Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка артистлар да чит илләргә чыгып татар мәдәниятен күрсәтсен иде"


Артистлар төркеме Лос-Анжелеста
Артистлар төркеме Лос-Анжелеста

Әлфия Авзалова фонды җитәкчелегендәге артистлар төркеме Лос-Анжелеста үткән фестивальдә кубок, алтын медаль һәм лауреат исемнәрен яулап кайтты. Сәфәрне оештырган Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова Азатлыкка татар мәдәниятенең халыкара сәхнәдәге уңышы турында сөйләде.

"7-10 августта Лос-Анжелеста дөнья халыкларының үзара аралашу, мәдәният һәм сәнгать аша дипломатия урнаштыруга багышланган Ballet Beyond the Borders фестивале безнең өчен бик уңышлы булды. Анда без Кытай, Куба, Испания, Италия, Португалия, Канада, Австралия, Бразилия, Грузия һәм башка илләрдән артистлар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясадык һәм татар мәдәниятен күрсәттек" дип сөйләде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, татар артистларының иң зур уңышы "милли биюләр" номинациясендә җиңү булган.

"Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев фестивальдә Сабантуй күренешен күрсәтте һәм алтын медальгә лаек булды. Җырчылар Зәринә Вилданова һәм Гүзәл Әхмәдиева тамашачылар хозурына татар халык җырларын тәкъдим итте. Башкаручылар Руслан Сәйфетдинов һәм Алмаз Хөсәенов акапельно "Сандугач" җырын башкарып, тамашачыны шаккаттырды. Биюче Нурбәк Батулла американ хип-хоп остасы Каспер белән бергә музыкант Ислам Вәлиев милли җырлардан төзегән һәм җырчы Зәринә Вилданова башкарган көйгә үзенчәлекле импровизация күрсәте.

​Барлык артистларыбыз фестивальдә лауреат исемнәрен алды. Аннан тыш Әлфия Авзалова фонды алып килгән иҗатчылар төркеме барысы бергә фестивальнең иң югары бүләге – кубок белән бүләкләнде" диде Зөлфия ханым.

Фестивальдән тыш Лайола университетында ( Loyola Marymount University) "Мәдәниятләр дипломатиясе" дигән конференция булган һәм анда да Татарстан артистлары татар мәдәнияте турында сөйләгән, җырлар һәм биюләр белән таныштырган. "Аннан тыш җырчылар урыс, итальян, француз телләреннән попурри башкарды. Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың оныкчыгы Ева Нигъмәтҗанова да аларга кушылып, бөтенесе бергә "We are the World" ("Без - дөнья") җырын башкарып, сәнгатьнең дөньяда үзара аңлашуга өлеш кертүен шулай күрсәтергә тырышты", диде Зөлфия ханым.

Артистлар төркеме Лос-Анжелеста
Артистлар төркеме Лос-Анжелеста

Зөлфия ханым​, Америка тамашачысы, башка илләрдән килүчеләр татар мәдәниятен ничек кабул итте?

– Алар бик яратып кабул итте. Акапельно милли җыр башкаруга да, татар биюләренә дә дәррәү кул чаптылар, "Браво" дип кычкырдылар. Татар биюләре, милли музыка үрнәкләреннән торган импровизация дә американ тамашачысы өчен яңалык булды.

Безнең сәнгатькарьләрнең халыкара сәхнәдә чыгыш ясарлык югары профессиональ дәрәҗәдә булганын күрсәттек. Гомумән алганда безгә игътибар күп булды. Без шулай ук 2021 елда Италиядәге фестивальгә чакыру алдык. Башка ил артистлары да, Казанга киләбез, 2020 елда үтәчәк Әлфия Авзалова исемендәге II халыкара бәйгедә катнашырга телибез, дип әйттеләр.

Без биюче Нурбәк Батулла белән бергә жюрида булдык. Анда бәя биргәндә шул күзгә ташланды: беренче урынга артистларның каян чыкканына карап түгел, сәләтенә бәя бирәләр. Бәйгедә төрле яктан ярыш булды, анда классик һәм халык биюләре, фольклор әсәрләр дә күрсәтелде, профессионаллар һәм үзешчәннәр дә чыгыш ясады.

Безнең мәдәниятебез үзенчәлекле, күрсәтерлек әйберләр бар, башка татар артистларына да шулай дөньяга чыгып, төрле фестивальләрдә катнашып татар мәдәниятен, милли көйләрне күрсәтергә чакырам.

XS
SM
MD
LG