Accessibility links

Кайнар хәбәр

Винни-Пух маҗаралары (Алан Милн)


Фрагмент мультфильма "Винни-Пух и день забот" производства "Союзмультфильм", 1972 год

Мировая классика – на татарском! Читаем известные приключения медвежонка Пуха на языке Тукая. Текст адаптирован для изучающих язык, мы записали ну очень красивую аудиосказку, добавили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Винни-Пух маҗаралары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:15:32 0:00
йөкләү

Көннәрдән бер көнне соры карт ишәк Иа күл буенда тормышның сәерлекләре турында уйлап утыра иде.

Кызганыч күренеш, үзәк өзгеч күренеш, коточкыч... – Ишәк әле бер ягы, әле икенче ягы белән борыла һәм судагы чагылышына карый. – Шулай дип уйлаган идем инде мин. Бу яктан да яхшырак түгел. Ә ни өчен, ни сәбәпле? Моннан нинди нәтиҗәләр ясап була?

– Мин башымны кашыйм икән шаккатма!
Башымда бит җиилләр уйный һәрчакта!
Уйнасын, әйдә, җилләре.
Ләкин мин бит такмакларны әйбәт кенә чы–га–рам...

– Хәерле иртә, Иа! – дип җырлый-җырлый, күл янына Винни-Пух килде.

– Хәерле иртә, Винни-Пух... Әгәр дә ул, гомумән, хәерле булса... Анысына мин, шәхсән, шикләнәм...

– Ничек хәлләр?

– Эх... Шәп түгел. Берничек тә түгел шикелле...

– Нигә? Нәрсә булды?

– Берни дә, Винни-Пух. Аптырыйсы юк... Һәркем дә булдыра алмый бит.

– Нәрсә булдыра алмый?

Күңел ачарга, җырларга, биергә. «Бик әйбәт! Шәп! Шәп!» Әнә шундыйлар инде, – дип, ишәк биеп күрсәтте.

– Ой, ә койрыгыңа ни булды синең?

– Аның белән нәрсә булырга мөмкин инде?

– Юк бит ул!

– Ялгышмыйсыңмы?

– Койрык ул я бар, я бөтенләй юк. Монда ялгышу була алмый.

– Ә алайса нәрсә бар анда?

– Берни дә.

Булмас... Ишәк әйләнеп койрыгын карады, әмма койрыгын тапмады. – Син хаклы... – диде ул.

– Мөгаен, син аны кайдадыр калдыргансың, – диде Винни-Пух.

– Юк, мөгаен, аны кемдер урлаган. Хәер, аптырыйсы юк... Шулай буласы билгеле иде. Шундый көндә...

– Ә нинди көн соң бүген?

– Җомга. Минем туган көнем.

– Бүгенме?!

– Хәер, кемгә кирәк инде ул...

– Синең туган көнең?! Синең туган көнең?!

– Әйе, күрмисеңме әллә? Бүләкләр, туган көн бәлеше, шикәрле мүк җиләге, башкасы... Күрмисеңме әллә?

– Юк.

– Мин дә күрмим. Шаяру бу, ха-ха... Ләкин мин зарланмыйм. Игътибар итмә миңа, Винни-Пух. Туган көнемдә үзем бәхетсез булу да җиткән инде... Ә бүтәннәр дә күңелсезләнсә...

– Шунда гына тор! Беркая да китмә! Мин хәзер! Мин хәзер!..

Винни-Пух ашыгып Төймәборын янына йөгерде. Ул Винни-Пухның йорты янында тора иде.

