Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш балалары: без күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын


Хәлим Хәйретдинов

Мәскәүдә яшәүче Хәлим Хәйретдинов сугыш еллары, яшәп калу өчен көрәш һәм Сталин турында хатирәләре белән уртаклашты.

Хәлим Хәйретдинов 1932 елда Мәскәүдә яшәүче Нижгар татарлары гаиләсендә дөньяга килә. Ачлык вакыты, сабыйлар бала табу йортында ук бер-бер артлы үлә тора. Ач аналарның бала имезергә сөте юк. Үләсе балаларны махсус бүлмәгә илтеп куялар. Кечкенә Хәлим дә шунда эләгә. Әмма аны әнисенең сеңлесе, күптән түгел генә бала тапкан хатын коткарып кала. Ул үлем бүлмәсендә Хәлимне эзләп табып имезә. Сабыйны күтәреп бүлмәдән чыгып барганда хәлсез хатыннар инде чиратка тезелгән була. Үлүче балаларын коткару өчен берничә генә тамчы булса да сөт бирүне сорыйлар.

Хәлимнең әтисе машина йөртүче булып эшли һәм, ниндидер могҗиза булып, ул яртышар капчык төрле ярмалар алып килә. Аналарга боткалар ашата башлыйлар. Алар сабыйларын имезә башлый һәм шулай итеп балалар исән кала.

1941 елда сугыш башланганда Хәлимгә 9 яшь була. Ул Мәскәүнең Чистые пруды, НКВД бинасы тирәләрен бомбалауны әле дә хәтерли. Шундый бомбалауларның берсеннән соң сәяси тоткыннар качып төрле йорт базларына яшеренә. Ул ишек алларында милициянең качкыннарны эзләп йөрүен, малайлардан сораштыруын, әмма беркемне дә таба алмавын искә алып сөйли.

Беренче поездны бомбалап тулысынча юк иткәннәр һәм анда булган бөтен балалар үлеп беткән икән

Дошман Мәскәүгә якынлашкач, Сталин кушуы белән малайларны Себергә озатырга әзерли башлыйлар. Янәсе алар фашист әсирлегенә эләгеп советка каршы сугышучы солдатлар булып үсмәсен. "Әти-әни мине поезд янына алып килеп калдырып китте. Мин Мәскәүнең Казан вокзалында кызыл хач төшерелгән вагонда өч көн кундым. Анда башка малайлар да бар иде. Беренче поезд китте. Чиратта без идек. Әмма безне вокзалда өч көн тоттылар. Нигә икәнен юлда барганда гына аңладык. Беренче поездны бомбалап тулысынча юк иткәннәр һәм анда булган бөтен балалар үлеп беткән икән”, ди Хәлим абый.

Ул утырган поезд Сергачка барып җитә. Шунда аны әбисе белән бабасы килеп ала. Аларның бу поездда оныклары булуы турында каян белеп алуын ул һич тә аңлый алмый. Тагын берничә баланы шулай туганнары алып китә. Ә башка балалар поезд белән Себергә юлын дәвам итә. Бу поездда булган дусларын Хәлим бүтән беркайчан да күрми, аларның язмышы аңа билгесез.

Бабасы белән әбисе малайны Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Яндавишча (Ендовищи) авылына алып китә. 1930нчы еллардагы коллективлаштыру чорында аларның атын, сыерын һәм сарыкларын тартып алган булалар, үзләрен күмәк хуҗалыкта эшләргә мәҗбүр итәләр. Тормышлары бик авыр була.

Авыл тормышын Хәлим абый шулай искә ала: "Ачлык, кешеләр үлә башлады, күпләр яхшырак тормыш эзләп шәһәргә китте. Әмма минем бабай белән әби яшерен генә кәҗә асрый башлады, һәм без, колхоз соңгы кәҗәбезне тартып ала күрмәсен дип, качып кына кәҗә сөте эчтек. Безне шул саклап калды".

Хәлимнең әтисенең туганы Хәйрулла 1943 елда фронтта һәлак була. Хәлимнән башка урысча аңлаучы булмагач, үлем хәбәрен Хәлим укып аңлата. Берничә ай узгач әбисе кайгыдан үлә.

Сугыш беткәч әти-әнисе Хәлимне кире Мәскәүгә алып китә. Шунда ул мәктәп тәмамлап шофер һөнәрен ала.

Тормышның бик авыр булуын, ачлык хөкем сөрүен, кешеләрнең үлүен хәтерлим. Беркемгә дә андый тормыш теләмим

Шәхес шөһрәте һәм киңкүләм репрессияләр хөкем ителгәч, 1961 елда Сталинның җәсәден Мавзолейдан алып чыгып Кремль дивары янында җирләүне дә күрергә туры килә Хәлим абыйга. Җирләү яшерен рәвештә оештырыла. Әмма ул көнне Мавзолей янына өч тартма ниндидер җиһазлар китергән Хәлим абый әлеге тарихи вакыйганы очраклы рәвештә генә күреп кала. Ул солдатларның Мавзолейдан Сталинның бальзамланган җәсәден алып чыгып кабергә таба алып китүен күрә. Хәлим абый сөйләвенчә, Сталинның мыегы һәм чәчләре ак, тәне шәрә, яртылаш чүпрәк белән капланган була.

Хәзер Сталинның гамәлләрен акларга тырышулар турында ни уйлавын сорагач, Хәлим абый болай дип җавап бирде: "Ул чакта мин бала гына идем, тормышның бик авыр булуын, ачлык хөкем сөрүен, кешеләрнең үлүен хәтерлим. Беркемгә дә андый тормыш теләмим".

Нурсәнә Хәйретдинова
Нурсәнә Хәйретдинова

Хәлимнең җиде ир һәм кыз бертуганы була, әмма хәзер инде аларның берсе дә исән түгел. Зур гаиләдән хәзер 87 яшьлек Хәлим абый гына исән. Ул балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән яши. Былтыр хатыны вафат булган, моны ул бик авыр кичерә. Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Питрәксе авылында туган Нурсәнә апа белән алар 50 ел бергә гомер иткән. Хатынының әле яшь һәм чибәр кыз булган чакта төшкән фотосын Хәлим абый һәрвакыт үзе белән йөртә.

"Үлемсез полк" чарасына бару-бармавы турында кызыксынгач, Хәлим абый: "Андый чараларга йөрергә карт инде мин. Ишек алдыннан читкә чыкмыйм. Балаларым да бармый, йә эштә, йә дачада. Вакытлары юк", диде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG