Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасына Башкорт яшьләре җыенын уздыруны хакимият килештермәгән


"Башкорт" оешмасы лидеры Фаил Алчынов митингта
"Башкорт" оешмасы лидеры Фаил Алчынов митингта

"Башкорт" активистлары белдерүенчә, республика җитәкчелеге Башкорт яшьләре җыены планлаштырылган урында башка чаралар уздырырга кушкан.

"Башкорт" оешмасы 12-14 июльдә Зилаер районының Юлдыбай авылында уздырырга ниятләгән Башкорт яшьләре җыены булмаячак. Бу көннәрдә башка чаралар уздырыла дип, Зилаерда да, башка якын-тирә районнарда да оешмага җыенны уздырырга хакимиятләр рөхсәт бирмәгән. Бу хакта "Башкорт" оешмасының ВКонтактедагы рәсми төркемендә хәбәр ителә.

"Җыен турында бер ай алдан ук белдерү хатын биреп, тиешле оешмаларны искәрттек. Әмма республика идарәсе тарафыннан Зилаерга һәм күрше-тирә районнарга боерык бирелгән. Шул ук урында, шул ук көннәрдә фестиваль уздырырга", диелә хәбәрдә.

Активистлар мәгълүматынча, 12-14 июльдә Заилаер һәм Баймак районнары хакимиятләре Юлдыбайда "Алга Зауралье-2019", Зианчурада "Аманат дусларын җыя", Күгәрчендә "Морадым Fect-республика яшьләре көне" уздырачаклар.

"Моңа кадәр хөкүмәтне мондый чаралар, яшьләр кызыксындырмады. Әмма безнең оешмага каршы килеп, аяк чалыр өчен алар бөтен адымнарга әзер. Тик карышып, берәүне дә җиңеп булмый. Шуңа күрә "Башкорт" җәмәгать оешмасы быел Башкорт яшьләре көннәре чарасын уздырмаячак", ди активистлар.

Алар элегрәк үз көчләре һәм халык ярдәме белән күп чаралар уздырып килүен, әмма соңгы тугыз айда эшчәнлекләренә аяк чалып "хакимият басымы, провокацион каршылыклар тудырылуын" да искәртә.

Былтыр декабрьдә Ⅲ Башкорт халкы корылтаен уздырырга бина бирелмәде, аны урамда уздырырга туры килде, Ирләр җыеннарына каршы чыгулар булды, районнардан сайланган "Башкорт" активистлары Дөнья башкорт корылтаеннан чыгарылды, штраф салынды.

XS
SM
MD
LG