Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәләрендә ВИЧлы тоткыннарны дәвалауга дару җитми


"Пациент контроле" хәрәкәте Русия колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында ВИЧлы тоткыннарны дәвалау өчен дарулар җитмәве турында хәбәр итә.

Хәрәкәт вәкилләре Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтен (ФСИН) дарулар дефициты булырга мөмкин дип өч ай элек үк кисәткән булган. Ләкин оешмада 2018 елда сатып алган дарулар әлегә җитәрлек дип белдергәннәр. Бу хакта дүшәмбе Коммерсантъ язды.

Шул ук вакытта Cәламәтлек саклау министрлыгы Җәзаларны үтәтү хезмәте өчен даруларны марттан бирле үзәкләштерелгән сатып алуларга кертми.

"Нацимбио" ФСИН өчен антитетровирус даруларын сатучы бердәнбер оешма аукционга Ламивудин даруы әлегә чыкмады дип белдерә. Ламивудин - ВИЧ терапиясе өчен Русиядә төп дару.

Русиядә Ламивудин запасларының бетеп килүе турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Роспортебнадзор каршындагы СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш федераль үзәге җитәкчесе Вадим Покровский сүзләренчә, бу июль уртасында сатучыларның дару сатып алу аукционнарына чыкмау белән бәйле. Алар аукцион шартларыннан канәгать түгел. Сатучылар инде бәйгедә катнашудан өченче тапкыр баш тарта.

ФСИН мәгълүматларына караганда, Русиядә 61 мең тоткын ВИЧ инфекцияле. Төрмәләрдәге үлемнәрнең өчтән бер өлешенә ВИЧ инфекция гаепле. Хокук яклаучылар моны антитетровирус терапиясе булмау һәм тикшерүнең даими булмавы белән бәйли.

XS
SM
MD
LG