Accessibility links

Кайнар хәбәр

Классик дини әсәрләрнең кайбер өлешләрен укытмау мәсьәләсе карала


Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин

Казанда узган матбугат очрашуында ислам мәгарифе стандартларындагы үзгәрешләр һәм классик ислам дини әсәрләрен укыту проблемнары турында сүз барды.

20 август Казанда Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары, Русия ислам мәгарифе шурасы рәисе, Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин июль ахырында Мәскәүдә узган Русия ислам мәгарифе шурасы утырышы нәтиҗәләре, алдагы киләчәккә планнар хакында сөйләде.

Шура алдында торган төп мәсьәләләрнең берсе - диния нәзарәте белгечләре РИИ, Татарстан фәннәр академиясе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә булдырылган һәм 2015-2016 елдан республиканың дини уку йортларында сыналган дини белем стандартларын, Русиянең мөселман мәгариф системасына кертеп җибәрү диде Мөхәммәтшин. Әлеге стандартлар Русия ислам мәгарифе шурасы утырышында хупланган.

Шул ук вакытта ул стандартларның яңартылуы һәм тулыландырылуы хакында әйтелде: “Әлеге стандартларны Татарстанда без 2015 елда кабул иткән идек, монда мәдрәсәләр һәм югары уку йортлары өчен булган стандартлар керә, ә инде 2017 елда бөтен Русия буенча әлеге стандартларны кабул иткән идек. Быел аларга янә әйләнеп кайтып, стандартларны тулыландырдык. Анда хәзер “Русия мөселманнарының милли-мәдәни үзенчәлеге” дигән яңа фән керәчәк. Әлеге стандартлар 2019 елдан Русия күләмендә эшләп китәргә тиеш. 2017 елда кабул ителгән стандартлар тулысынча эшләп китә алмады, чөнки ул стандартларның тиешенчә кулланылуын тикшерүче орган юк иде. Июль утырышында Иҗтимагый аккредитация органы оештырылды, аның вәкаләтләре чикләнгән, Диния нәзарәте эшләренә тыкшына алмаячак, аның эшчәнлеге стандартларның кулланылуын тикшерү белән бәйле булачак. Кабул ителгән стандартлар быелдан башлап тулысынча эшләп китә алмаячактыр, ләкин киләсе уку елыннан тулысынча эшләп китәр дип торабыз”, диде Мөхәммәтшин.

Стандартларны уку системына кертеп җибәрү дә беренче вакытта авырлык тудырачак, чөнки бу, уку йортларының эшен шактый катлауландыра ди Мөхәммәтшин: “Төрле мәдрәсәләр бар. Мәсәлән, кайберләрендә 15 фән укытыла, ә стандартлар исемлегендә алар 30дан артык. Стандартларның нигезендә компетенция дигән әйбер тора. Без мәдрәсәләрдә имамнарны әзерләп чыгарабыз, ә имам нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш, нинди фәннәрне белергә тиеш? Стандартлар нигезендә ул фәннәр саны 35-кә якын булса, кайбер мәдрәсәләр, бу фәннең укытучысы бездә юк дип, кайсыдыр фәннәрне укытмый. Шуңа күрә стандартлар нигезендә эшләмәү мәдрәсәләр өчен җиңелрәк, ләкин шул ук вакытта бу уку сыйфатын түбәнәйтә”.

Уку стандартларының яңартылуы нигезендә яңа фән кертелү көтелә. “Русия мөселманнарының милли-мәдәни үзенчәлеге” дигән фәнне кертү, татар милләте өчен бик мөһим дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“Бүгенге көндә мөселманнарның, бигрәк тә яшьләрнең, үзләренең динле булуларын милли тормыш, тел белән бәйләү мөһимлеген көннән-көн ачык күрәбез. Мөселманнарга “Әлхәмдүлиллаһ, мин - мөселман”, дип кенә әйтеп нокта кую-дөрес түгел. Ул “Мин татар” дияргә тиеш, татар дигәч, татар тарихын белү дә кирәк, һәм алга таба үз юнәлеше буенча эш алып бару өчен дә ул татар телен белергә тиеш. Моның барысын да шул фән нигезендә кертергә ниятлибез. Шуның белән, мөселман яшьләрендә, Русия мөселманнары булулары белән горурлану хисен тәрбияләргә тиешбез. Бу алай ук авыр түгел, чөнки VII гасырдан ук ислам Русия буйлап таралган, без аны Болгар мисалында да яхшы беләбез. Русия империясе чорында да нинди генә авыр, катлаулы шартлар булмасын, мөселманнар динне саклап кала алган. Шуңа күрә бүгенге көндә үзебезнең тарихыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өчен материал җитәрлек, аны бары тик тиешле дәрәҗәдә аңлатырга гына кирәк”, диде Русия ислам мәгарифе шурасы рәисе.

Классик дини китаплар белән студентларны ничек итеп дөрес укыту проблемы да бик актуаль дип әйтелде конференция барышында. Чөнки, Мөхәммәтшин әйтүенчә, кайбер дини хезмәтләрнең мәгънәләре, тәрҗемәләре бүгенге көндә шәкертләр тарафыннан дөрес аңламауга китерә ала.

“Ислам мәгарифен тиешле дәрәҗәдә классик дини хезмәтләрдән тыш алып бара алмыйбыз. Әмма ул дини хезмәтләрнең күбесе урта гасырда язылган. Мәсәлән Маргинани, Котдури. Шуңа күрә аларны бүгенге көндә шәкертләргә укыту, дөрес итеп җиткерү концепциясе булырга тиеш. Андый дини хезмәтләрне тулысынча бирә алабызмы, әллә кайбер өлешләрен төшереп калдырыргамы? Менә шул сораулар тора безнең алда. Әгәр тулысынча бирсәк, хөкүмәт органнары тарафыннан проблемнар килеп чыгуы мөмкин. Мәсәлән, Русия кануннары нигезендә әле балигъ булып саналмаган, ә шәригать нигезендә балигъ дип саналган балаларны кияүгә бирү темалары кергәндә. Шулай ук җиһад өлешен төшереп калдырабызмы, юкмы? Төшереп калдырган очракта, студентлар хезмәтнең оригиналын табып, үзләренчә дөрес аңламаулары да мөмкин. Адый хезмәтләрне тулысынча бирсәк яңа китаплар әзерләргәме, юкмы - менә бу мәсьәлә көн кадагында тора”, диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG