Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Сталин корбаннарын искә алучылар сәяси золымның дәвам итүен белдерде


Уфада сәяси золым корбаннарын искә алу җыены

Уфада сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды. “Кызганыч, ул фаҗигадән тиешле нәтиҗәләр ясалмаган. Чөнки ул чордагы кебек үк булмаса да, золым дәвам итә", ди элекке хөкемдар Радик Рәхмәтуллин.

30 октябрь - Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә узган бу чараларда шәхес шөһрәтеннән зыян күрүчеләрнең балалары, оныклары, туганнары һәм башкалар катнашты. Ике аерым җыен Уфадагы Октябрьнең 50 еллыгы паркындагы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янында узды.

Башта сәяси золым корбаннары оешмасы шәһәр хакимияте белән берлектә Уфаның сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янында чара уздырды. Анда өч дистәгә якын кеше катнашты.

Рөстәм Газизов
Рөстәм Газизов


Уфа шәһәр хакимияте башы урынбасары Рөстәм Газизов репрессияләр кагылмаган төбәкләр, гаиләләрнең булмавы турында сөйләде. Сәяси золым корбаннары балаларының һәм оныкларының авыр юллар узып та сынмавын билгеләде.

“Безнең төп бурыч – ул вакыйгаларны онытмау һәм киләчәктә ил тарихында шундый хәлләргә юл куймау”, диде башкала хакимияте җитәкчесе урынбасары. Аннан соң Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчете имамы Равил Мәмлиев мәрхүмнәр рухына дога кылды.

Равил Мәмлиев
Равил Мәмлиев



Чара сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Әлеге көн уңаеннан икенче чараны “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлеге уздырды. Бу чарага Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә килгән иде. Алар Башкортстандагы сәяси золым корбаннары исемлеге кергән “Хәтер китабы” томнары белән танышты, һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне һәйкәл янында “Исемнәрне кайтару” чарасы белән тәмамланды. Анда җыелучылар Уфада золым корбаны булган кешеләрнең исемлеген укыды.

Азатлык чараларда катнашкан берничә кешенең фикерләрен белеште.

Мәрьям Исхакова
Мәрьям Исхакова

Мәрьям Исхакова: “Иремнең әтисе Сабур Исхаков утызынчы елда кулга алынган. Ул укытучы булып эшләгән. Иремә ул чакта бер генә яшь, гаиләләрендә җиде бала була. Гаилә өчен бу бик авыр каза. Халык дошманы булгач, хәтта туганнары да йөз чөерә, чөнки барысы да үз гаиләләре өчен борчыла. Алар гаиләләре белән читкә чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Чиләбе өлкәсендәге Миәс шәһәренә китеп, фатирга кереп яши башлыйлар. Иремнең бу көнне монда чыкмый калганы юк иде, кызганыч, ул ике ел элек мәрхүм булды. Ул балаларга, оныкларга елый-елый сөйли иде. Мин монда улым белән килдем”.

Сәлиха Әхмәтшина
Сәлиха Әхмәтшина

Сәлиха Әхмәтшина: “Әниемнең әтисе халык дошманы дип кулга алынып, атып үтерелә. Әнием, әниемнең туганнары гомер буе бик кимсенеп яшәде. Халык дошманы балалары булу бик авыр йөк булган. Гомер буе интегеп, рәнҗеп яшәделәр. Әнием гомер буе йөрәгендә шул яра белән йөрде”.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Роберт Ярулланың туганы да репрессиягә эләккән һәм атып үтерелгән.

Роберт Ярулла
Роберт Ярулла

“Минем картәнинең энесе Хәкимҗан Гайнановны кулга алып Уфага җибәрәләр. Аны комиссия тикшереп, гаеп тапмый кире кайтара. Авылдагы актив аңа шикаять язып кабат кулга алдыруга ирешә. Шул китүеннән ике ай узгач, аны атып үтерәләр. Хәкимҗан авыл мәзине булган, динсез куштаннар бернинди гаепсез, шәригать кануннары белән яшәүче изге затның башына шулай җитәләр. Сәяси золым бүген дә дәвам итә. Мин моны икеләнми әйтәм. Тел, мәктәпләр мәсьәләсендә дә чагыла ул. Башкортстанда узган Татар диктанты чарасында да ул күренде. Безгә басым һаман бара, безне санга сукмаска тырышалар”, диде Роберт Ярулла.

Элекке хөкемдар Радик Рәхмәтуллин сәяси золымның бүген дә дәвам итүен белдерде.

Радик Рәхмәтуллин
Радик Рәхмәтуллин

“Кызганыч, ул трагедиядән тиешле нәтиҗәләр ясалмаган. Чөнки ул чордагы дәрәҗәдәге кебек үк булмаса да, золым кылулар дәвам итә. Мәйданга чыгып фикереңне белдерү репрессияләр, физик кимсетүләр, хәтта хөкем итүләр белән тәмамлана. Аеруча бу җәй андый вакыйгаларга бай булды. Болар хакимият утызынчы еллардагы золымнан нәтиҗәләр ясамаганын күрсәтә. Хакимият көч белән үз сәясәтен уздыруны дәвам итә, башка фикерләрне ишетергә теләми.

Бу көнне мин татар мәдәнияте, тел үсеше мәсьәләләре хакында да әйтер идем. Чирек гасыр элек, хәтта утыз ел элек тә Башкортстан татарларының проблемнары күтәрелә иде. Бүген дә алар чишелмәгән, шул килеш кала килә. Бу да золым. Татар проблемаларын ишетүче, чишүче күренми. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне шулай узганы белән генә түгел, бүгенгесе белән дә сагышлы көн”, диде элекке хөкемдар Рәхмәтуллин Азатлыкка.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG