Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җәмәгать күзәтү комиссиясе рәисе итеп Азат Гайнетдинов билгеләнде


Азат Гайнетдинов

Азат Гайнетдинов элекке тоткыннар өчен социаль тернәкләндерү үзәге оештыруы белән билгеле.

Татарстан җәмәгать күзәтү комиссиясе рәисе итеп Азат Гайнетдинов билгеләнде. Бу хакта комиссиянең оештыру җыелышында билгеле булды, дип яза Гайнетдинов Facebook битендә.

Шулай ук комиссия эшендә Казанның "Ярдәм" мәчетенең өч вәкиле катнашачак. Бу - Илдар Баязитов, Мәликә Гыйльметдинова, Илһам Исмәгыйлев. Моннан тыш, Гөлия Балафәндиева, Евгений Гаврилкин, Александр Дмитриев, Альберт Зарипов, Илнур Сатдинов, Наталья Тутаева һәм Тамара Трошина комиссия әгъзасы итеп билгеләнде.

Русия төбәкләрендә җәмәгать күзәтү комиссияләре 2008 елда оештырылды. Алар махсус укыту-тәрбияләү учреждениеләренә йөреп, аларның эшен тикшерә ала.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG