Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дини мирасы: имамнар галимнәрне бүлә, мәскәүләр патриотизмга өнди


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Болгарда узган Русия мөселманнарының илаһият мирасы җыены күз буяу өчен генә оештырылды дип саный галимнәр. Ул экстремизм, радикализм турында сөйләүгә кайтып калды, ә мирасны аңлау юк ди белгечләр.

Болгар ислам академиясендә "Русия мөселманнарының илаһият мирасы" дигән беренче фәнни форум ачылды. Җыенга Русия, БДБ илләре, Төркия, Мисыр, Үрдүн, Сүрия кебек илләрдән белгечләр җыелган иде. Җәмгысе – 400ләп кеше, диелде. Форум 19 октябрьгә кадәр дәвам итә, ягъни атна дәвамында төрле форматта эшләячәк. Ислам илаһияте мирасын өйрәнүгә багышланса да, фәнни җыен сәяси төсмер алды.

Моңа кадәр Болгарда узучы зур чараларга Татарстан җитәкчелеге ашкынып йөри иде. Бу юлы беренче затларның берсе дә күренмәде. Республиканы хөкүмәт башлыгы урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итте. Аның каравы, мәскәүләр шактый иде.

Мәскәүләр татар мирасын патриотизмны үстерү өчен файдаланмакчы

Илаһият форумына федераль хакимияттән берьюлы өч түрә килгән иде. Бу – Русия президенты аппараты, Русия фән министрлыгы һәм милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкилләре.

Мәскәүләр десанты экстремизм, радикализм турында сөйләп, Русиядә мөселманнар арасында патриотизмны дини мирас белән күтәрергә чакырдылар. Милләтләр эшләре федераль агентлык вәкиле ислам мәгарифенә күп акчалар бүленүе һәм имамнардан нәтиҗә көтүен әйтте. Мөфтиятләрне ул патрнерлар дип атады.

Русия мөселманнары барысы да патриот булырга тиеш

"Ялган ислам радикализмы вирусы бар. Аннан без Русия мөселманнарының милли, дини һәм гражданлык үзбилгеләнүләре арасында капма-каршылык булуын теләмибез. Алар барысы да патриот булырга тиеш", диде милләтләр эшләре федераль агентлыгының гомуммилли бердәмлекне ныгыту һәм милли экстремизмны булдырмау идарәсе башлыгы Абдулгамид Булатов.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте шушы эшкә тугры калуын күрсәтеп, хисап бирде. Мөфти Камил Сәмигуллин Путинның "Русиянең рухи суверенитеты" төшенчәсенә нигезләнеп, узган ел 53 китап бастырылуын, татар мәкамен кайтарырга тырышуларын һәм ел саен зиратка йөрүләрен әйтте.

"Ел саен 2 майда Яңа бистә зиратына барабыз. Дин әһелләре генә түгел, милли зыялылар да җыела. Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Каюм Насыйри, Әхмәтһади Максуди кебек илаһият галимнәрен искә алабыз", диде мөфти Сәмигуллин.

"Дини мирас каршылыктан тора. Аны аңлау юк"

Русия диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, татар дини мирасы бик каршылыклы. Җәдитчелек һәм кадимчелек мәсьәләсендә төрле фикерләр ишетелә. Имамнар, мөфтиләр дин галимнәрен бүлә башлады.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

"Без евроислам эзләдек. Хәзер ниндидер традицион ислам эзлибез. Ләкин без һаман да нәрсә кирәклеген аңламыйбыз. 2012 елдан Владимир Путин "үзебезнең илаһият мәктәбен торгызу" дигән төшенчәне әйләнешкә кертте. Сүз әйтү бер, ә аңлау икенче мәсьәлә. Татар илаһият мирасы төрле каршылыклардан тора. Кемнең хаклы, кемнең ялгышканын ачык әйтеп булмый. Берәр шәхесне тәссавуф, суфичылыкка якын булганы өчен күтәрәләр, икенчесен, әйтик, Ризаэтдин Фәхретдинне сәләфичелек, ваһһабчылыкка якын булган дип төшерергә телиләр.

Әгәр без илаһиятны торгызырга телибез икән, бөтенебезгә туры килгән бер галимне дә таба алмыйбыз

Муса Бигиев бер фикер язган, ә башка имамнар, мөфтиләр аңарга каршы тәкъфир кылалар. Шуңа да Русия мөселманнарына бер юл табарга кирәк. Әгәр без илаһиятны торгызырга телибез икән, бөтенебезгә туры килгән бер галимне дә таба алмыйбыз. Йә мирасның барысын да укып чыгабыз, заманасына туры килгән фикерен алабыз һәм раслыйбыз. Алай булмаса, бер-береңне диннән чыгарып, тәкъфир кылып, кәфер дип атап мирасыбыз шуның белән калачак.

Бер генә мисал. Мөфти хәзрәт Ризаэтдин Фәхретдиннең Ибн Тәймия турында матур китабы бар. Соңгы вакытта Кавказда, башка җөмһүриятләрдә берәр галим Ибн Тәймияне искә ала икән, ул ваһһабчы, дингә каршы булучыга әйләнә. Карагыз, Риза Фәхретдин үзенең китабында аны мактап, югары дәрәҗәдә күрә. Йә без мирасыбызны шундый камил рәвештә торгызабыз, йә кайбер фикерләрне алып атып, ревизия ясап инкарь итәбез. Безгә хәзер үз мирасыбызны тәрҗемә кылырга кирәк. Әйтик, бер галим турында китап бастырып, ул шундый фикердә торды, бу дөрес түгел диягә кирәк. Чөнки эволюция дигән әйбер фикердә дә бар", ди Мөхетдинов.

Төрек галиме: яшьләрдә атеизм кебек дини битарафлык күзәтелә

Анкара университеты профессоры, ислам фәннәре докторы Ибраһим Мәраш татар илаһияте әһәмиятен арттырырга кирәк дип саный. Ул җәдитчелек һәм кадимчелек турында докторлык диссертациясен язган галим. Төрек белгече сүзләренчә, хәзер инкыйлабка кадәр булган хәрәкәт традицияләрен дәвам иттерергә кирәк.

Матуриди, Хәнәфи традицияләрен татар, Төркистан төбәкләрендә үстерергә кирәк

"Җәдитчеләр дә, кадимчеләр дә Матуриди һәм Хәнәфи традициясендә булганнар. Хәзер шулай булмаса, иң начар нәрсә – сәләфичелек, радикализм күренешләре басты. Кайбер яшьләрдә атеизм, деизм дигән дини битарафлык юнәлешләре күзәтелә. Безгә акыл нигезендә эшләп, Матуриди, Хәнәфи традицияләрен татар, Төркистан төбәкләрендә үстерергә кирәк", ди Ибраһим Мәраш.

"Җәдитче һәм кадимчеләрнең кайбер карашлары бер булган. Ләкин аерым сәяси һәм социаль юнәлештә каршылыкта торганнар. Әмма динне, милләтне сакларга тырышканнарын әйтәсем килә. Хәзер дә кайберәүләр бер-берсен кадимче, йә җәдитче дип атый. Ислам дөньясында шундый әйберләр күзәтелә. Безгә аннан качып, ике хәрәкәтнең дә яхшы эшләрен күрсәтергә кирәк.

Мәшһүр шәркыятчеләр ислам дөньясында өч кызыклы җәдитчелек хәрәкәте барлыгын әйтә. Беренчесе – Һиндстан, икенчесе – Мәрҗани, Курсавилар юнәлеше, өченчесе – Мисыр. Госман империясендә җәдитчелек дини рәвештә түгел, модерн буларак үскән. Өч мәшһүр хәрәкәтнең берсе – татар юнәлеше", ди Мәраш.

"Фәнни җыен үзен акламады"

Бу фәнни җыенның әһәмияте юк дәрәҗәсендә, дип белдерде кайбер галимнәр. "Дөньяга билгеле бер галим дә юк. Хәтта КФУның проректорын да китерә алмаганнар. Фәннәр академиясеннән дә бүлек мөдире генә чыгыш ясады. Бу форум үзен акламый", диде үз исемен әйтергә теләмәгән Татарстан белгече.

Наил Гарипов
Наил Гарипов

"Күбрәк формаль форум инде. Җыенның эшен Болгарда үткәрергә кирәкми иде. Казанда оештыру отышлы. Бу кунакларга Болгарны, Ислам академиясен күрсәтеп, мактанырга бер форсат. Казанда оештырылса, күбрәк галим катнаша алыр иде. Ә монда килә алганнар гына килде, ә калганнар читтә калды", диде Азатлыкка тарих фәннәре кандидаты Наил Гарипов.

Илаһият галимнәрен әзерләүдә дә шактый проблемалар күзәтелә. Мисал өчен, Болгар ислам академиясенең беренче докторантлары зур авырлык белән диссертацияләрне яклаганы билгеле. Быелның җәендә 16 шәкертнең бары алтысы гына яклау алды сынавын үтеп, көзен доктор исемен ала алды. Ә калган 10 шәкертнең язмышы һаман да билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG