5 сентябрь Кырымның Алушта шәһәрендә танылган кырымтатар табибы Гирей Баировка һәйкәл ачылды. Алуштада туган галим совет чорында кырымтатар булганы өчен Кырымнан ике тапкыр куып чыгарылган иде.
Һәйкәлне ачу тантанасында Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Эдип Гафаров, Алушта шәһәре идарәсе җитәкчесе Галина Огнева, хакимият вәкилләре, Кырым мөселманнары мөфтие урынбасары Эсадулла Баиров, кырымтатар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
1922 елда Алуштада туган Гирей Баиров Сарытау медицина институтын тамалагач, 1942 елда сугышка китә. Сугыштан соң кырымтатарлар сөрген сөрелү сәбәпле Лениградта кала һәм балалар поликлиникасында хирург вазифасыннан медицина фәннәре докторы, профессор, медицина фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы дәрәҗәсенә күтәрелә. Балаларда дәваланмый дип исәпләнгән авыруларны дәвалый башлый, ике көнлек сабыйларга катлаулы операцияләр ясап үлемнән коткара. Гомере дәвамында 30 мең операция башкарган, 31 докторлык, 120 кандидатлык диссертациясенә җитәкчелек иткән Гирей Баиров Совет берлегендә балалар хирургиясенә нигез салучы санала.
1967 елда хатыны белән Алуштага килгәч, махсус органнар аны тикшереп, кырымтатар булуын ачыклап, аңа Кырымнан чыгып китергә 24 сәгать вакыт бирә, ә хатынына, рус булганга, тимиләр. Моннан соң Гирей Баиров Кырымга башка каймый. Кырымтатар халкы исеменнән таләпләр белән Мәскәүгә юлланган хатларны да Баиров имзалаганын милли хәрәкәт ветераннары яхшы хәтерли. Шулай итеп, заманында Кырымнан куылган Гирей Баиров туган шәһәренә һәйкәл булып кайтты.
Кырымда соңгы вакытта кырымтатар халкының танылган шәхесләренә бер-бер артлы һәйкәлләр куела. Бер яктан, моны уңай күренеш дип була. Икенче яктан, һәйкәлләрнең сайлау алдыннан куелуы, тантанада төрле дәрәҗә хакимият вәкилләре катнашуы кырымтатарларга карата гадәттә күрелмәгән бер игътибар билгесе булып тора.
Заманында Кырымнан куылган Гирей Баировка, 1918 елда большевиклар тарафыннан үтерелеп, Кара диңгезгә ыргытылган Кырым хөкүмәтенең элекке рәисе, Литва, Кырым, Беларус мөселманнары мөфтие Номан Челебиджиханга сыннар нәкъ сайлау алдыннан ачылды. Бу 2014 ел аннексиясеннән соң Русиянең Кырымда үткәргән сайлауларында катнашудан баш тарткан кырымтатарларның күңелен күрү, аларны сайлауга барырга өндәүнең бер ысулы була ала.
Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге, АТР бәйсез кырымтатар телеканалы кырымтатарларны 8 сентябрь Кырымда узачак сайлауларны канунсыз дип, анда катнашмаска чакыра. АТР телеканалы җәйге яллардан соң бу сезонда үзенең "Күпер" исемле беренче програмын Кырымдагы сайлауларга багышлап, 7 сентябрь кич эфирга чыгачагын игълан итте.