Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты кайбер көннәрдә хәмер сатуны чикләү турында фикерләшергә чакыра


Башкортстан депутатлары республикада кайбер бәйрәм көннәрдә хәмер сатуны тыю кануны өлгесе турында фикер алышуга чакыра.

Канун өлгесе Яшьләр көнендә (27 июнь), Белем көнендә (1 сентябрь, әгәр 1 сентябрь якшәмбегә туры килсә, 2 сентябрь) һәм Сабантуйларда хәмер сатуны тыюны күздә тота дип яза "УфаСитиНьюс".

Шулай ук депутатлар хәмерне 10:00-дән 22:00-гә кадәр генә сатарга рөхсәт итәргә кирәк дип исәпли. Хәзер хәмер 8:00-дән 23:00-гә кадәр сатыла.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев мондый чикләүләрен җәмәгатьчелек белән киңәшләшеп кертергә кирәк ди. “Мәктәпләрдәге соңгы кыңгырау көнендә хәмер сатуны тыюны халык уңай кабул итте. Шулай да мондый карарны халык бердәм рәвештә хуплаган очракта гына кабул итәргә кирәк дип исәплибез. Шуңа күрә канун өлгесе интернетта җәмәгатьчелек фикеренә чыгарылды (Башкортстанда яшәүчеләр аңа үз фикерләрен Проектлар турында ачык фикерләшү порталында яза алачак - ред.). Республика парламенты хәмер сатуга каршы кырыс чикләүләр тарафдары түгел”, дип белдергән Толкачев.

XS
SM
MD
LG