Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда хакимият мөселманнарның җәмәгать намазын куып таратырга әзерлеген әйтте


Свердловски өлкәсендә 26 июльгә мөселманнарның Җәмигъ мәчетен төзелешен сорап планлаштырылган җәмәгать намазы полиция һәм Росгвардия тарафыннан куып таратылырга мөмкин.

Җирле хакимият фикеренчә, җәмәгать намазы канунлы түгел, чөнки аны оештыручылар түрәләргә вакыйга турында хәбәр итмәгән, дип яза ura.ru басмасы.

"Оештыручылар чараны иҗтимагый дип саный икән, алар чара уздыруга гариза бирергә тиеш. Полиция һәм Росгвардия инде кисәтелгән. Катнашучылар җыелса, оештыручылар канун нигезендә җавап тотачак", дип белдерде Свердловски өлкәсенең иҗтимагый иминлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Екатеринбур мөселманнары "Нур Усман" вакытлы мәчетендә намаз укып, соңыннан OPEN PLOV шәһәркүләм чарасын оештырмакчы булган. Әлеге чара ярдәмендә алар шәһәрдә Җәмигъ мәчете булмау мәсьәләсенә игътибар җәлеп итмәкче була.

Чара оештыручыларның берсе Нурзидә Бенсгиер сүзләренчә, ул чараны иҗтимагый иминлек министрлыгы белән килештерүне кирәк дип санамый. "Әлеге чара гадәти җомга намазы чикләреннән чыкмый, без һәр җомга саен пылау әзерлибез, безгә күп кеше килә. Министрлыкның мондый позицияне сайлавын аңламыйбыз", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG