Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Спас" телканалы эфирыннан патриарх Кириллның байлыгы турындагы сорауларны төшереп калдырганнар


Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл.

Әлеге сорауларны блогер Илья Варламов биргән булган.

Блогер Илья Варламов "Спас" телеканалы үзе катнашкан "Разговор с атеистом" програмыннан Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның байлыгы, аерым алганда кыйммәтле сәгатьләр һәм резиденцияләр турындагы сорауларны төшереп калдыруларын әйтте.

Шулай ук Варламов сүзләренчә, "Спас" мөхәррирләре аның оппоненты булган протоирей Александр Абрамовка "Русия тимер юллары"ның элекке башлыгы Владимир Якунин турында биргән сорауны да төшереп калдырганнар. Якунин ел саен Олы көнне (Пасха) Иерусалимнан Русиягә “бәрәкәтле ут”ны алып кайтуда катнаша. “Урыс православ чиркәвенең аның карак булуына күз йомулары күпме тора дип сорадым”, ди блогер.

Җавап буларак протоиерей Александр Абрамов монтаж вакытында "кирәкмәгән сүзләрне" һәм "кабатлауларны" алуларын әйтте. Аның фикеренчә, Варламов карашы эфирда "тулысынча чагылдырылган".

"Спас" каналы 2005 елда эшли башлый. Ул "беренче иҗтимагый православ телеканал" дип санала һәм Мәскәү патриархиясенә карый.

XS
SM
MD
LG