Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда КПРФ башлыгы Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итүгә каршы чыкты


Гомәр Вәлитов
Гомәр Вәлитов

Самар коммунисты Гомәр Вәлитов Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү "төрки һәм славян халыклары арасына чөй кагарга" мөмкин дип саный.

КПРФның Самар өлкә комитеты секретаре һәм Камышлы район комитеты секретаре Гомәр Вәлитов фирка башлыгы Геннадий Зюгановка ачык хат белән чыкты. Ул КПРФның Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итүне хуплауга каршы булуын белдерде.

"Геннадий Зюганов Калуга губернаторы Анатолий Артомоновка әлеге канун өлгесен хуплап хат язды. Хатта "әлеге вакыйга безгә ирек яуларга мөмкинлек бирде" диелгән. Бүгенге көндә бу тарихи вакыйганы фәнни яктан дәлилләү юк. Чынлап та, Тын океаннан Дунайга кадәр буйсынган төбәкләр: Мәскәү кенәзлеге, Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы һәм башкаларны үз эченә алган үзәкләштерелгән суверен дәүләт булган. Алтын Урда эчендә килеп туган тышкы һәм эчке каршылыклардан дошманнар оста файдаланган", дигән коммунист Idel.Реалиига.

"Әгәр Русиядә төрки һәм славян халыклар арасында чөй каксак, куркыныч фаҗигадән качып котыла алмаячакбыз. Шуңа күрә милләтәра килешүне саклар өчен кайбер тарихи вакыйгаларны, бигрәк тә тулысынча дәлилләнмәгәннәрен күтәреп чыгарга ярамый", ди Вәлитов.

Элегрәк Калуга губернаторы Анатолий Артамонов һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "Татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде.

26 августта Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Шулай ук татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат юллап, "Угра елгасында тору" көнен Русиядә дәүләт бәйрәме итеп раслауга кискен каршы чыкты.

Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

Соңрак әлеге мәсьәләне карау Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынганы билгеле булды. Ул думада бөтенләй каралмаячакмы, әллә кичектерелгәнме, ачыкланмады.

XS
SM
MD
LG