Accessibility links

Кайнар хәбәр

"АКШта балаларга милли мохит тудырырга тырышабыз"


Сулдан: Даут, Гөлшат, Рәсүл һәм Рафил Якуповлар, Вашингтон Сабантуе, 29 апрель 2019
Сулдан: Даут, Гөлшат, Рәсүл һәм Рафил Якуповлар, Вашингтон Сабантуе, 29 апрель 2019

АКШта яшәүче Якуповлар гаиләсендә милли җанлы, татар телен һәм тарихи ватаннарын яратучы балалар үсә. Татарстаннан читтә Якуповлар ничек татар мохитен тудыра алган, Азатлык алардан шул хакта сорашты.

Мичиганда яшәүче Рафил һәм Гөлшат Якуповлар Америкада татар чараларында гел күренә, 7-8 сәгатьлек юлны үтеп, Нью-Йоркка Филүс Каһиров концертына да килгәннәр иде. Вашингтон Сабантуена да килделәр, көн озын юлны үтеп килеп бәйрәмдә катнаштылар. Болар барысы да балаларны татар мохитендә үстерү өчен кирәк ди алар.

Рафил әфәнде һәм Гөлшат ханым икесе дә Казаннан, АКШта инде 8 ел яшиләр. Кечкенә уллары Рәсүл АКШта туган, бирегә килгәндә олы малайлары Даут яшь ярымлык булган.

Балалар татар бакчасына да йөрмәгән, татар мәктәбендә укымаган, әби-бабай янына авылга кайтып яшәмәгән, Казанда концерт һәм театрларга йөрмәгән, әби-бабайларын да Skype аша гына күреп белә, татар телен һәм гореф-гадәтләрен әти-әнидән генә өйрәнә.

Алай да, беркайчан да республикада булмаган 6 яшьлек Рәсүл "Мин яратам сине, Татарстан" дип бөтен куңелен биреп, дәртләнеп, җырчы Салаватка охшатып җырлый. Аның 9 яшьлек абыйсы Даут та татар эстрада җырларын яхшы белә, алар икесе дә авылда үскән малайларны хәтерләтә: тыйнак, акыллы, әти-әнигә, олыларга хөрмәт белән карый.

"Америкада балаларыбызга милли мохит тудырырга тырышабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Бу шартларда әти-әни балаларны ничек итеп милли рухта тәрбияли алган?

"Без өйдә гел татарча сөйләшергә тырышабыз, башка телләрне катнаштырмыйбыз. Алар белә, ишектән кергәч, өйдә әти-әни белән татарча сөйләшергә кирәк. Америкада яшәгәч, балаларның беренче теле – инглиз теле, шулай да, алар өйдә туган телдә аралаша", ди Рафил Якупов.

Казанда яшәсәк, ул дәрәҗәдә татарча сөйләшмәс идек

"Чит илдә генә түгел, Татарстанда да татар теле мескен телгә әйләнә бара. Читтә яшәсәк тә, туган телне ничек тә сакларга тырышабыз. Әби-бабай белән сөйләшкәндә "һай" дип дәшә башласа, ни була инде ул? Минем уйлавымча, без Казанда яшәсәк, ул дәрәҗәдә татарча сөйләшмәс идек. Минем ике туганнарым бөтенләй татарча сөйләшми, яки урысча катнаштыра", дип фикерләре белән уртаклаша Гөлшат ханым.

Аның сүзен Рафил әфәнде дәвам итә: "Менә Сабантуйларга йөрибез, мин – авыл малае, минем өчен Сабантуй – зур бәйрәм. Балаларга күрсәтер өчен 9 сәгатьлек юлны үтеп, Вашингтонга килдек, башка штат Сабантуйларына да барабыз. Менә Филүс Каһиров концерты булды, анда бардык, Рәсүл дә анда җырлады. Җырчы аңа дискын бүләк итте. Хәзер Рәсүл аның бөтен җырларын белә. Машинада барганда татарча җырлар куябыз, алар да татар телен онытмаска бик булыша."

Рәсүл Якупов
Рәсүл Якупов

"Аларга җырларны өйрәтәсе юк, машинада барганда, Филүс Каһировны яки Салаватны куй, диләр, шулай юлда барганда сүзләрен үзеннән-үзе отып баралар, – дип сөйли Гөлшат ханым. – Рәсүлнең Илһам Шакировның бер яраткан җыры бар иде. Ул аны бер тапкыр YouTube-та ишетеп калды да, аннан бер ике атнадан "Сандугач" дип җырлап йөри башлады, аңа ул вакытта дүрт яшь иде. Илһам Шакиров аның күңеленә бер зур йолдыз булып кереп калган."

Рафил әфәнде сүзне дәвам итә: "Безне бер мәктәпкә чакырганнар иде. Америкада төрле илләрдән төрле кешеләр яши, шуны күрсәтер өчен. Мин гармун алып бардым, аның каян чыкканын сөйләдем, укытучы харитада күрсәтте. Рәсүл татарча җырлады, мин гармунда уйнадым. Шулай татарны танытырга тырышабыз.

Шунсы кызык, балалар мәктәптә безне күргәч, укытучлар һәм классташлар алдында безнең белән кычкырып татарча сөйләшә башлый. Аларның канына сеңгән – теләсә кая булсын, әти-әни белән татарча сөйләшергә кирәк. 20 американ арасында булсын, алар барыбер туган телдә сөйләшәчәк. Бу гаиләдә сөйләшүдән килә, минемчә."

Гөлшат Якупова уллары Даут һәм Рәсүл белән DC Сабантуенда татарча тамаша күрсәтә
Гөлшат Якупова уллары Даут һәм Рәсүл белән DC Сабантуенда татарча тамаша күрсәтә

Америкага яшәргә килгән кеше башта башын бәрә-бәрә инглизчә өйрәнә, чөнки телне белмәсә, яхшы эшкә өметләнеп булмый, балаларга да мәктәптә уңышлы укыр өчен, телне яхшы белергә кирәк. "Нигә татар теле өчен шул хәтле тырышасыз", дигән сорауга гаилә башлыгы Рафил Якупов болай җавап бирә:

"Кеше туган телен яхшы белә икән, башка өлкәләрдә дә югары дәрәҗәләргә ирешә, аның баш мие башкача эшли дип укыганым бар. Чит илдә татар теле кирәк тә түгел дип уйласаң була. Әмма алай гына карарга ярамый. Без татар телен беләбез һәм өйрәнәбез!

Бу безнең канга сеңгән, мин күз алдыма да китерә алмыйм, ничек инде туган телне белмәскә мөмкин? Аны саклап калырга кирәк. Без чит илдә яшәп, балаларны татарча шигырь сөйләтеп, җырлатып, милли бәйрәмнәргә йөреп, телне саклауга кечкенә генә булса да өлешебезне кертәбез. Татарстанда булсак, бәлкем күбрәк тырышыр идек. Ә Америкада инде кулдан килгәнчә, балалар өчен татар мохитен тудырабыз. Менә Сабантуйларга йөзләрчә кеше килә, алар, безнең кебек ук, башка җирләрдән җыелыган. Алар барысы да шул фикердә."

XS
SM
MD
LG