Accessibility links

Сораштыру: Русияләр президенттан бигрәк гаскәргә күбрәк ышана


Русияләрнең 63 проценты гаскәргә ышана, ә президентка ышанучылар - 60 процент.

Русиядә икенче ел рәттән президенттан бигрәк гаскәргә ышанучылар саны күбрәк булган. Хәрбиләргә ышанычларын Левада үзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 63 проценты белдергән. Президентка русияләрнең 60 проценты ышаныч белдерә. Бер ел элек әлеге күрсәткечләр 66 һәм 58 процент булган.

Русияләрнең махсус хезмәтләргә ышанычы ике тапкыр диярлек (32 процент) арткан.

Социолог Карина Пипия "Ведомости"га аңлатуынча, президентка эчке проблемнар өчен җаваплылык йөкләнә. Моннан тыш, "тышкы дошман образы" әле дә бар һәм тышкы куркынычлардан саклану ихтыяҗы да калды дип ул.

Иң аз ышаныч федераль хөкүмәткә һәм Русия думасына белдерелгән. Аларга русияләрнең чиреге генә ышана.

Чиркәүгә һәм матбугат чараларына ышаныч кимегән. 2018 елда чиркәүгә респондентларның 48 процент ышаныч белдергән булса, быел - 40 процент. Бер ел эчендә матбугат чараларының күрсәткечләре 31дән 27 процентка калган.

XS
SM
MD
LG