Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымнан сайланган Русия депутатларының Эрдоган белән очрашуы ризасызлык уятты


Наталья Поклонская һәм Руслан Бальбек Истанбулда Рәҗәп Эрдоган (уңда) белән
Наталья Поклонская һәм Руслан Бальбек Истанбулда Рәҗәп Эрдоган (уңда) белән

Кырымтатар мәҗлесе Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашуда булган Русия думасы депутатлары төркемендә аннексияләнгән Кырымнан сайланган депутатлар булуын Мәскәүнең провокациясе дип атады.

Бу хакта 14 октябрьдә Кырымтатар мәҗлесе кабул иткән белдерүдә языла. Мәҗлес Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны, Төркия парламенты депутатларын, сәяси фиркаләрен Украина һәм халыкара оешмалар белән бергә Кырымны оккупациядән азат итү өчен чаралар күрергә чакыра.

11-12 октябрь Төркиянең Истанбул шәһәрендә террорчылыкка каршы көрәш һәм төбәктә хезмәттәшлек турында узган III конференциядә Әфганстан, Кытай, Пакстан, Русия, Төркия парламентлары рәисләре җитәкчелегендәге депутатлар төркемнәре катнашты. Кунаклар өчен кабул мәҗлесе оештырган Эрдоганга Русия думасы делегациясендә булган, Кырымнан канунсыз сайланган дип саналучы депутатлар Руслан Бальбек һәм Наталья Поклонская тәкъдим ителгән.

“Бу депутатларның чарада катнашуын конференцияне оештыручыларның Украинаның, Кырым һәм Акъяр белән бергә бербөтенлеген халыкара чикләр нигезендә таныган һәм яклаган БМОның, Европа шурасының, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының позицияләрен инкарь итүе буларак карала ала. Русия делегациясе төркемендәге, вакытлыча аннексияләнгән Кырымда канунсыз сайланган һәм Эрдоганга тәкъдим ителгән депутатлар күп кенә җинаятьләргә, Кырымтатар мәҗлесенең тыелуына, тоткарлауларга, төрмәгә утыртуларга катнашлары бар”, диелә мәҗлес белдерүендә.

Шулай ук Украина җәмәгатьчелеге бу депутатларны Эрдоганга тәкъдим итүне аңлашылмаучанлык тудыру, провокация, Төркия-Украина мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясау өчен эшләнә дип кабул итә дип тә искәртелә белдерүдә.

Кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев бу хәлгә бәя биреп, “Эрдоган аңа кемне тәкъдим иткәннәре хакында хәбәрдар да түгел иде”, диде. Президент идарәсе, Төркия тышкы эшләр министрлыгы да делегацияләр исемлекләрен әзерләмәүләре, аларның Төркия парламенты аша узуын белдереп, аның рәисе җаваплы дигәннәр.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Эрдоганның аннексияләнгән Кырымнан сайланган депутатлар белән очрашуы сәбәпле Төркиягә протест нотасы юллаган, Төркиянең Украинадагы илчесен аңлатма бирү өчен чакырган.

XS
SM
MD
LG