Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үги кыз (татарская народная сказка)


Сегодня читаем одну из самых известных татарских сказок – Үги кыз (падчерица). Текст сказки адаптирован для изучающих язык, мы записали красивую аудиосказку, добавили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Үги кыз
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:43 0:00
йөкләү

Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булган, шуңа аны бер дә яратмаганнар. Беркөн үги кызны урманда адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга абыйсы әйткән:

– Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен, – дигән.

Үги кыз, йомгак белән чиләген алган да абыйсы белән урманга киткән.

Байтак эчкә кергәннәр, бер җирдә туктаганнар. Абыйсы атын ашарга җибәргән дә үги кызга әйткән:

– Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башлагач, килерсең, – дигән.

Үги кыз җиләк җыярга киткән. Абыйсы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куйган да, атын җигеп, өенә кайтып киткән. Үги кыз урманда җиләк җыеп калган.

Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлый. Тыңласа, агачка асып куйган тукмак, җилдән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.

– Абый әле һаман утын кисә икән, – дип, кыз җиләкне җыя да җыя икән.

Озакламый чиләге тулган. Ул арада кич тә булган. Җил дә басылган, тавыш ишетелми башлаган.

– Инде абый утын кисеп бетергән икән, – дип килеп караса, абыйсы юк, аннан җилләр искән икән.

– Инде нишләргә? – дип, үги кыз елый-елый урман буйлап киткән. Бара торгач, кырга барып чыккан. Анда аңа бер юл очраган. Юлдан елый-елый барган бичара кыз.

Слова и выражения

  • борын-борын заманда – давным-давно
  • үги (кыз) – падчерица
  • адаштырмакчы булганнар – сбить с дороги
  • йомгак белән чиләген алган – взял клубок и ведро
  • байтак – достаточно много
  • балта тавышы ишетелми башлагач – когда перестал слышаться звук топора
  • атын җигеп – оседлав коня
  • җил дә басылган – и ветер стих
  • урман буйлап – по лесу

Бераз барган да:

–​ Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, абыйлар? – дип сөйләнгән.

Бу сүзне әйтә дә елый, әйтә дә елый икән. Шулай бара торгач, бер ат көтүенә барып җиткән бу. Көтүчегә әйткән:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, көтүче? – дигән. Көтүче әйткән:

– Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен, – дигән. Бу кыз, ярар, дип, бер көн көтү көткән, аннан бер ат алып көтүче өйрәткән юл белән тагын киткән.

Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җиткән бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көткән, аннан сыер алган. Бара торгач, сарык көтүенә җиткән. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык алган. Кәҗә көтүенә җиткән, янә аннан бер кәҗә алган. Шулай итеп, кич җиткән. Берни күренми башлаган. Бик курыккан бу кыз. "Инде нишләрмен?", дип елаган.

Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күргән.

– Монда авыл бар икән, – дип бик сөенгән. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда кергән. Керсә, өйдә бер карчык утыра икән. Ул убырлы карчык, имеш. Шунда баягы сүзләрен тагын әйткән:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? – дигән. Убырлы карчык әйткән:

– Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым булырсың, – дигән.

Иртән убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәргән. Кыз мунча яккан да карчык янына килеп:

– Әби, инде мунча булды. Әйдә, мунчага, – дигән. Убырлы карчык әйткән:

– Ярар, кызым, дигән. Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар, – дигән.

Кыз әйткән:

– Юк, әби, алай ярамас бит. Син карчык кеше инде, рәнҗерсең, – дигән. Кыз карчыкны мунчага күтәреп алып барган.

Мунчага баргач, убырлы карчык әйткән:

– Кызым, минем чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп менгер, – дигән.

Кыз әйткән:

– Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең, – дигән һәм карчыкны ләүкәгә күтәреп утырткан. Шуннан карчык тагын әйткән:

– Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың, – дигән.

Слова и выражения

  • тәгәри китте йомгагым – покатился мой клубок
  • ат көтүенәк табуну
  • шул рәвешчә – таким образом
  • ут шәүләсе – тень огня
  • авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән – на краю деревни в маленьком доме
  • убырлы карчык, имеш – якобы ведьма
  • мунча ягарга – затопить баню
  • артыма тип – пни меня
  • күтәреп – на руках
  • ләүкәгә сөйрәп менгер – затащи на полку
  • аркамны чап – отхлестай спину
  • себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың – хлестай черенком метлы

Кыз әйткән:

– Әби, алай ярамас бит, – дигән. Карчыкның аркасын йомшак итеп чаба башлаган. Аннан соң мунчадан карчыкны күтәреп кайткан да йомшак урынга яткырган. Моннан соң убырлы карчык әйткән:

– Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарачы, – дигән.

Бу кыз тарак алган, карчыкның башын тарарга дип барган, ни күзе белән күрсен, карчыкның һәр чәч бөртеге алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асылташлар белән тулы! Башын тарап бетергәч, карчык моңарга әйткән:

– Инде, кызым, бер биеп кара, синең биегәнеңне күрәсем килә, – дигән. Кыз биегән, әмма ананан бернинди кыйммәтле ташлар коелмаган. Аннан соң карчык тагын әйткән:

– Кызым, бар, мунчага барып карачы, мин мунчага салам салган идем, кипмәдеме икән? – дигән.

