БЕЛӘМӘН ҺАВА ШАРЫ УЙЛАП ТАБА
Беләмән укырга бик ярата, шуңа чит илләр, сәяхәтләр турында күп белә. Кичләрен ул укыганнарын дусларына сөйли. Малайлар аны бик яратып тыңлыйлар.
Малайларның үзләренең дә сәяхәткә чыгасылары килә башлый. Кайберәүләр җәяү генә походка чыгарга, икенчеләре көймәдә йөзәргә тәкъдим итә.
– Әйдәгез, һава шары ясыйбыз һәм шуңа утырып очабыз! – ди бер көнне Беләмән.
Бу фикергә барысы да кушылалар. Аларның берсенең дә һава шарында очканнары юк. Тик ул шарны ничек ясарга икәнен беркем дә белми.
Өч көн, өч төн уйлый Беләмән һәм һава шарын резиннан ясарга кирәк, дигән фикергә килә. Нәнүсләр резин ничек ясалганын беләләр. Аларның шәһәрендә фикус дигән гөл үсә. Ул гөлнең сабагында су бар, аннан галош кебек әйберләр ясап була.
Беләмән малайларга резин суы җыярга куша. Белмәмеш тә җыярга китә һәм юлда дусты Тазны очрата. Таз ике кыз белән сикереп уйнап йөри.
– Карале, Таз, без бер нәрсә уйлап таптык. Белсәң, көнләшеп үләсең! – ди Белмәмеш. – Без һава шары ясыйбыз, аннары шуңа утырып очабыз. Сәяхәт итәбез!
Слова и выражения
- чит ил – зарубежная страна
- сәяхәт – путешествие
- бик яратып – с удовольствием
- сәяхәткә чыгу – выйти в путешествие
- җәяү – пешком
- көймәдә йөзү (-әргә) – плыть на лодке
- һава шары (-нда) – на воздушном шаре
- фикергә килә – приходит к мысли
- гөлнең сабакгы (-гында) – на стебле (этого) растения
- Таз – Крепыш
- сикерү (-еп) – прыгая
Таз, әлбәттә, бераз көнләшә. Үзенең дә тегене берәр нәрсә белән шаккатырасы килә.
– Исем китте! – ди ул. – Ә мин кызлар белән дуслаштым.
– Нинди кызлар белән?
– Менә болар белән. Монысы Без-Без, тегесе Төймәкәй.
– Шулаймы? Син минем дус бит!
– Сиңа да дус, аларга да дус мин. Берсе берсенә комачауламый.
– Кызлар белән дуслашкан малай малай түгел инде ул. Хәзер үк әрләш алар белән!
– Ник әрләшим мин алар белән?
– Әрләш! Юкса үзем синең белән әрләшәм.
– Әрләшсәң соң, бик исем китте!
– Әрләшәм шул! Без-без белән Төймәкәйнең кирәкләрен бирәм хәзер!
Белмәмеш йодрыклар белән кызларга таба китә. Таз аның каршысына чыга һәм йодрык белән маңгаена суга.
– Син, шул кызларны яклап, минем маңгайга суктыңмы? – ди Белмәмеш.
– Ник тиясең аларга?
– Тиям шул, синнән сорап тормам!
Белмәмеш каты итеп Тазның башына суга. Таз егыла да торып кача.
– Синең белән әрләштем мин! – дип кычкыра аңа Белмәмеш.
– Әрләшсәң соң! Үзең килерсең әле.
– Килмим! Без сәяхәткә очабыз.
– Очарсыз инде сәкедән идәнгә!
– Сез ул очарсыз сәкедән идәнгә! – ди Белмәмеш һәм резин суы җыярга китә.
Савыт резин суы белән тула. Һәм Беләмән Көйләмәнгә автомобиль насосы китерергә куша. Насос белән резинны өрдерделәр, һәм резин кабара башлый. Беләмәннең генә көче җитми, шуңа аңа бөтен малайлар да ярдәм итә.
Белмәмеш кенә якын килергә курка һәм янәшәдә:
– Шартлый инде! Хәзер шартлый, хәзер шартлый! Уф! – дип йөри.
Ә шар шартламый. Ул кабара да кабара. Шарны ике көн кабарталар, өй зурлыгы кадәр булгач кына туктыйлар. Беләмән шарның авызын бәйләп куя һәм:
– Шар кипкәнче, без сезнең белән тагын бер эш эшлибез, - ди.
Җил алып китмәсен өчен, шарны чикләвек куагына бәйли һәм малайларны ике төркемгә бүлә. Берсенә ефәк җепләр әзерләргә куша, икенчесенә кәрҗин үрергә куша.
Шарны ясап бетерәләр.
Икенче көнне Беләмән парашютлар ясарга куша. Малайлар бик тырышып эшлиләр. Сәяхәт өчен бар да әзер була. Тик Нәнүсләр шәһәрендә яшәүчеләр генә шарның очуына ышанмый.
Слова и выражения
- көнләшү (-ә) – он/она ревнует
- шаккаттырасы килә – хочется удивить
- исем китте – тоже мне, удивил
- дуслашу (-тым) – я подружился
- төймә (-кәй) – пуговица (-ка)
- Берсе берсенә комачауламый. – Одно другому не мешает.
- Кызлар белән дуслашкан малай малай түгел инде ул. – Подружившийся с девочками мальчик – это уже не мальчик.
- хәзер үк – сейчас же
- юкса – =югыйсә
- кирәкләрен бирәм хәзер – покажу я им сейчас
- йодрыклар белән кызларга таба китә – с кулаками направляется к девочкам
- каршысына чыга – выходит навстречу
- сәкедән идәнгә – с лавки на пол
- савыт – посуда, сосуд
- өрдерделәр – выдували
- якын килергә курка – боится подойти близко
- янәшәдә – рядом
- кабара – надувается
- кипкәнче – пока не высох
- чикләвек куагына бәйли – привязывает к орешнику
- ефәк җепләр әзерләргә – подготовить шёлковые нити
- кәрҗин үрергә – сплести корзину
ЮЛ ХӘСРӘТЛӘРЕ
Икенче көнне Беләмән иптәшләрен иртә уята. Тегеләр уяналар һәм юлга әзерләнә башлыйлар. Рәсемҗан сәхәткә буяуларын, кыл-каләмен ала. Гөслә флейтасын ала. Ачыташ аптечкасын эскәмия астына тыга. Юлны белеп булмый, бәлки, кемдер авырыр.
Сәгать алтыга шар янына Нәнүсләр шәһәренең бөтен халкы җыела. Тартай белән Белмәмеш кәрҗингә беренче булып утыралар.
– Ашыкмагыз! Әле газ тутырасы бар, төшегез! – дип кычкыра аларга Беләмән.
– Нәрсәгә ул? – дип сорый Белмәмеш.
– Җылы һава салкын һавадан җиңелрәк. Шуңа һәрвакыт өскә омтыла. Шарга җылы һава тутырырга кирәк, һәм ул күтәреләчәк, - дип аңлата Беләмән.
Малайлар төшәләр. Халык көлә:
– Карагыз, шарлары күтәрелми. Оча алмыйлар! – ди. Тик малайлар аларны тыңламый.
Малайлар кәрҗингә кечкенә капчыклар белән ком салалар. Ә Белмәмеш һава тутыра. Әмма башта салкын һаваны чыгарырга кирәк була. Беләмән шар янына килә һәм резин көпшәне кыскан бауны ычкындыра. Шар эченнән салкын һава чыга башлый. Халык тагын көлә. Белмәмешнең дусты Таз шулкадәр каты көлә, хәтта түбәдән дә егыла. Ачыташ аның шешкән башына йод сөртә.
Белмәмеш халык сүзенә колак та какмый, үз эшен эшли. Тиздән һава шары күтәрелә башлый. Хәзер инде беркем дә көлми.
– Ура! – дип кычкыра Ромашка һәм кул чаба башлый.
Слова и выражения
- юл хәсрәтләре – дорожные хлопоты
- юлны белеп булмый – дорога непредсказуема
- җиңелрәк – легче (сравнит. форма)
- өскә омтыла – стремится ввысь
- күтәреләчәк – поднимется (буд.вр.)
- ком – песок
- резин көпшәне кыскан бауны ычкындыра – отпускает зажимавшую резиновуя трубку канат
- колак та какмый – и в ус не дует
- кул чаба – апплодирует
СӘЯХӘТКӘ ЧЫГЫП КИТКӘНДӘ
Шарга уналты нәнүс утыра. Ширбәт кенә очарга теләми. Шар, ул утыргач, җиргә төшә. «Менә күрдегезме, очмый шар. Мин бит таза, шуңа очмый ул. Башыгызга бәла булырга теләмим. Минсез генә очыгыз»,- ди. Әмма Беләмән кәрҗиннән бер капчык ком ташлый, һәм шар янәдән җирдән куба. Шулвакыт халык комның нигә кирәк булганын аңлый.
Шар, ниһаять, күккә күтәрелә. Тагын, тагын биегрәк менә. Тиздән бөтенләй югала.
– Ура! Яшәсен Беләмән! Яшәсен аның дуслары! Ура-а! – дип кычкыра нәнүс халкы.
Арадан берсе шигырь чыгарып та өлгерә:
Пар тутырган шар бит ул,
Күккә очар шар бит ул.
Кош та түгел нәнүсләр,
Очып китте нәнүсләр.
Барын булдырабыз без,
Коштан уздырабыз без!
Барысы да алкышлый, кызлар шагыйрь өстенә чәчәкләр сибәләр. Аның шигырен бөтен нәнүсләр дә ятлый һәм урамда җырлап йөри:
Барын булдырабыз без,
Коштан уздырабыз без!
Слова и выражения
- ширбәт – щербет
- Башыгызга бәла булырга теләмим. – Не хочу быть бедой на вашу голову.
- җирдән куба – отрывается от земли
- алкышлый – = кул чаба; апплодирует
- ятлый – учит наизусть
БОЛЫТЛАР АРАСЫНДА
Шар җирдән салмак кына күтәрелә. Сәяхәтчеләр аска карыйлар, ә анда халык «ура» дип кычкыра, кайберсе эшләпәсен болгый. Болар да:
– Хушыгыз! – дип кычкыралар.
Таркаш та бүреген болгарга тели, әмма башында бүрек булмый.
– Туктагыз әле, егетләр! – дип кычкыра ул. – Шарны туктатыгыз! Минем бүрек калган.
– Синең шул булыр инде! – дип, аны Сыбызгы ачулана.
– Хәзер шарны туктатып булмый инде, – дип аңлата Беләмән.
– Нәрсә, мин бүрексез очарга тиешме?
– Карават астыннан тапкан идең бит син бүрегеңне.
– Табуын таптым. Әмма эссе иде бит. Өстәл өстенә куйдым. Шунда калган.
– Карагыз! Безнең өй түбәндә калды! – дип кычкыра шулвакыт Беләмеш. Аннан барысы да көләләр:
– Нәрсә, син өй дә безнең белән очар дип белдеңме әллә?!
***
Тиздән һава шары бик югары күтәрелә, шәһәр ерагая. Беләмән кесәсеннән компас чыгара һәм кая очасын карый.
– Җил безне туп-туры төньякка куа, – ди Беләмән. – Кайтканда көньякка очарга кирәк.
– Карагыз әле, кара! – дип кычкыра кинәт Кабартма. – Безнең арттан кемдер чаба түгелме?
–- Чишмә аша чыкты! – дип кушыла Таркаш.
Һава шары урман өстеннән оча. Теге тап агач башларыннан бара.
– Белдем, белдем! – дип җанлана Белмәмеш. – Үзем белдем! Безнең Сарбай ич. Без бит Сарбайны алырга оныттык, шуңа чаба ул.
– Ни сөйлисең, Сарбай монда бит, – ди Дарбай, – эскәмия астында утыра.
Беләмән компасын кесәсенә яшерә һәм түбәнгә карый. Карый да көлә.
– Безнең шәүлә ич ул!
– Ничек инде? – диләр малайлар.
– Шулай инде менә. Һава шары шәүләсе. Без күктән очабыз, ул җирдән йөгерә.
Слова и выражения
- салмак – медленно
- бүреген болгарга тели– хочет помахать шапкой
- синең шул булыр инде – у тебя уж всегда так
- сыбызгы – свисток
- туктатып булмый – не получится остановить
- табуын таптым – найти-то нашёл
- түбәндә – внизу
- ерагая – отдаляется
- кабартма – пирожок
- безнең арттан – за нами
- Чишмә аша чыкты. – Перешул через реку.
- тап – пятно
- җанлана – оживился
- ни сөйлисең – что ты
Нәнүсләр шактый озак күләгәне күзәтәләр. Аннары ул юкка чыга.
– Кая китте безнең күләгә? – дип борчылалар алар.
Беләмән аңлата:
– Бик югары күтәрелдек, хәзер күренми инде ул, – ди.
Сыбызгы тагын мыгырдый башлый:
– Шул да булдымы эш? Үз күләгәңә карап бар инде.
– Син тагын башладыңмы? Бер тынычлык юк синнән, – диде аңа Белмәмеш.
– Әзерләп куйганнар ди сиңа һава шарында тынычлык, – ди Сыбызгы. – Тыныч утырырга теләсәң, өйдә утыралар аны.
– Ник утырмадың соң?
– Мин әйтмим бит тынычлык юк дип, син әйтәсең.
Ярый әле араларына Беләмән керә:
– Сез тагын бәхәсләшәсезме? Җиргә төшерергә кирәк сезне, – ди.
Сыбызгы белән Белмәмеш куркалар һәм тыналар.
Шул чакта шар ниндидер төтенгәме, томангамы керә. Тирә-як ап-ак була.
– Бу ни булды? Төтен каян килгән монда? – диләр нәнүсләр.
– Төтен түгел ул, болыт. Без болытларга кадәр күтәрелдек, – дип аңлата Беләмән.
– Алдалама, яме! – ди аңа Белмәмеш. – Болыт бит ул солы кесәле кебек сыек, ә бу томан шикелле.
– Синеңчә, болыт нәрсәдән ясала соң? Болыт томаннан барлыкка килә. Ерактан гына ул сыекча кебек күренә, – дип аңлата Беләмән.
– Карамагыз, егетләр, шуның сүзенә. Күпне белгән булып кылана гына ул, үзе бернәрсә белми. Болыт кесәл ич ул. Кесәл ашамаган кеше дип беләдер ул мине.
Ул арада һава шары тагын да югарырак күтәрелә. Белмәмеш кәрҗиннән башын тыга.
– Тамаша! – дип кычкыра кинәт Белмәмеш. – Күк аста! Без баштүбән очабыз!
– Ничек алай? – дип гаҗәпләнә барысы да.
– Күрегез: без өстә, күк аста. Баштүбән очабыз, димәк!
– Без болытлар өстеннән очабыз, – дип тагын аңлата Беләмән. – Болытлар безнең аста калды.
Әмма Белмәмеш аңа ышанмый. Баштүбән очкач, эшләпәм төшеп китмәсен дип, башын тотып утыра.
Бервакыт малайлар шарның түбәнәюен сизәләр. Шар эчендә һава суынган икән. Беләмән малайларга шуны аңлата.
Аптырый комлы капчык турында исенә төшерә,
– Әйдә, бер капчыкны атабыз һәм тагын күтәреләбез, – ди ул һәм бер капчыкны аска ата.
– Нишлисең? Берәркемнең башына төшсә?! – дип әрли аны Беләмән.- Капчыкны түгел, комын гына ташларга кирәк.
– Ярый, комын гына атам, – ди Аптырый һәм капчыктагы комны кәрҗингә бушата.
– Берсеннән берсе уңган! – ди Беләмән, башын чайкап. – Комы кәрҗиндә калгач, нинди файда? Шар җиңеләйми бит.
– Хәзер ыргытам мин аны, – дип Каптырый һәм комны учлап һавага ташлый.
– Әкрен, күзгә кертәсең бит! – дип кычкыралар аңа.
Малайлар әрләшкәндә Аптырый кәрҗиндә пычак белән зур тишек ясый.
Әле ярый моны Беләмән күрә.
– Тукта! Нишлисең? – дип кычкыра ул. – Үзебез дә егылабыз хәзер.
Кәрҗин тишегеннән ком коела һәм шар җиңеләя. Нәнүсләр тагын югары күтәреләләр. Моңа малайлар бик шатлана.
Сыбызгы гына һаман мыгырдый:
– Нәрсә инде бу, бер югары, бер түбән? Шармы инде бу, – ди.
Слова и выражения
- күзәтәләр – наблюдают, следят
- мыгырдый башлый – начинает бубнить
- Шул да булдымы эш? – И это называется большим делом?
- төтенгәме, томангамы – то ли в дым, то ли в туман
- тирә-як – вокруг
- болыт – облако
- солы кесәле кебек сыек – жидкий, как овсяной кисель
- синеңчә – по-твоему
- баштүбән – вниз головой
- түбәнәюен сизәләр – чувствуют снижение
- ташларга – выбросить
- бушата – освобождает
- башын чайкап – кивая головой
- учлап – горстями
- пычак белән зур тишек ясый – ножом проделывает большую дырку
- бер югары, бер түбән – то высоко, то низко
- шармы инде бу – разве это шар
АВАРИЯ
Кайберәүләр югары менгән саен, җылырак була, дип уйлый. Тик бу дөрес түгел. Югарырак менгән саен, һава салкыная. Нигә шулай соң бу? Һава үтә күренмәле. Шуңа кояш аны бик әйбәт җылытмый, астарак һава һәрвакыт җылырак була. Кояш нурлары җирне кыздыра, анна җир үзе һаваны җылыта. Җылы һава җиңелрәк, шуңа өскә менә. Өскә менгән саен, суына. Шуңа югарыда салкын.
Нәнүсләр дә моны сизәләр. Суыктан аларның борыннары, битләре кызара. Әкренләп һава эчендәге шар суына, шар түбәнәя башлый. Крҗиндә бер капчык да калмый, һәм нәнүсләр бик куркалар.
– А-а-а-авария! – дип кычкыра Ширбәт.
– Беттек, җәмәгать! – ди Белмәмеш һәм эскәмия астына кача.
– Чык аннан! – ди аңа Беләмән.
– Ник чыгыйм?
– Парашют белән сикерәбез.
– Миңа монда да әйбәт.
Беләмән тегене якасыннан сөйрәп чыгара.
– Хакың юк! Өстеңнән жалоба язам! – дип кычкыра Белмәмеш.
– Акырма. Куркак куян булма.
Беләмән кәрҗин кырыена килә.
– Егетләр, карагыз! – ди ул. – Бер-бер артлы барыгыз да минем кебек сикерегез. Кем сикерми, шул һавага менеп китә. Парашютларыгызны әзерләгез!..
Беләмән сикерә һәм аска төшеп китә. Аның артыннан Сыбызгы сикерә. Әмма артык ашыга һәм башта парашютын ача. Ананыр гына сикерә. Нәтиҗәдә, суалчан кебек һавада асылынып кала. Малайлар аны кире тартып алалар.
Һава шары инде ерак очып китә. Белмәмеш аска карый һәм:
– Белмәмеш нишләр икән инде бездән башка? – ди.
– Без ансыз нишләрбез? – ди Сыбызгы.
– Әй, тапкансың икән! Беләмәннән башка нәнүс юкмы әллә? Башкасын куярбыз башлык итеп, – ди Белмәмеш.
– Нәрсә, сине куябызмы әллә?
– Әйе, мине!
– Синең башың белән...
Малайлар озак бәхәсләшәләр. Ә шар һаман аска төшә.
– Беребезне ыргытырга кирәк! – ди Белмәмеш, ниһаять.
– Кемне?
– Иң күп сөйләшә торган малайны.
Сыбызгы ризалашмый.
– Алайса Ширбәтне ташлыйбыз. Ул иң таза нәнүс бит.
– Минме иң таза? – дип ачулана Ширбәт һәм Кабартмага төртә. – Әнә ул миннән тазарак.
Белмәмеш кесәсеннән бау чыгара һәм малайларның билен үлчи. Ширбәт белән Кабартма бертигез булып чыгалар.
– Икегезне берюлы ташларга туры килә, – ди Белмәмеш.
Аптырый куркып:
– Тизрәк булыгыз! Җир якыная бит, – дип кычкыра.
Кемне төшерергә белмәгәч, малайлар санашырга булалар.
Түгәрәккә басалар, Белмәмеш саный:
Энэ бэнэ рас!
Квинтер финтер жас!
Энэ бэнэ каба,
Квинтер финтер бака…
Аннары:
– Юк, мин болай санарга яратмыйм, – ди дә икенче санамышны әйтә:
Икете пикете цокотом мэ!
Адель фабель доманэ,
Ики пики грамматики…
Шул вакыт кәрҗин җиргә бәрелә. Малайлар, борчак кебек, коелалр. Шар сикерә, аннары шартлый.
Һава сәяхәте шулай тәмамлана.
Слова и выражения
- югары менгән саен, җылырак була – чем выше поднимаешься, тем теплее становится
- салкыная – становится холоднее
- үтә күренмәле – прозрачный
- суына – остывает
- җәмәгать – товарищи
- кәрҗин кырыена – к краю корзины
- бер-бер артлы – друг за другом
- артык ашыга – слишком торопится
- Нәтиҗәдә, суалчан кебек һавада асылынып кала. – В итоге, словно червяк, остаётся висеть в воздухе.
- Әй, тапкансың икән! – Тоже мне, нашёл!
- башлык – здесь: главный
- бау чыгара – вынимет шнур
- билен үлчи – измеряет пояс
- бертигез – одинаково
- Икегезне берюлы ташларга туры килә. – Придётся выкинуть двоих одновременно.
- санашырга кирәк – надо считать
- сынамыш – считалка
- җиргә бәрелә – ударяется о землю
- борчак кебек – как горох
*****
Вот так интересно известная сказка звучит на татарском. Понравилось? Тогда не пропустите и эти известные сказки:
А сейчас, как обычно, предлагаем вам проверить себя и пройти тест на понимание текста и лексику:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!