Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте Ураза гаетенең 4 июньдә бәйрәм ителәчәген белдерде


​Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин алып барган гает намазы. 2018 ел
​Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин алып барган гает намазы. 2018 ел

4 июньдә мөселман дөньясы Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстанның барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак, балалар өчен бәйрәм чаралары узачак.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең президиум утырышында мәчетләрдә Ураза гаете үткәрү вакыты турында карар кабул ителгән. Әлеге карарга ярашлы, республиканың зур шәһәрләрендә Ураза гаете вәгазьләре иртәнге сәгать 6:30-да, Ураза гаете намазы иртәнге 7-дә башланачак. Район үзәкләре һәм авыл мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Мөфти вәгазеннән соң мөселманнар гает намазын укыячак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар диелә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Чараның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге сәгать бердә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә "Рамазан Фест" дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак.

Татарстанда Ураза бәйрәме - ял көне.

XS
SM
MD
LG