Татарстан мөселманнары диния идарәсенең шаригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат Мөбәрәков мөселманнар Һэллоуинны бәйрәм итмәскә тиеш дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” агентлыгына белдергән.
Мөбәрәков фикеренчә, бу бәйрәм гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килә һәм аны ниндидер иблис бәйрәме дип атарга була.
“Без (Һэллоуинга - ред) тискәре мөнәсәбәттә. Бу мәдәният ниндидер иблис бәйрәменә әверелде. Гомумән нормаль традицияләргә, гомумкешелек традицияләренә каршы килгән нәрсәләр — иблис традициясе”, ди Мөбәрәков.
Аның фикеренчә, мондый чаралар деградациягә һәм милләтнең юкка чыгуына китерә.