Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты Татарстан парламентына сайлау барышындагы тәнкыйтьне киметмәкче


Анатолий Фомин
Анатолий Фомин

Бу максаттан махсус штаб булдырылачак.

Татарстанның җәмәгать пулаты Дәүләт шурасына сайлауга әзерлек кысаларында Күзәтүчеләрнең ачык штабын оештыра. Штабка галимнәр, сәясәтчеләр һәм медиа вәкилләре керәчәк, дип яза "Коммерсантъ".

Җәмәгать пулаты рәисе Анатолий Фомин сүзләренчә, штаб катнашучылары сайлау турындагы тәнкыйди белдерүләрне киметү өчен сайлау кампаниясенә "җәмәгать бәясен" бирәчәк.

— Барлык катнашучылар да кампания барышы белән канәгать булырлык сәяси тәртипкә ирешергә тиешбез. Бәлкем алар нәтиҗәләрдән канәгать тә түгелдер, әмма алар аны таный, - ди Фомин.

Җәмәгать пулаты рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин кампания барышында "провокация очраклары" тумас дип дип ышандырды.

Безнең штабның максаты – барлык киеренкелекне туктату, һәрбер очракны тикшерү. Әгәр ниндидер шикаять белдерелсә безгә кичекмәстән шул урынга барырга туры киләчәк.

Татарстан парламентына сайлау 8 сентябрьдә узачак.

XS
SM
MD
LG