Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Коралга ябышырга чакырмыйм, әмма бу баланың хәлен аңлыйм"


Фәүзия Бәйрәмова

Байкал аръягындагы хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов турында Фәүзия Бәйрәмова белән сөйләштек.

Социаль челтәрләрдә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың Байкал аръягындагы хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдинов белән булган хәл турында язмасы таралды. "Татар җавабы" дип аталган язмасында ул сигез хезмәттәшен атып үтергән 20 яшьлек татар хәрбие белән сентябрь башында үзен яндырып үтергән 80 яшьлек удмурт галиме Альберт Разин гамәле арасындагы охшашлыкны тасвирлый.

“Рамил Шәмсетдинов сигез урыс хәрбиен атып үтерде. Җан тетрәндергеч бу ике вакыйга арасында уртаклык бар, бу – җавап, милләтләрне кимсетүгә, телне кисүгә, шәхесне изүгә каршы канлы җавап иде. Гасырларга сузылган шушы хурлыкны күтәрә алмыйча, удмурт кешесе үз-үзен үтерде, татар исә үзен мәсхәрәләүчеләрне юк итте. Үзенең намусын һәм гомерен ул бары тик шушы юл белән генә саклап кала иде…

Моннан берничә ел элек Чаллы шәһәрендә 80 яшьлек Мисбах карт, башындагы түбәтәен салмаган өчен мыскыл иткән һәм кабинетыннан өстерәп чыгарып ташлаган урыс врачын атып үтергән иде”, ди Бәйрәмова.

Азатлык бу хәлләр һәм әлеге язма турында Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмә корды.

— Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтергән бит. Алар арасында гаепсез кешеләр дә булырга мөмкин. Бу язмагыз аның гамәлен аклау буларак кабул ителмәсме?

— Мин ул егетне акламыйм, мин аны яклыйм. Чөнки ул шушы юлга барырга мәҗбүр булды, ул хәзер яклауга мохтаҗ. Ул шундый шартларга куелды. Ул үзенең намусын шулай итеп кенә яклап, саклап кала ала иде. Әле чыккан мәгълүматларга караганда, аны башы белән унитазга тыкканнар, битең белән чистарт дип. Ничек инде ир кеше шушы әйберләргә риза булып торсын? Ир дигән ир беркайчан да риза булмый. Бигрәк тә ул бит әле Себер татары. Себерләр алар аюны егып өйрәнгән егетләр. Алар андый мескеннәр түгел. Кешене мондый шартларга куярга ярамый. Ә бу илдә гасырлар буе кимсетү бара. Кеше сугым сарыгы кебек һаман-һаман сузылып ятмас.

Русиядә бүген иң куркыныч урыннар армия казармалары, төрмәләр һәм психик авырулар хастаханәләре


Көн туды исә, кургаш табутларда сөлектәй егетләрне кайтаралар. Анда үлгән, монда үлгән, кыйныйлар, гарип калдыралар. Ата-аналары елый-елый эзли, таба алмый. Һәр көн диярлек шундый хәл. Русиядә бүген иң куркыныч урыннар армия казармалары, төрмәләр һәм психик авырулар хастаханәләре. Анда коточкыч хәлләр. Анда кешеләрнең сөякләрен генә түгел, җаннарын сындыралар. Мин ул егетне яклыйм гына. Аның анасы юк, атасы авыру. Аның хәле бик авыр булачак. Аны йә төрмә көтә, йә психик авырулар хастаханәсе, йәки аны үтерергә мөмкиннәр, асылынып үлде дип әйтергә мөмкиннәр.

Коралга тотынучылар күп булырга мөмкин


Ул бала хәзер яклауга мохтаҗ. Мин бу язмамны шуңа күрә яздым. Чөнки бу очраклы хәл генә түгел, бу — нәтиҗә. Мин моның турында бик озак уйладым. Әгәр илбашлары, социологлар, психологлар, фәлсәфәчеләр, галимнәр, сәясәтчеләр бергә җыелып нәтиҗә ясамаса, милләтләр нигә болай коралга тотынды дип, коралга тотынучылар күп булырга мөмкин. Кыйнап үтерәләр дә, төреп ата-аналарына җибәрәләр. Беркем хисап бирми, беркемне хөкем итмиләр. Альберт Разин үзен яндырып үтергәч тә бернинди нәтиҗә, анализ ясалмады. Нигә сиксәнгә җиткән танылган галимнәр урам уртасында үзләрен яндыра башлады дип беркем уйланмады. Җан тетрәткеч нәрсә бит бу.

Егет чикне үтте, чикне үтүчеләр әле булачак дип уйлыйм


Ә монсы икенче вакыйга булды. Бу егет үзен үтерүгә бармады. Асылынып үлүчеләр дә күп армиядә кыйнау, көчләүләрдән соң. Армиядә ирләрне көчлиләр хәтта. Бу егет аларны үтерде. Ул бөтенесе өчен үч алды, эчендә кайнагандыр инде бик нык. Татар җавабы һәм үч алу булды. Егет чикне үтте, чикне үтүчеләр әле булачак дип уйлыйм.

Русиянең милли сәясәтендә ниндидер үзгәреш булмаса, милләтләргә карата шушы җәберләрен, каһәрләрен туктатмасалар, коралга тотынучылар бик күп булырга мөмкин. Без анализ ясаучылар гына. Без котыртучылар түгел, без — төртеп күрсәтүчеләр. Карагыз, гыйбрәт алыгыз, бәя бирегез, бу хәл кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк, безнең сүзләргә дә колак салыгыз дип әйтеп торучылар гына без.

Мин коралга ябышырга чакырмыйм, әмма бу баланың хәлен аңлыйм. Бөтен кеше дә үзен яндырып үтерә алмый, үзен дә башкаларны да үтерергә тиеш түгел кеше. XXI гасырда кешене андый шартларга куймагыз. Шундый шартларга куясыз икән, җавап, татар җавабы шундый булачак.

— Дини күзлектән караганда, бу гамәл хупланмый дип уйламыйсызмы?

— Мин акламыйм, мин яклыйм. Аны без якламасак, кем яклар? Дин андый үлемнәрне тыйса да, үзеңне җәберләгәннәргә җавап бирергә куша. Ул егет алардан үзен җәзалаган дәрәҗәдә берничек тә үч ала алмый иде. Кулына корал алып кырып салды. Моннан соң сак булырлар, гыйбрәт алсыннар. Башкалар да шушы юлга басачак, шуны әйтергә теләдем.

— Тәртип органнары бу язмагызны көч куллануга чакыру буларак гаепләр дип курыкмыйсызмы?

— Әйткәнемчә, мин коралга чакырмыйм, мин кисәтәм. Мин аны бик озак уйлап йөргәннән соң һәр сүзен уйлап яздым. Мин һич кенә дә котыртмыйм, мәҗбүр булачаклар дидем.

— Әйе, “80 яшьлек татар карты белән 20 яшьлек татар егете, соң чиктә корал тотып, үзләренең намусларын сакладылар, шулай итеп, алар гасырлар буе изелгән, рәнҗетелгән милләтебезнең дә абруен саклап калдылар. Әгәр Россия, заманында үзе басып алган, урыс булмаган халыкларга каршы дошмани сәясәтен үзгәртми икән, ул милләтләр, җир йөзендә исән калыр өчен, татар мисалын кабатларга мәҗбүр булачаклар, чөнки бу илдә исән калыр өчен башка юл юк”, дип язгансыз.

Без дә шундый җанварлар кебек почмакка, көрчеккә куып кертелгән хәлдә

— Әгәр башка юл булса, аны кулланган булыр идек. Мәхкәмәләр аша да көрәшеп карадык, ачлык та игълан иттек, пикетларга да чыктык, канун проектлары да тәкъдим иттек. Әмма юк, танк кебек өстебездән баралар. Телебезне бетерделәр, инде балаларыбызны шушы хәлгә куйдылар. Хәтта кечкенә генә кошчык та, үзенең өстенә ниндидер куркыныч ерткыч килә икән, ул аның өстенә очып-очып куна, үзенең үләсен белсә дә. Кош та үзенең нәселен саклый. Куян да бүре өстенә сикерә. Без дә шундый җанварлар кебек почмакка, көрчеккә куып кертелгән хәлдә. Татарны гына түгел, янып үлгән удмуртның да, чуашларның да, Русиядә урыс булмаган бөтен милләтләрнең хәле турында әйтәм. Аларны почмакка куып керттеләр. Менә хәзер кайберләре өсләренә сикерә, кайберләре бәлки гыйбрәт алырлар, милләтемә җиңеллек килер дип үзен яндырып үтерә. Моңа бер чик булырга тиеш. Яшь егетләр 80 яшьлек удмурт галиме кебек үзен яндырып үтермәячәк. Алар үзләрен саклау юлына басачаклар һәм дөрес эшлиләр дип уйлыйм мин. Мин дә үземне алай мыскыллатуга бармас идем.

— Әмма "дөрес эшлиләр" дип әйтүегез, ничектер хуплау кебек кабул ителә.

— Ә нишләсеннәр соң? Сез нинди юл тәкъдим итәсез? Кыйнап үтергәннәренме, асып куюларынмы, яткырып көчләгәннәренме? Башка юлы булса, шулай эшләсеннәр. Бүтән юллары юк бит, бөтенесе безнең үлем белән бетеп бара. Милләтне, телне, динне, шәхесләрне юк итәләр. Башка юлы булса, күрсәтсен Русия, үзенең басып алган халыкларына карата мәрхәмәтлелеген күрсәтсен.

фикерләр (23)

XS
SM
MD
LG