Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ мәхкәмә аша "Русия коммунистлары" һәм пенсионерлар фиркасен сайлаудан төшереп калдыруны сорый


КПРФ Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында "Русия коммунистлары", Русия пенсионерлары социаль гаделлек өчен фиркасен катнаштырмауны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Бу хакта КПРФның сайлау алды штабы башлы Артем Прокофьев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, КПРФка басым ясарга теләделәр, ләкин шуннан соң аларның юристлары "Русия коммунистлары" һәм пенсионерлар фиркасының имза җыйган кәгазьләрен игътибар белән өйрәнгән. Әлеге ике сәяси фирка мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә бер үк Мәскәү юристы Максим Прокофьев яклаган, ди КПРФның икенче сәркатибе.

- Без канунилык булсын өчен чаралар күрдек һәм әлеге фиркаләрне теркәүне кире кагуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итергә булдык, - диде Прокофьев. Ләкин ул мәхкәмәгә шикаять итү нечкәлекләре турында сөйләмәде. "Имза җыяр урынга "Русия коммунистлары" активистлары 12 көн дәвамында КПРФ офисы каршында пикет үткәрделәр", дип өстәде ул.

Әлеге ике фирка дә 15 мең имза җыярга тиеш иделәр. Аларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе теркәде.

Моңа кадәр "Русия коммунистлары"ннан намзәт булып баручы Василий Новиков мәхкәмә аша үз көндәше – КПРФ вәкиле Алексей Серовны Чуйков бер мандатлы бүлгесеннән төшереп калдырырга теләгән иде. Югары мәхкәмә әлеге шикаятьне канәгатьләндермәде.

"Гадел Русия" пенсионерлар фиркасен сайлаудан төшереп калдыруны сораган иде. Ләкин Югары мәхкәмә моны кире какты.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә узачак. Республика халкына 100 депутат: 50 – фирка исемлеге, 50 – бер мандатлы бүлгедән сайларга туры киләчәк.

XS
SM
MD
LG