңгы елларда тантаналы йөрешкә рөхсәт бирелми иде. Быел алар Уфа циркы янында җыелып, Октябрь проспекты тротуары буйлап тынлы оркестр озатуында тантаналы йөреш уздырды. Аннан чарада катнашучылар башкала мэриясе каршындагы Ленин мәйданына килеп, урам җыены уздырды.

Чара һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Чыгышлар башланганчы берничә кешене коммунистлар фиркасенә әгъза итеп алдылар. Алар арасында милләттәшләребез дә бар иде. Аннан соң берничә кешегә мактау кәгазьләре һәм күкрәккә тага торган билгеләр тапшырылды.

Коммунистлар фиркасенең яшь әгъзасы Флүр Гыйлметдинов Азатлыкка ни өчен фиркагә керүе турында сөйләде:

"Мин Совет берлеге чорында фиркагә кермәдем. Чөнки тормыш белән канәгать идем. Бүген бушлай уку, сәламәтлекне ныгыту, эш белән тәэмин итү бетерелде. Халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән. Шул элекке ирешелгәннәрне кайтару өчен безгә берләшеп эш итәргә кирәк – мин коммунистлар фиркасенә шуның өчен керергә булдым. Чөнки калган фиркаләр арасында бары тик алар гына нидер эшли ала дип уйлыйм. Минем балаларга, оныкларга лаеклы ил калдырасым килә”, диде Флүр Гыйлметдинов.

Башка елларда төп чыгышны Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин ясый иде. Быел ул чарага килеп мәшәкатьләнмәде. Килмәү сәбәбен аның, Башкортстан парламенты депутаты буларак, корылтайның бүгенге утырышында катнашуы белән аңлаттылар. Чара ахырына киләчәк дисәләр дә, ул күренмәде. Шул ук вакытта парламенттагы коммунистлардан сайланган икенче депутат – Юрий Чувилин утырыштан урам җыенына килеп җитте һәм чыгыш ясады. Ул чыгышында коммунистлар җитәкчелегендәге илнең космоска менүе һәм башка кайбер казанышларын телгә алды һәм бәйрәм белән котлады.

Чарада берничә генә чыгыш ясалды. Төп чыгышны республика коммунистлары комитеты әгъзасы Фәннүр Мәҗитов ясады:

"Үзгәртеп корулар башлангач сәнәгать юкка чыкты. Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә ирешелгән социаль казанышлар бетеп бара. Халыкка каршы режимның иң соңгы коточмалы җинаяте булып пенсия яшен арттыру тора. Аеруча яшьләр зыян күрә. Аларны бушлай югары белем алу урыннарының бетә баруы, эш урыннары булмау, тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү, ипотекалар борчый. Халыктан сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 38 процент халык инкыйлабның социаль-икътисади үсешкә ирешүдә урынын зур дип билгели. 23 процент инкыйлаб илнең яңа тарихын язу дип бәяли, ягъни сорау алуда катнашучыларның яртыдан күбесе, коммунизмга каршы коткы алып барылуга карамастан, аны уңай бәяли”, диде Фәннүр Мәҗитов.

"Хезмәтчән Русия" хәрәкәте вәкиле Ирек Фазылов:

“Эшчеләр һәм крәстиәннәр коллык чылбырларын өзеп дөньяда беренче эшчеләр һәм крәстиәннәр дәүләте төзеде. Бар изелгән халык илнең һәм үз язмышларының хуҗалары булды. Дөнья җәмәгатьчелеге безгә ышаныч һәм өмет белән карады. Контринкыйлаб безнең илне тар-мар итте. Буржуаз режим икътисадны юкка чыгарды. Менә инде 26 ел илне юкка чыгару, халык тарафыннан тупланган байлыкны талау бара. Русия дәүләт думасындагы 75 процентны тәшкил иткән “Бердәм Русия” фиркасе, ягъни халыкча әйткәндә, жуликлар һәм караклар фиркасе социализм чорының соңгы казанышы – пенсия яшен дә үзгәртеп куйды. Без пенсия яшен элеккечәгә кайтаруны таләп итәбез! Без 7 ноябрь бәйрәмен кайтаруны таләп итәбез!” диде Ирек Фазылов.

Башкала коммунистларының Совет районы бүлекчәсе башы Альберт Рәхмәтуллин:

"Әгәр дә без социаль ирешелгәннәрне кайтарабыз дисәк, оппозициянең башында торырга, лаеклы тормыш өчен көрәшне җитәкләргә тиешбез. Сарытау өлкәсенең хезмәт һәм мәшгульлек министры Наталья Соколова кешеләр токмач кына ашап торып, өч мең сумга да яши ала дип белдерде. "Бердәм Русия" фиркасендә торган Ярославль шәһәре депутаты Дмитрий Петровский пенсияне бетерү кирәклеген күтәрде. Свердловски өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башы Ольга Глацких: "Дәүләт сезгә берни дә тиеш түгел, чөнки сез дәүләт кушуы буенча тумаган. Сезне ата-аналарыгыз тудырган. Алар бурычлы", дигән иде.Түрәләрнең халыкка мөнәсәбәте әнә шундый. Илнең 20 миллион халкы - хәерче. Икътисад җимерелде. Авыл хуҗалыгы таркатылды. Безгә мондый капитализм кирәкме?" диде Альберт Рәхмәтуллин.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда гомум сүзләр кергән, бер таләп тә юк. Чарада катнашучы берничә реском әгъзасы Азатлык хәбәрчесенә Башкортстанның яңа җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйди чыгышлар тыелуын, шул сәбәпле республика коммунистлары башлыгы Юнир Котлыгуҗинның чарага килеп тормавын ирештерде.

XS
SM
MD
LG