Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан парламенты депутаты булырга җыенучы намзәтләргә мөрәҗәгать белән чыкты


ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев

Татар активистлары фикеренчә, һәрбер намзәтнең сәяси програмында республиканы, татар телен саклау мәсьәләсе күтәрелергә тиеш.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) республика Дәүләт Шурасында депутат булырга җыенучы намзәтләргә һәм партияләргә мөрәҗәгать таратты. Татар активистлары фикеренчә, сайлау кампаниясе "Русия милли-сәяси торышындагы мөһим үзгәрешләрнең "өлгереш" мохитендә уза".

Иҗтимагый үзәктә төрле көчләр, ягъни "расистлар, шовинистлар, империячел рухлылар" милли республикаларга каршы берләшкән дип саныйлар. Мөрәҗәгать язучылар фикеренчә, милли төбәкләргә каршы булучыларга "бары урыс булмаган халыкларны урыслаштырып кына Русия бөтенлеген саклап калып була дигән хаталы фикер йөртүчеләр" дә кушылды.

"Ачык рәвештә көчләп ассимияләцияләү протестларга китерергә мөмкинлекне аңлап "йомшак" ассимиляция юллары булдырыла. "Йомшак" дигәндә урыслаштыру атамасы "россиян ясау" белән алыштырыла. Шул ук вакытта урыс теле бөтен өлкәдә өстенлек итә: мәдәният, тел, тарих һәм Татарстан республикасын милли-мәдәни автономиягә алмаштыру бара", диелә мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ Татарстан Дәүләт Шурасының киләсе чыгарылышы "республикаларны бетерү, халык исеменнән бетерү" өчен кулланылачак дип фаразлый. Татар активистлары фикеренчә, һәрбер намзәтнең сәяси программасында "әлеге сорауларга җавап булырга тиеш: халыкларның тигезлеге һәм үзбилгеләнү гомум принциплар"ы белән килешәсезме һәм аның өчен актив көрәшәчәксезме", моның нигезендә Татарстан татар халкының үзбилгеләнү җирлеге булуы аңлашыла. Сез моңа нигезләнәчәксезме?".

Моннан тыш ТИҮ фикеренчә, намзәтләр Татарстанда "асаба халыкны саклау механизмы буларак татар теленең дәүләт статусы гарантияләнгән" булуы белән килешәсезме һәм Русия хакимиятләре Европаның төбәк һәм азчылыклар телләре хартиясен ратфикацияләргә тиеш дип саныйсызмы дигән сорауларга җавап бирергә тиеш.


Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8 сентябрендә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. 2014 елның көзендә Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" 84 проценттан артык тавыш җыйды дип игълан ителде һәм 82 урын аларга бирелде.

XS
SM
MD
LG