Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яблоко, ЛДПР һәм "Русия патриотлары" Башкортстан башлыгы вазифасына үз намзәтләрен тәкъдим итте


Узган ялларда үткәрелгән конференцияләрендә тагын өч фирка Башкортстан башлыгы вазифасына үз намзәтләрен тәкъдим итте.

ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев, "Русия патриотлары" фиркасеннән "Восток" банкы хуҗасы, GTL JS ширкәте президенты Рәфис Кадыйров, Яблокодан юрист Зөлфия Гайсина башлык вазифасы өчен көрәшәчәк.

Кадыйров республика җитәкчесен сайлауда беренче тапкыр гына көрәшми. Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка көндәш буларак, ул актив сайлау кампанияләре алып барды. 2014 елгы башлык сайлауга үз намзәтен тәкъдим итмәде.

Гайсина фатир алам дип алданучылар хокукларын яклау белән танылды.

Элегрәк Башкортстан башлыгы вазифасына "Русиянең пенсионерлар фиркасе"ннән Владимир Кобзев, "Бердәм Русия"дән республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров, КПРФтан Юнир Котлыгужин, "Гадел Русия"дән Юрий Игнатов, "Яшелләр" фиркасеннән Сания Тимасова намзәтләр буларак тәкъдим ителде. "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов та башлык өчен көрәшергә җыена. Оешма активистны намзәт буларак тәкъдим итәргә мөмкин сәяси фиркаләр белән сөйләшүләр алып бара.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән. Намзәтләргә республика үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү өчен муниципаль депутатларның 454 имзасы кирәк. Теркәлү 20 июльдә тәмамлана.

XS
SM
MD
LG