Accessibility links

АКШ Вәкилләр пулаты Госманлы чорында әрмәннәргә карата геноцид булуын таныды


Госманлы чорында әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид гамәлен таныган һәм тискәре бәяләгән документны 405 конгрессменчы хуплаган, 11 кеше каршы төшкән.

Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу мондый резолюцияне кабул итүне хурлык дип атады. "Сәясәткә тарихны катыштырып эш итүчеләргә – хурлык. Бу документ Төркия хакимияте һәм халкы өчен бернинди дә мәгънәгә ия түгел, аның юридик көче юк", дип белдерде ул үзенең Twitter сәхифәсендә. Белдерүдә шулай ук резолюция АКШның, халыкара хокукларга, 1948 елда кабул ителгән геноцидны һәм аның өчен булган җәзаны кисәткән Конвенциягә каршы килә дип билгеләнгән.

Әрмәнстанның хакимият башлыгы үз чиратында АКШның бу тавыш бирүен тарихи дип атады. "Бу – тарихи гаделлек, хакыйкатькә таба кыю адым. Бу – геноцидтан исән калган миллионлаган әрмәннәр өчен күңел юанычы" дип язды.

Тарихчылар һәм дөньяның 20ләп иле Беренче дөнья сугышы вакытында госманлы төрекләрнең миллион ярым әрмәнне сөргенгә куу һәм үтерүне геноцид дип саный. Төрле мәгълүматларга караганда, 1915-1923 еллар арасында 1,5 млн әрмән үтерелгән. Төркия исә әрмәннәр госманлы хакимиятенең христианнарны юк итү сәясәте нәтиҗәсендә түгел, ә үзара сугышлар нәтиҗәсендә үлгән, дип кабатлый.

XS
SM
MD
LG