Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада полиция азаплаулары корбаннары пикетка чыкты


Юрист Евгений Литвинов (с) һәм полиция хезмәткәрләреннән зыян күргән Венер Мәрдәмшин (у)
Юрист Евгений Литвинов (с) һәм полиция хезмәткәрләреннән зыян күргән Венер Мәрдәмшин (у)

Шәһәр хакимияте белән килештерелгән пикет Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Анда өч кеше катнашты.

26 июнь - Азаплаулар корбаннарын яклау халыкара көнендә Уфада полициядән зыян күрүчеләр пикетка чыкты. Спорт сарае каршындагы мәйданда узган бу чарада өч ел элек Нефтекама полициясендә җәзалауларга дучар булган Венер Мәрдәмшин, Чишмә районында яшәүче, полициядә кыйналганнан соң операция ясап талагы алынган Денис Юмаголов, Азаплауларга каршы комитетның Башкортстан бүлеге башлыгы Евгений Литвинов чыккан. Бу хакта Мксеть яза.

Пикетка чыгучылар "Полициядә азаплаулар турында дәшми калырга ярамый!", "Канун бар кешегә дә бер - җинаять кылгансың икән, җавап бир!", "Беркем дә азаплауларга һәм көч куллануларга дучар булырга тиеш түгел - Конституция" дип язылган плакатлар күтәреп торган.

Венер Мәрдәмшин һәм Денис Юмаголовның эшләре турында Азатлык язган иде.

2016 елның 10 ноябрендә Венер Мәрдәмшин өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидерә һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән азаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә карата бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатынның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Мәрдәмшинның баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән.

2018 елның җәендә мәхкәмә Мәрдәмшинны кыйнаган полиция хезмәткәрләрен аклады. Әмма соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе эшне яңадан карарга кушты. Әлегә бу эштә нокта куелмаган.

Денис Юмагулов хокук яклаучылардан ярдәм сорап 2017 елда мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренә караганда, ул яшәгән йортка ике полиция хезмәткәре килгән һәм наркоманнарны ачыклау чаралары кысаларында анализлар бирергә диспансерга барырга тәкъдим иткән. Зыян күрүче ризалашкан, ләкин машинага утыргач кына үзен Чишмә районы полиция бүлегенә алып баруларын аңлап алган.

Бүлеккә килгәч, полиция Юмаголовтан бер кибеттән әйберләр урлауны үз өстенә алырга таләп итә. Гаепне үз өстенә алмагач, ирне кыйный башлыйлар: башта аның эченә, аннары аркасына сугалар.

Кыйнаганнан соң полиция "гаепне танымаган очракта наркотиклар ташлыйбыз", дип куркытып, Юмаголовтан урлау турында гариза яздыра.

Аннары полиция хезмәткәрләре аңа аракы тәкъдим итә, эчмәгән очракта бүлектә тагын ике тәүлеккә калдырабыз дип кисәтә. Юмаголов эчәргә мәҗбүр була.

Эчкән килеш бүлектән чыгып бераз бару белән, аны патруль хезмәте тоткарлый һәм яңадан полициягә китерә. Анда аңа исерек килеш җәмәгать урынында йөргән өчен административ беркетмә төзиләр. Икенче көнне Юмаголов җиде тәүлеккә сак астына озатыла. Зыян күрүче сөйләвенчә, сак астында аны полиция хезмәткәрләре даими кыйнап торган, тагын ике урлауны үз өстенә алырга кушкан. 7 апрельдәге кыйнаулардан соң Юмаголовның сәламәтлеге начарая, аны хастаханәгә алып китәләр һәм ертылып беткән талагын операция ясап алалар.

Мәхкәмә бер полиция хезмәткәрен дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, Русиядә Һәр унынчы кеше тәртип саклау оешмалары тарафыннан азаплауларга дучар булган.

XS
SM
MD
LG