Кыз мунчага барса, анда мичкә тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар бар икән. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сораган:

– Кипкәнме, кызым? – дигән әби. Кыз әйткән:

– Кипкән, әби, – дигән кыз. Карчык:

– Яхшы, кызым, алайса тагын бер биеп кара әле, – дигәч, кыз тагын биегән.

Кызның күлмәгеннән тагын бернәрсә дә коелмаган.

Аннан соң бу убырлы карчык кызга әйткән:

– Инде, кызым, өеңә кайтасың килсә, бар, кайт, – дигән. Кыз әйткән:

– Әби, мин бик кайтыр идем, әмма юлны белмим шул, – дигән.

Карчык әйткән:

– Мин сиңа юлны күрсәтермен. Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өйгә алып кайткач кына ач, – дигән.

Кыз сандыкны алган, атына атланган, сыерны җитәкләгән, сарыкларын, кәҗәләрен алган, әбигә рәхмәт әйткән һәм юлга чыккан.

Көн барган бу, төн барган. Инде авылга якынлашкан. Менә абыйсының этләре:

– Үләргә киткән кыз баеп кайта, һау-һау, – дип өргәннәр.

Кайткач, сандыкны ачып караганнар. Ни күзе белән күрсен, сандык эче тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар икән. Кыз шулай баеп киткән. Моны күргәч, абыйлары, апалары бик көнләшкәннәр. Үзләренең кызларын да шулай ук баетырга булганнар.

Бу кыз да йомгагын алган һәм агасы белән урманга киткән. Абыйсы өйгә агачка киткән, кыз җиләк җыйган. Ул арада абыйсы тагын бер агачка утын асып куйган да өенә кайтып киткән. Тукмак тавышы ишетелми башлаган. Кыз абыйсы янына дип барган, әмма ул киткән икән. Кыз елап урман буйлап киткән.

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, абыйлар? – дип әйтә-әйтә барган һәм бер көтүче янына килгән.

– Күрдем. Миңа бер көн көтү көтсәң, бер ат бирермен, – дигән.

– Миңа ат кирәкми, – дигән кыз һәм киткән. Сыер көтүенә җиткән, сарык көтүенә барган, кәҗә көтүенә килгән – берсенә дә көтү көтмәгән.

Бара торгач, баягы үги кыз кебек, убырлы карчык өенә барып җиткән.

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? – дигән һәм карчыкның өенә кергән.

– Күрдем. Инде бар, кызым, мунча як! – дигән ул һәм кызны мунча ягарга җибәргән. Аннан соң убырлы карчык әйткән:

– Инде, кызым, мунчага барыйк. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай алып бар, – дигән.

– Ярар, әби, – дигән бу кыз, карчыкны кулыннан тоткан, артына тибә-тибә алып барган.

Карчык әйткән:

– Кызым, аркамны чап, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук, – дигән.

Бу кыз себерке сабы белән карчыкның аркасына дөп-дөп итеп суккан да суккан. Карчык ни әйтсә дә, ул әйткәнчә эшләгән. Аннан соң карчык моңа:

– Кызым, минем чәчемне тарачы бераз, – дигән.

Кыз карчыкның чәчен тараган, ә анда чәч бөртеге саен алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар икән. Бу кыз, карчыкның башыннан ташларны алган, алтын-көмешне кесәсенә тутырган да тутырган. Шуннан соң карчык әйткән:

– Кызым, инде син биеп кара, биегәнеңне күрәсем килә, – дигән.

Кыз бии башлаган. Кыз биегән саен, аннан чылтыр-чылтыр алтын-көмеш коела башлаган. Соңыннан карчык кызны мунчага җибәргән:

– Карачы, кызым, мунчага салам салган идем, кипмәдеме икән? – дигән.

Кыз мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек мичкә тулы алтын-көмеш икән. Кыз алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутырган. "Үги кыз шулай итеп баеган икән",- дип уйлаган. Карчык кызга янә биергә кушкан. Кыз бии башлаган, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коелган.

Шулай итеп, карчык, бу кызны сынаган һәм әйткән:

– Бар, кызым, кайт инде, дигән. Әнә бу юлдан кайтырсың, – дигән, юл да күрсәткән. – Менә, кызым, бу кара сандыкны алып кит, – дигән.

– Өеңә кайтып җиткәч кенә ач, – дип кисәткән. Кыз авылларына кайткан. Этләр аны күргәннәр һәм:

– Баерга киткән кыз үлеп кайта бугай, һау-һау! – дигәннәр.

Абыйлары этләргә:

– Баерга киткән кыз баеп кайта, һау-һау, дип әйтегез! – дигән.

Кайткач, кыз кара сандыкны ачкан. Ә сандык эченнән бер кара елан чыккан.

Слова и выражения

  • ни күзе белән күрсен – что она видит
  • һәр чәч бөртеге алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асылташлар белән тулы – на каждой волосинке золото-серебро, жемчуг-корал, драгоценные камни
  • бернинди кыйммәтле ташлар коелмаган – не посыпался ни один драгоценный камень
  • салам салган идем, кипмәдеме икән – положила солому, не высохла ли
  • якынлашкан – приблизилась
  • көнләшкәннәр – завидовали
  • баетырга булганнар – решили обогатить
  • сынаган – испытала
  • кара елан – гадюка

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Үги кыз

Тест: Үги кыз

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG