Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров Мәскәүдә штраф салынган кырымтатарларга акча җыярга өндәде


Рефат Чубаров

Рефат Чубаров "Бердәмлек акчадан кыйммәтрәк" дип аталган кампаниягә кушылырга чакыра. Әлеге капмания административ җәза алган кырымтатар активистларының штрафларын түләргә ярдәм итә.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров аннексияләнгән Кырым халкын кырымтатар активистларының штрафларын түләү өчен акча җыю кампаниясенә кушылырга өндәде. Активистларга Кызыл мәйданда һәм Югары мәхкәмә янында пикетларга чыгулары өчен штраф салынган иде.

"Бердәмлек акчадан кыйммәтрәк" дип аталган кампаниягә Кырымдагы дуслар, күршеләр һәм башка милләт вәкилләре кушылса, шат булыр идек," диде Чубаров Facebook-та дөнья күргән видеомөрәҗәгатьтә.

Аның аңлатуычна, сүз Кызыл мәйданда "Кырымдагы Русия хакимиятләренең башбаштаклыгына каршы" плакатлар тотып торулар һәм 11 июльдә Русия Югары мәхкәмәсе янында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"нең Бакчасарай эше нигезендә хөкем ителгәннәрне яклаулар өчен салынган штрафлар турында бара.

Чубаров сүзләренчә, кырымтатар активистларныа штрафлар салу дәвам итә.

10 июльдә Мәскәүдәге Кызыл мәйданда полиция җиде кырымтатар активистын тоткарлады. Алар Русия хакимиятләренең террорчылыкка каршы көрәшү сылтавы белән кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы пикетка чыккан иде.

11 июльдә Югары мәхкәмә Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе карарына апелляция шикаятен карады. Әлеге эш нигезендә "бакчасарай төркеме" – өч кырымтатар активисты 9 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. Активистларны яклап Югары мәхкәмә янына кешеләр килде. Аларның барысы да тоткарланды. Соңрак Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе чарасына килгән 18 кешенең һәрберсенә 20шәр мең сум күләмендә штраф салды. Ул вакытта барлыгы 46 административ эш ачылган иде.

Мәскәүдә административ эшләр каралу белән бергә кырымтатар активистлары социаль челтәрләрдә "Бердәмлек штрафларга караганда кыйммәтрәк" дигән флешмоб оештырды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG