Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алчынов Куштауны яклап Башкортстан башлыгы идарәсе янында пикетка чыкты


Куштау
Куштау

Башкортстанда җәмәгатьчелек Стәрлетамак янында урнашкан Куштау шиханын яклау максатыннан төрле чаралар оештыра башлады. Әлеге шиханны сода ширкәтенә чимал алу өчен бирмәкчеләр. 

22 октябрьдә Башкортстан башлыгы идарәсе бинасы янында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, активист Фаил Алчынов ялгыз пикетка чыкты. Бер сәгатькә якын ул "Куштауны яклыйк. Югыйсә бездән соңгы буын безне аңламаячак" дип урыс телендә язылган плакат тотып торды. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Моннан тыш, интернет кулланучылар да тауны сакларга кирәклегенә басым ясап социаль челтәрләрдә видеязмалар чыгара. Чарага сәясәт белгече Дмитрий Михайличенко, рәссам Камил Бузыкаев, Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Уфа штабы башлыгы Лилия Чанышева һәм башкалар кушылды.

Фаил Алчынов "Башкорт" оешмасының ноябрь яки декабрьдә шиханны яклап зуррак чаралар да оештырырга җыенуын белдерә.

Күптән түгел "Приволжснедра" оешмасының Башкорт сода ширкәте белән бәйле “Чимал ширкәте” оешмасына Куштау җирлегендә файдалы казылмалар эзләү һәм чыгаруга лицензия биргәне билгеле булды. Лицензиягә ярашлы, “Чимал ширкәте” Куштауда эшләрен 2039 елның 10 августына кадәр дәвам итә ала. Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан Куштау җирлегендә эзләү эшләре башкаруга рөхсәтне "Чимал ширкәте" 2017 елда алган булган.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Активистлар петицияләр урнаштырды, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар язды, танылган кешеләр дә Куштауны яклау чараларына кушылды.

XS
SM
MD
LG