Спикер сүзләренчә, журналистлар иң бай түрәләр исемлегендә күпчелекне төбәк парламенты депутатларының алуына игътибар итү масштабы нык күпертелгән. "Сез моны күпертәсез һәм шул рәвешле кешеләрдә байларга нәфрәт тудырасыз. Бу дөрес түгел", диде Валентина Матвиенко медиа чаралары вәкилләренә.
Федерация шурасы рәисе Forbes исемлегендә Русия думасының нибары 16 депутаты гына булуына игътибар итте. Бу – барлык депутатларның нибары 4%-ы гына, ди ул. Шул ук вакытта төбәк парламентлары депутатларыннан 57 кеше генә байлар исемлегенә кергән, бу меңнәрчә кешедән бик аз, дип саный ул.
Валентина Матвиенко фикеренчә, хакимияткә үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен күпләп барган эшкуарлар вакыты 90 елларда калган. "Бай кешеләр җәмгыятьтә дискриминациягә дучар булырга тиеш түгел, моның белән ризалашырсыз дип уйлыйм", диде ул.
Элегрәк Forbes Русиянең иң бай 100 дәүләт хезмәткәре һәм депутаты исемлеген бастырган. Татарстаннан әлеге исемлеккә биш кеше кергән: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы депутатлары Вячеслав Зубарев һәм Анастасия Колесова, Татарстаннан Русия думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Әлфия Когогина.