Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка Көнбатышны Русия-Украина низагын чишүдә ярдәм итәргә чакырды


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Беларус президенты Александр Лукашенка сәясәт һәм иминлек мәсьәләләренә багышланган "Мински диалогы" форумында чыгыш ясап, Көнбатышны Донбасстагы Русия-Украина низагын чишүдә ярдәм итәргә чакырды.

Беларус президенты Александр Лукашенка Донбасста 2014 елдан бирле Русия белән Украина арасында низаг бара, аны җайга салу Европадагы иминлек өлкәсендә төп мәсьәлә булып тора дип белдерде. Шул ук вакытта, Беларус президенты фикеренчә, Көнбатыш илләре Украинаны Донбасстагы низагны хәл итүдә ялгыз калдырган.

Лукашенка әлеге эшкә башкаларны да кушылырга һәм Украина президенты Владимир Зеленскийга проблемны чишүдә ярдәм итәргә чакыра. Беларус президенты, сөйләшүләрдә АКШ катнашмаса, Донбасстагы сугышны туктатып булмаячак дип тагын бер тапкыр белдерде.

"Сугыш Украинада гына түгел, сугыш безнең йортта, һәм ул проблемны безгә чишәргә кирәк", диде Лукашенка. Аның сүзләренчә, әгәр "Норманд дүртлеге"нең "нинди дә булса кыйммәте бар икән, күптән җыелып хәл итәргә кирәк иде". Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасын, Украинаны һәм Русияне үз эченәш алган Өч яклы контакт төркеме "Штайнмайер формуласын" килештерүгә карамастан, "боз кузгалмады" ди Лукашенка.

Донбасстагы низагны чишү беренче чиратта төп уенчылар - Русия һәм Украинаның сөйләшүләр өстәле артына утыруына һәм карарлар кабул итә башлавына бәйле ди Беларус президенты.

"Мински диалогы" форумда чыгыш ясап, Лукашенка шулай ук Русия белән Көнбатыш арасында ышаныч дәрәҗәсе кимеде, конфронтация соң чиккә килеп җитте дип белдерде. АКШ һәм Русиянең урта һәм кыска ара ракетлар турындагы килешүдән чыгуы кораллану өлкәсендә контрольнең җимерелүенә китерә ди президент. "Берничә минут эчендә Русия һәм НАТО җирле низагтан атом сугышына барып җитәргә мөмкин", диде Лукашенка. Бу уңайдан Беларус президенты Мински Европада урта һәм кыска ара ракетлар урнаштырмау өчен җаваплы илләр декларациясе текстын төзү эшенә алынырга әзер диде.

  • 1 октябрьдә Өч яклы контакт төркеме утырышында Украина вәкиле Леонид Кучма "Штайнмайер формуласын" имзалады. Документ "норманд дүртлеге" башлыклары киңәшчеләре белән килештерелде. Ул Русия тарафлы фетнәчеләр контролендә булган төбәкләргә аерым статус бирүне күз уңында тота. Шул ук көнне Украинада протест чаралары башланды. Митингларга чыгучылар Донбасс төбәкләренең аерым статусы турында документны "Русия каршында капитулация" дип саный.
  • Кушма штатлар 2019 елның 2 августында 1987 елда имзаланган урта һәм кыска ара ракетлар турындагы килешүдән рәсми рәвештә чыкты. Вашингтон Русиядә кулланылышка кертелгән 9М729 "Новатор" ракеты бу килешү шартларын боза дип саный. Русия бу гаепләүләрне кире кага, әмма шулай ук килешүдә катнашуны туктатып тора.
XS
SM
MD
LG