Accessibility links

Югары радага сайлауда Зеленский фиркасе җиңеп бара


Тавышларны санау
Тавышларны санау

Радага барлыгы биш фирка узган

Украина президенты Владимир Зеленскийның "Слуга народа" фиркасе Югары радага сайлауда беренче урында бара. Югары радада күпчелекне тәшкил итү өчен Зеленский партиясенә коалиция төзүгә партнер кирәк булуы ихтимал.

Гомумән алганда, Радага биш партия узган: Русия тарафлы "Оппозиционная платформа" (11,5%), Петр Порошенконың "Европейская солидарность" 8,9%ка өмет итә ала, элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың "Батькивщина" 7,6%, музыкант Святослав Вакарчук җитәкләгән яңа "Голос" фиркасе 6,3%.

Украина эчке эшләр министрлыгына сайлаудагы хәрәмләшүләр турында 1200 хәбәр килгән. Аларның күпчелеге канунсыз үгетләү белән бәйле. 30лап сайлау бүлгесенең эшен соңга калып башлавы әйтелде. Сайлау барышын 1700 халыкара күзәтүче тикшерде.

Украина парламенты 450 депутаттан тора. Әмма бары 424 генә депутат мандаты алачак, чөнки 2014 елда Русия Кырымны басып алудан соң, хәрби низаг Украина көнчыгышында берничә сайлу бүлгесен югалтуга китерде.

XS
SM
MD
LG