Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ризасызларны "дәвалау" тарихы. Казан тәҗрибәсе


23 май көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты, ялгыз пикетлар оештыручы Рәис Хәбировны бер айга психиатрия хастаханәсенә салу карарын чыгарды. Бу уңайдан "Idel.Реалии" Русиядә психиатрия медицинасының Казан традицияләрен барлады.

Русиядә диссидентларны мәҗбүри рәвештә психиатрия хастаханәсендә дәвалау традициясе күптәннән килә. Ул Совет берлегендә даими кулланылды. 1970нче еллар башыннан бу хакта мәгълүматлар Көнбатышка да барып җитә башлады. 1977 елда Дөнья психиатрия берләшмәсе (ДПБ) мондый ысул кулланган өчен Совет берлеген тәнкыйтькә тотты. Алты елдан Совет берлегенең Неврапатологлар һәм психиатрларның җәмгыяте ДПБ оешмасыннан чыкты. Оешмадан куылганчы дип алар моны үзләре беренче эшләде.

Репрессияләр турында мәгълүматлар артканнан-арта барды, шул ук вакытта совет психиатрлары "рухи авырулар" белән рәхимсез кыланулары турындагы гаепләрне инкарь итеп килде. Хакимият хастаханәгә килеп "авыруларны" һәм аларның шартларын күрергә теләгән халыкара күзәтүчеләрне анда кертүдән баш тартты. Әмма 1989 елда үзгәртеп кору башлангач совет психиатриясенең пардәсе ачылды. Психиатрлар җәмгыятенең каршылыгына карамастан, АКШтан килгән вәкиллеккә корбаннар белән сөйләшүләр уздырырга рөхсәт бирде.

Психиатрия хастаханәсендәге кешеләрнең бар "җинаятьләре" – режим белән килешмәүдә була

Әлеге вәкиллек уздырган тикшерү нәтиҗәсендә мәҗбүри психиатрия алымнарының 1980нче елларда ук психик авыру булмаучыларга да кулланылганы ачыкланды. Аларының бар "җинаятьләре" – режим белән килешмәүдә булган. Вәкиллек сораштырган әлеге кешеләр сәяси җинаятьләрдә, аерым алганда "советка каршы пропаганда" яисә "совет хакимияте турында гайбәт тарату"да гаепләнә.

Бу процессларда Казан оешмалары да соңгы рольне уйнамаган. Әле 1869 елда ук Казанда акылга зәгыйфьләр йорты ачылган. Хәзер ул Казан психиатрия хастаханәсе буларак билгеле. 1881 елдан полиция департаменты Казан психиатрия хастаханәсенә сәяси тоткыннарны – мәхкәмә тарафыннан гаепләнүче инкыйлаб оешмалары вәкилләрен җибәрә башлый.

1890нчы елларга кадәр Казан психиатрия хастаханәсе сәяси "акылдан язганнар" өчен Русиядә бердәнбер психиатрия оешмасы булып тора. 1890 елдан аңа Петербурның психиатрия хастаханәсе дә кушыла.

Казан психиатрия хастаханәсендә ятучылар 58нче маддә нигезендә (советка каршы, контрреволюция эшчәнлеге) гаепләнә

1909 елда Казан психиатрия хастаханәсе каршында махсуслашкан мәхкәмә-психиатрия хастаханәсе оеша. 1939 елның 1 апрелендә Лаврентий Берия карары белән әлеге бүлек турыдан-туры НКВД җитәкчелегенә күчерелә һәм Казан төрмә психиатрия хастаханәсе оеша. Монда ятучыларның барысы да РСФСР Җинаять кодексының 58нче маддәсе нигезендә (советка каршы, контрреволюция эшчәнлеге) гаепләнә.

Сәламәт кешеләрне акылга зәгыйфь дип тану Русиядә инкыйлабка кадәр дә, инкыйлабтан соңгы беренче елларда да була. Әмма ул аеруча 50нче, 60нчы, 70нче елларда киң кулланыла башлый. Нәкъ шул елларда ул системага әверелә.

Әтисе сүзләренчә, "дәвалау" нәтиҗәсендә Новодворская бала тапмас хәлгә җиткерелә

1970 елның июненнән 1972 елның февраленә кадәр Казан психиатрия хастаханәсендә Русиядә билгеле сәясәтче Валерия Новодворскаяны "дәвалыйлар". Ул анда "шизофрения" диагнозы белән ята. Сәясәтченең әтисе сүзләренчә, анда "дәвалау" нәтиҗәсендә Новодворская бала тапмас хәлгә җиткерелә.

Шулай ук билгеле совет инженеры һәм авиаконструктор Андрей Туполев та күпмедер вакытын Казанның әлеге хастаханәсендә үткәрергә мәҗбүр була. 1937 елның 21 октябрендә ул зыян салу, контрреволюция оешмасы вәкиле булуда гаепләнеп кулга алына. 1941 елның июлендә азат ителә. Һәм бары 1955 елның 9 апрелендә генә тулысынча аклана.

Эстониянең беренче президенты Константин Пятс та Казан психиатрия хастаханәсендә ятып чыгучыларның берсе. Ул анда 1942 елда бер гаепләүсез салына. Бары 1952 елда гына аңа хөкем карары чыгарыла – 25 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм милешен тартып алу.

Әлеге исемлекне тагын да дәвам итеп була. Андыйлар арасында язучылар да, хакимият вәкилләре дә, композиторлар да бар.

Русиянең хәзерге хакимият вәкилләре инде бу элекке алымнарны куллану юлларын җиңеләйтә. Узган ел Русия думасы психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалау турындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Аның нигезендә, прокурор кешене психиатрия ярдәме күрсәтүче оешмага мәҗбүри рәвештә салуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук прокурор хастаханәдә калдыру вакытын озайтырга һәм туберкулезга каршы оешмага салу турында да мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала.

XS
SM
MD
LG