“Татарча диктант”ны оештыру югары дәрәҗәдә узсын өчен, узган елны да, быел да, Башкортстан хакимияте башлыгы белән язмача килештем. БДУ, БДПУ кебек уку йортларында диктант язарга мөмкинлек тудырылганы өчен рәхмәтлемен”, дип әйткән “Бизнес Online” хәбәрчесенә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэл Зиннәтуллин.
Ул шулай ук Башкортстан халыклары ассамблеясенең хатын Башкортстан хакимиятенең позициясе дип кабул итәргә ярамый дип билгеләгән. Зинәтуллин ассамблеяне милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуда, тынычлык саклауда роле югары һәм аның җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллинаны ике елга якын беләм дигән.
“Без аның белән Башкортстанда, Мәскәүдә узган төрле чараларда очрашабыз. Ул ярдәмчел һәм Башкортстанның татар оешмалары күпчелек сорауларны хәл итүдә булышлык күрсәтүе өчен аңа рәхмәтле”, ди Зиннәтуллин.
“Татарча диктант” чарасына карата хат рәвешендә фикер белдерүне Ранэл Зиннәтуллин аерым шәхесләрнең ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр активлашуын кабул итмәве белән аңлаткан.
“Башкорстанда Татарстан көннәре югары дәрәҗәдә узды. Берничә килешү имзаланды, ике республика уртак проектларны тормышка ашыра, Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров актив аралаша. Кемгәдер бу ошап бетми, күрәсең. Ассамблея хатында язылган төшенчәләр турында аңлатманы мин бирә алмыйм, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма минем фикеренчә, диктант чарасын уздыру административ чикләргә һәм Русиянең конституцион төзелешенә тәэсир итми. Ассамблеянең бу сорауга җавабы бардыр”, дигән ул.
Башкортстан халыклары ассамблеясе вәкилләре Татарстан ягынан диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенми эшләве Русия федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртибен яңадан карауга китерергә мөмкин дип Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Татарча диктант" оештыручыларның гамәлләренә
зарланып хат язган иде.