Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфа татарларының сакланып калуы конгресс бүлекчәсен ачуга бәйле"


Уфада татар конгрессы вәкиллеге утырышы, архив фотосы

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеген киңәйтү тәкъдиме Татарстан президентына җиткерелгәнгә ярты ел булды. Гайре рәсми чыганаклар бу вәкиллек яңа елга кадәр киңәйтеләчәк һәм аңа яңа рәис билгеләнәчәк дип фаразлый. Азатлык шушы мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

Агымдагы елның 17 апрелендә Татарстан республикасының Башкортстанда үткән көннәре вакытында Дөнья татар конгрессының Башкортстанда бүлекчәсен ачу кирәклеге күтәрелгән иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Башкортстан татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында әлеге тәкъдим белән икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов чыкты.

Касыйм Йосыпов
Касыйм Йосыпов

"Татарстан һәм Башкортстан татарлары милләтнең умыртка сөяген тәшкил итә. Без татар халкының яртысы, ләкин ясалма рәвештә икегә бүленгәнбез. Башкортстан хөкүмәте белән килештереп Татарстанның һәм татар эшкуарларының ярдәме белән Уфада Дөнья татар конгрессының бүлекчәсен ачарга кирәк. Шул вакытта Башкортстандагы барлык татар оешмаларын җыеп милләткә хезмәт итү, татар мәктәпләрен кайтару, татар авылларын саклау эшен җәелдереп булыр иде", дигән иде Касыйм Йосыпов.

Татарстан президенты әлеге мәсьәләне хәл итәргә кирәклеген билгеләп, бу мөрәҗәгатьне Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевка төшергән.

Марс Тукаев
Марс Тукаев

Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев 14 сентябрь Уфада Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең Татарстанның 100 еллыгын уздыруга әзерлеккә багышланган утырышында Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсен ачу мәсьәләсенең "уңай хәл ителү юнәлешендә" булуын билгеләгән иде. Татарстан президентына әлеге мәсьәлә җиткерелгәнгә ярты ел вакыт тулып килә. Башкортстан татарларының бу үтенече һаман да булса "уңай хәл ителү юнәлешендә" кала килә.

Азатлык әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов белән сөйләште.

— ​Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә әлеге вакытта ничә кеше эшли?

— Штатта каралганча, өч кеше.

— ​Сүз сез җитәкчелек иткән вәкиллекне киңәйтү турында барамы, яки Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы яңа мөстәкыйль бүлекчәсен төзү турындамы?

Алик Локманов
Алик Локманов

— Вәкиллекне киңәйтәләрме, яңа структура төзеләме, эш анда түгел. Барыбер үзебезгә эшләсе. Вәкиллекнең штатын җиде кешегә җиткерү турында сораган идек. Рәистән башка, эшкуарлар һәм дин әһелләре белән эшләү, мәдәният, яшьләр, мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен аерым кешеләр кирәк. Мәдәният, сәнгать белән барыбыз да шөгыльләнәбез. Ә укытучылар белән эшләү, укучылар, балалар белән шөгыльләнү җитми. Балалар белән тиешенчә эшләми, телне аларга сеңдереп калмый торып безнең киләчәгебез юк.

Кеше гәзит-журнал алдырмый. Татар дөньясындагы вакыйгалардан тулысы белән хәбәрдар түгел. Республикадагы татар тормышын интернетта яктыртып бара, сайтларга куя торган кеше дә кирәк. Алга ниндидер юллар билгеләп, зурырак нәтиҗәләргә җәһәт ирешү өчен аналитик группа булдыру зарур. Безнең теләкләр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан хуплау тапты. Әлеге көндә бу мәсьәлә хокукый яктан өйрәнелә.

— ​Алдагы ел милләт өчен бик мөһим ел булмакчы, Русиядә чираттагы халык санын алулар уза. Аңа әзерлеккә Башкортстанда старт бирелде. Башкортстан татарларының саны татар оешмаларының ничек эшләвенә турыдан-туры бәйле бит.

Даими эшләүче хезмәткәрләр кирәк

— Әйе, Башкортстан татарларының сакланып калуы безнең язмышны хәл итү, ягъни Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсен булдыруга бәйле. Чөнки бар эшне дә җәмәгатьчелек башлангычында гына эшләп булмый. Даими эшләүче хезмәткәрләр кирәк.

Алда җанисәп һәм Татарстанның 100 еллыгы тора. Башкортстандагы татар халкы Татарстандагы белән бер санда диярлек. Милләтнең киләчәген Үзбәкстандагы татар да, Камчаткада яшәүче татар да билгеләмәячәк. Фәкать Татарстан һәм Башкортстан татарлары гына милләтебезнең яшәешен дәвам иттерәчәк. Шуның өчен барлык көчне бергә туплап алга барырга иде. Безне Сталин заманында "бүлгәлә дә, хаким ит" дигән сәяси принциптан чыгып бер халыктан ике республика ясаган. Ә Октябрь инкыйлабына кадәр безнең әдәбиятыбыз да, сәнгатебез дә бер булган бит. Тукай да, Дәрдемәнд тә, Гафури да, Галимҗан Ибраһимов та – барысы да уртак булган. Чикләр сызу белән, без икегә бүленгәнбез.