Слова и выражения

  • көннәрдән бер көнне – однажды
  • күл буенда – у озера
  • сәерлек (–ләре) – странность (его/её странности)
  • кызганыч, үзәк өзгеч, коточкыч күренеш – жалкое, душераздирающее, ужасное зрелище
  • чагылыш (чагылышына карый) – отражение (смотрит на...)
  • шаккату (–ма) – удивление (не удивляйся)
  • такмак – частушка
  • гомумән – в общем
  • шәхсән – лично
  • шикләнү (–әм) – сомнение, сомневаться (я сомневаюсь)
  • аптырау (–ыйсы юк) – удивление, удивляться (удивляться нечему)
  • булдыра алмый – не может, не получается
  • күңел ачарга – веселиться
  • койрык (–ңа) – хвост (твоему хвосту)
  • булмас – не может быть
  • урлау (–ган) – красть (украл)
  • хәер –​ здесь: хотя
  • шикәрле мүк җиләге – засахаренная клюква
  • игътибар итү (–мә) – обращать внимание (не обращай …)

***

– Саумы, Винни! – диде аңа Төймәборын.

– Саумы, Төймәборын! Син нишлисең монда?

– Шалтыратырга телим. Узып бара идем дә...

– Әйдә булышам! Каяле... – Винни-Пух үз өенә шалтыратты, ә үзе сөйләде. – Начар хәбәр бар, Төймәборын. Ишәкнең койрыгы югалган.

– Кем югалган?

– Койрык. Ә аның бүген туган көне... Нигә ачмыйлар? – Ул һаман шалтыратты. – Шундый хәл менә: ни койрык, ни бүләк... Нәрсә, йоклыйлармы әллә инде?

– Ай, бу синең йортың бит! – дип исенә төшерде Төймәборын.

– Ә, дөрес. Алайса, керик, – дип, ишекне ачты Винни-Пух.

Ул өй буйлап нәрсәдер эзли башлады. Башта ятак астыннан эзләде, аннары өстәлдән, өстәл эченнән... Ниһаять, иң өске тартмадан ул бер савыт алды.

– Менә! Мин аңа бер чүлмәк бал бүләк итәм. Ул аның күңеленә бик хуш килер.

– Пух, ярыймы, мин дә аны бүләк итәм? Икебездән дип әйтербез.

– Ю-юк, икебездән дияргә җитмәс.

– Алайса мин шар бүләк итәм! – дип шатланды Төймәборын. – Миндә тагын берәү калды. Яшел, хәтерлисеңме?

– Шар? Менә ул ярый. Шар белән теләсәң кемне юатып була. Алып кил тизрәк! – дип ризалашты Винни-Пух.

Төймәборын өенә шар алырга дип китте. Ә Винни-Пух бер чүлмәк балын алды һәм ишәк янына юл тотты. Юлда ул тагын такмаклар уйлап чыгарды.

– Иң шәп бүләк, минемчә, ул бал.
Моны ишәк тә бик тиз аңлар.
Аз гына дисәң, бер кашык бирсәң,
Бәйрәмгә ямь була!
Тулы бер чүлмәк шәбрәк тагы да!

Винни-Пух ишәкнең туган көненә шулай җырлый-җырлый барды. Үзе кайвакыт туктап чүлмәктәге балны ялап та алды.

– Җирдә бар әйбер я юк, я бар.
Ләкин алай түгел, кызык әйбер бар.
Ә бал... аңлашылмый, китә исләрем...
Сизмәссең дә... ул балның беткәнен.

Шулай җырлый-җырлый, чүлмәкне ялый-ялый, Винни-Пух чүлмәктәге балны ашап бетерде, үзе дә сизми калды.

– Тәк, кая бара идем әле мин? Ә!

Менә бу чүлмәк ул кемгә кирәк?
Беркем дә урламый аны!
Шуңа да буш чүлмәкләрнең,
Бәяләре югары!

Кайгыларың уйламасаң, җырлап-биеп туя алмасаң,
Бәхет үзе кереп тулыр күңелләрең түренә.
Әгәр сиңа яки аңа – барыбер, кемгә булса да
(ләкин миңа түгел!) эләксә балсыз бер чүлмәк туган көндә!

Ул вакыт Төймәборын өенә кайтып җитте, шарны алды һәм кире күлгә таба йөгерде.

Винни-Пухның җыры кинәт туктады. Аның каршысында Ябалак өе тора иде. Өй тактасында хаталар белән: «Прашу падергат и ждат атвета», - дип язылган. Ә ишектә: «Прашу стучать если ни атвичают. Сава», – дигән сүзләр язылган. Винни-Пух аягы белән ишеккә типте.

– Ябалак, ач! Аю килде.

– Ә-ә! Саумы, Винни-Пух. Нинди хәбәрләр?

– Хәбәрләр күңелсез. Ишәкнең койрыгы югалган, – диде Винни-Пух, авыр сулап. – Бик кайгыра ул. Җитмәсә, бүген аның туган көне дә.

– Беләсеңме, – дип сөйли башлады сакау Ябалак, – койрык башка көнне югалса, сизелмәс иде. Ә монда...

– Ябалак, аны ничектер юатырга кирәк.

– Ә син берәр чарасын таптыңмы?

– Әйе. Мин аңа файдалы чүлмәк бүләк итәм.

– Шушымы?

– Әйе. Беләсеңме, мин... – Ябалак аның сүзен бүлде һәм чүлмәкне тартып алды.

– Һм-м... Монда кайчандыр бал тотканнар, ахры.

– Анда теләсә нәрсә тотып була, бик файдалы әйбер ул. Чүлмәккә син «Котлыйм. Пух» дип язсаң иде.

– Шул гынамы? Болай язарга кирәк: «Туган көнең белән котлыйм! Шәхси тормышта бәхетләр телим!»

– Шә-әп! Шулай яз алайса. Ләкин «Пух» дип язарга онытма.

– Ә син үзең яза белмисеңме?

– Белүен беләм. Тик дөрес яза белмим мин.

– Юк. Монда бөтен сүзләр дә сыймый, чүлмәк бик кечкенә. Беләсеңме нәрсә, Пух, син аны болай гына әйт, тел белән, – диде Ябалак һәм өйгә кереп китәргә җыенды. Ләкин Пух аны туктатты һәм:

– Тел белән әйтә белмим мин. Беләсең ич, минем башымда җилләр уйный. Озын сүзләр кәефемне генә боза.

– Ярый, ярый, бир, – дип ризалашты Ябалак һәм чүлмәккә котлау сүзләре язды.

Слова и выражения

  • Узып бара идем дә... – Вот мимо проходил и...
  • күңеленә хуш килер – придётся по душе
  • теләсәң кемне юату (-ып була) – утешать кого угодно (можно утешить …)
  • бер чүлмәк бал (-ын) – горшок мёда (его горшок мёда)
  • бәяләре югары – цены высокие
  • Бәхет үзе кереп тулыр күңелләрең түренә – Счастье само заполнит глубины твоей души
  • ябалак – сова
  • аю – медведь
  • җитмәсә – к тому же
  • сакау – косноязычный
  • чарасын таптың (-мы) – нашёл способ (вопр. форма)
  • файдалы чүлмәк – полезный горшок
  • сүзне (-ен) бүлү (-де) – прервать слово/речь (-л/-ла его слово/речь)
  • тартып алды – вырвал
  • кайчандыр бал тотканнар – когда-то держали мёд
  • теләсә нәрсә – всё что угодно
  • шәхси тормыш (-та) – личная жизнь (в … жизни)
  • сыймый – не помещается
  • кәефемне генә боза – только настроение портит
  • котлау сүзләре – слова поздравления

***

Ә Төймәборын һаман да йөгерә иде. Ул бүләкне беренче булып бирергә бик ашыкты. Янәсе ишәкнең туган көне икәнен үзе исенә төшергән. Ул ишәкнең ничек шатланасын күзалдына китерде һәм шулкадәр хыялланды, хәтта аяк астына да карамады. Кинәт ул сөртенде һәм шар өстенә егылды. Шар шартлады.

– Кызык... Нәрсә шартлады ул шулай? Мин генә андый тавыш чыгара алмыйм бит инде, – дип гаҗәпсенде Төймәборын. – Бик тә кызык, ә кая китте икән минем шарым? Кызык, бу чүпрәк кисәге каян килгән? Ой, әни! – дип кычкырды Төймәборын һәм елап җибәрде. Бу чүпрәк кисәге аның шары иде...

***

Ябалакның йорты түбәсендә сәер аркан эленеп тора иде. Винни-Пух шуңа күрсәтеп:

– Карале, каян килде бу сиңа? Ул миңа кемнедер хәтерләтә... Кайдадыр күрдем инде мин аны, кайда икәнен хәтерләмим генә.

– Очраклы рәвештә күрдем мин аны, – дип аңлатты Ябалак. – Мин урманда йөри идем. Күрәм – аркан эленгән. Куакта.

– Куакта?

– Әйе, куакта. Чәнечке...

– Сәламәт бул! Нәрсә? Сөйли башлаганда төчкердең син.

Ябалак бик гаҗәпсенде.

– Мин төчкермәдем.

– Юк, төчкердең. Ябалак, гафу ит, сүзеңне бүлдем.

– Ә син мине гафу ит, мин төчкермәдем. Төчкергәнеңне сизми калырга мөмкин түгел бит инде! – диде Ябалак, ачуланып, һәм өенә кереп китте.

– Беркем дә төчкермәсә, мин дә төчкерде димәс идем, – диде Пух аптырап. – Аркан турында әйтеп бетермәдең.

Ябалак кире чыкты.

– Соң, аркан аркан инде. Мин әле уйладым: бәлки, анда кемдер яшидер? Шалтыраттым, ә беркем дә дәшми.

– Менә, тагын төчкердең. Сәламәт бул!

– Тагын шалтыраттым.

– Сәламәт бул!

– Тагын шалтыраттым.

– Сәламәт бул!

– Аннары бик каты шалтыраттым, – диде Ябалак һәм төчкерде. Ул арканны каты тартты, һәм ул өзелде.

– Өзелде... – дип күңеле төште Винни-Пухның. – Кызганыч. Ә кемгәдер ул бик кирәк иде. Ул аңа бик ияләнгән иде. Әгәр син бу арканны ишәкнең туган көненә бүләк итсәң, ул бик бәхетле булыр иде.

Слова и выражения

  • арканздесь: шнур
  • исенә төшерү (ән) – вспомнить (-л/-ла)
  • сөртендездесь: споткнулся
  • чүпрәк кисәге – кусок тряпки
  • куак (-та) – куст (в кустах)
  • чәнечкездесь: колючка
  • төчкерү (-дең) – чихнуть (-л/-ла)
  • сизми калырга – не заметить
  • ияләнү (-гән) – привыкать (привык/-ла)

***

Төймәборын бик күңелсезләнеп ишәк янына килде.

– Хәерле иртә, Иа, – диде ул моңаеп.

– Хәерле иртә, Төймәборын. Анысына мин шәхсән шикләнәм. Хәер, бу әһәмиятле түгел...

– Котлыйм сине туган көнең белән!

– Нәрсә дидең син? Кабатла әле, – дип җанланды ишәк һәм Төймәборыннан сүзләрен тагын кабатлаттырды.

– Кемне котлыйсың? Минеме?

– Әйе. Мин сиңа бүләк алып килдем.

– Бүләк? Миңа? Димәк, минем чын туган көнем? Рәхмәт, Төймәборын... Син чын дус. Кайберәүләр түгел инде! Ә нинди бүләк?

– Шар, һава шары. Ләкин, беләсеңме, мин йөгердем-йөгердем, минем аны тизрәк алып киләсем килде. Һәм мин егылдым...

– Кызганыч. Имгәнмәдеңме?

– Мин юк. Ә менә шар... Ул шартлады...

– Минем шарым?

– Әйе, менә ул, – диде Төймәборын, ишәккә шартлаган шарны бирде һәм тагын елап җибәрде. – Котлыйм сине...

Ишәк бик күңелсезләнде.

– Гафу итегез, минем беләсем килә, ул шар булганда нинди төстә иде?

– Яшел...

– Яшел... Минем яраткан төсем. Ә нинди зурлыкта?

–​ Минем кадәр диярлек...

– Менә бит... Синең кадәр... Минем яраткан зурлыкта.

Кинәт куаклар арасында тавыш ишетелде. Бу Винни-Пух иде. Пухның кулларында чүлмәк иде. Ул кычкырып:

– Котлыйм туган көнең белән! Бәхет телим тормышыңда! Пух! – дип җырлады һәм ишәккә чүлмәген сузды.

– Рәхмәт, – диде ишәк. – Мине бәхетле иттеләр инде. Минем бер бүләгем бар инде, – дип ул шарын күрсәтте.

– Бу бик файдалы бүләк. Монда җаның теләгән әйберне салырга була.

– Бәлки, анда минем шарымны салып буладыр?

– Юк, шарлар мондый чүлмәккә сыймый, алар артык зур.

– Ул башка шарлар сыймый. Ә минеке сыя.

Ишәк чүлмәккә шарын салды. Аннары кире алды. Барысы да сөенделәр.

– Чыга.

– Һәм керә дә!

– Мин нәкъ сиңа кирәк чүлмәкне бүләк иттем! – дип шатланды Пух.

– Монда минем шарымны да салырга була! – дип кушылды аңа Төймәборын.

Дуслар бергә җырладылар:

Сөендерик без Ианы, бүләк итеп чүлмәк.
Юк, шар!
Туган көндә! Мин дә!
Мин дә!
Мин дә шул ук фикердә!

Кинәт кемнеңдер төчкергәне ишетелде. Бу Ябалак иде.

– Котлыйм сине, Иа. Бүген туган көнең дип ишеттем, дөресме?

– Дөрес!

- Кадерле Иа! Шушы шатлыклы көндә мин сиңа бөтенләйгә, ягъни бушка кечкенә генә, ләкин бик файдалы бүләк бирергә булдым, – диде Ябалак һәм кесәсеннән арканны чыгарды. Аңа зәңгәр бант бәйләнгән иде.

Винни-Пух арканны ишәккә бәйләп карады. Бу чыннан да ишәкнең югалган койрыгы иде.

Ябалак моңа бик гаҗәпсенде.

– Нәрсә? Ничек инде? Мин... мин койрык бүләк иттем? – диде, һәм дуслар барысы да бик озак көлделәр.

Аннары бергәләп җыр җырладылар.

Нинди әйбәт! Нинди рәхәт!
Шатлык тула күңелемә!
Койрыкны да табып була
Дусларың туган көненә!

Мин дә! Мин дә! Мин дә шундый ук фикердә!
Әйдә әле өйрәник без
Дуслар кадерен белергә!
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Бергә яшик без гомергә!
Мин дә! Мин дә! Мин дә шул ук фикердә!

Слова и выражения

  • моңаю (-еп) – печалиться (печально)
  • җанлану (-ды) – оживление, оживляться (оживился)
  • кабатлаттырды – попросил повторить
  • һава шары – воздушный шар
  • имгәнмәде (-ңме) – не ушибся (вопр. форма)
  • нинди зурлыкта – какого размера
  • минем кадәр диярлек – почти с меня (ростом и т.д.)
  • җаның теләгән әйберне – то, чего душа твоя желает
  • нәкъ сиңа кирәк чүлмәкне – точно нужный для тебя горшок
  • кушылу (-ды) – присоединиться (-лся/лась)
  • бөтенләйгә – насовсем
  • ягъни бушка – то есть даром

*****

Ну и как вам знакомый сюжет на татарском? Если вам понравилось, то не пропустите и эти известные сказки:

У нас также есть небольшой бонус для вас: мультфильм "Малыш и Карлсон" производства Союзмультфильм на татарском языке! Он переведён и качественно озвучен на татарском по заказу Министерства образования и науки Республики Татарстан:

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Винни-Пух маҗаралары

Тест: Винни-Пух маҗаралары

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG