Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай тауларында җиде турист һәлак булган


Вакыйга 6 майда ук булган, әмма туристлар бу хакта чәршәмбе генә, Кош-Агач авылына барып җитә алгач кына коткаручыларга хәбәр итә алган.

Алтайда Көньяк Чуй тау сырты тирәсендә кар ташкыны астында калып җиде турист һәлак булган. Төркемнең ике кешесе исән калган. Вакыйга 6 майда ук булган, әмма туристлар бу хакта чәршәмбе генә, Кош-Агач авылына барып җитә алгач кына коткаручыларга хәбәр итә алган, дип яза ТАСС.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, тугыз кешедән торган төркем тиешле теркәлү узган. Һәлак булучыларның җәсәдләрен боралак белән эзләячәкләр.

ТАСС чыганаклары корбаннар арасында Новосибирски дәүләт университетының туристик клубы җитәкчесе Николай Симонов та бар дип сөйләгән. Экспедиция уку белән бәйле булмаган диелә.

XS
SM
MD
LG