Кызганыч, бер халык ике төрле тормыш алып бара

Әлбәттә күп нәрсә үзебездән дә тора. Әмма меркантиль мәнфәгатьләр өстенлек ала. Кызганыч, бер халык ике төрле тормыш алып бара. Тарихыбызга, әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә аерым карыйбыз. Дөресрәге, Башкортстан татарларының иҗади тормышы үгилектә кала килә. Башкортстан татар язучылары, шагыйрьләренең китаплары Казанда басылмый, драматургларының пьесалары театрларында куелмый, композиторларының классик әсәрләрен Казан оркестрлары, хорлары яңгыратмый. Мактаулы исемнәр, бигрәк тә Тукай бүләге, тамчылап кына тама. Шунлыктан Башкортстан татар иҗатчылары башка халыкның мәдәниятен үстерергә дучар ителгән. Республикабыздагы бихисап күп милли проблемаларыбыз белән шөгыльләнү өчен ныклы оешма кирәк.

— ​Соңгы вакытта ике республика җитәкчеләре уртак тел тапты. Бу киләчәктә алда торган милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыруны җиңеләйтер дип уйлыйсызмы?

— Әйе, бу бик тә шатлыклы күренеш. Ике тугандаш республика арасында төрле тармакларда хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелде. Безнең бурыч, шушы ниятләнгән уйларыбызны гамәлгә ашыру, булган мәсьәләләрне чишүгә халыкны җәлеп итү.

— ​Сез ел саен Татарстанда узган дини җыеннарга йөзләрчә дин әһелләрен алып барасыз. Бу зур көч, алар милләт өчен дә эшләсә, күп нәрсәгә ирешеп булыр иде бит.

Оешмабыз киңәйгәч дини юнәлештә дә җитдирәк эшләрбез дип торабыз

— Динебездә милли бүленеш юк. Ләкин шул ук вакытта ислам милләтне саклап калган дибез. Дин һәм милләт бер-берсен тулыландыруга юнәлтелергә тиеш. Безнең республикада татар эшкуарлары ярдәме белән генә дә 143 мәчет төзелгән. Ләкин шуларның кайберләре бикле тора, чөнки йөрүче юк. Мәктәптә динне өйрәтмиләр. Имамнардан күп нәрсә тора. Үрнәк итеп китерерлек мисаллар бар, мәсәлән, Кырмыскалы районы Сырт-Нәүрүз авылындагы имам Исмәгыйл хәзрәт спорт белән балаларны җәлеп итә. Умартачылык һөнәренә дә өйрәтә. Шундый юллар белән дә дингә килергә ярдәм итеп, аны яшәү рәвешенә әйләндереп, исламны саклау һәм таратуга булышлык итәргә була. Оешмабыз киңәйгәч бу юнәлештә дә җитдирәк эшләрбез дип торабыз.

— ​Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлеген оештыру турындагы фикер Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәләр исемлегегенә кергәч, бу хыял тормышка ашар дип өметләник. Ә иртәгә бу турыда аның фәрманы чыкса, бүлеккә хезмәткәрләр туплауда авырлыклар булмасмы?

— Әлбәттә, бу мәсьәлә күтәрелгәч тә, кемне, нинди тармакка алырга дигән фикер үзеннән-үзе туды. Әйе, күз алдында тоткан белгечләр бар. Шулай да, мондый җаваплы эшкә очраклы кешеләр эләкмәсен өчен, конкурс үткәрергә кирәк булыр.

Алик Локманов җитәкләгән вәкиллектә күптән түгел яшь шагыйрь Нурлан Ганиев эшли башлаган иде. Киләчәктә аның бу оешманы җитәкләү ихтималлыгы да бар дип фаразлана. Нурлан үзе бу вазифага билгеләсәләр, каршы булмаячагын белдерде:

Нурлан Ганиев
Нурлан Ганиев

— Мин әлеге вакытта Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары булып эшлим. Вәкиллекне киңәйтәләрме, яңа структура төзеләме, барыбер үзебезгә эшләсе. Әле шушы көннәрдә генә Казанда булып, Дөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашып кайттым. Алар вәкиллек булачагын, җиде кешегә штат биреләчәген ышандырдылар. Әлеге вакытта вәкиллекне канунлаштыру эшләре белән шөгыльләнәләр. Әгәр мине җитәкче итеп билгеләсәләр, каршы булмам. Җитәкчеме, түгелме, барыбер милләткә хезмәт итәсе, диде Нурлан Ганиев.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG