Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оппозиция – хакимият авыруы өчен дару"


Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:54 0:00

2 ноябрьдә Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг үтте. Сәгать ярымлап барган митингта “Дәшми тору сәяси рперессияләрне арттыруга уңайлы нигез әзерли”, “Хакимият алмашынырга һәм хакыйкатьне ишетә белергә тиеш”, “Мәскәү эше” – хакимиятнең легитимлыгы кризисы”, дигән фикерләр яңгырады.

Тинчурин бакчасында “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге оештырган митингта “Татарстанда сәяси репрессияләр булмасын”, “Фикерләр өчен утыртабыз. Мәскәү эше. ФБК эше”, “Бабайлар анекдот, әтиләр джинсы һәм “Америка авазы” өчен утырган, без үз фикерләребез һәм интернеттагы рәсемнәр өчен утырабыз. Безнең балаларыбыз нәрсә өчен утырачак? Сәяси репрессияләр булмасын”, “Киләсе тукталыш - ГУЛАГ”, дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

“Русиядә сәяси репрессияләр саны бер елда 50 процентка артты”

“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин митингны ачып җибәреп әлеге чараны сәяси репрессияләрдә корбан булган һәм зыян күргәннәрне искә алу, илдә яңа сәяси репрессияләргә каршы фикер белдерү, Русиядә кеше хокукларын бозмаугы таләп итү, сәяси мәхкәмә карарларын яңадан тикшерүне, ватандашларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләүне һәм журналистларны һөнәри эшчәнлекләре аркасында эзәрлекләүне туктатуны таләп итү максатыннан оештыруларын әйтте.

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

Зиннәтуллин сүзләренчә, бүген Русиядә сәяси репрессияләр көннән көн арта бара. Бер ел элек сәяси тоткын буларак төрмәдә утыручылар 200ләп булса, бүген андыйларның саны 300дән артык. Бары бер ел эчендә генә дә 50 процентка арткан.

Бу саннар бүген Русиянең нинди юлдан баруын бик яхшы күрсәтә

“Бу саннар бүген Русиянең нинди юлдан баруын бик яхшы күрсәтә. Элекке сәяси репрессияләргә карата сәси һәм юридик бәя әле дә бирелмәде. Медведев президент булганда ул моны эшләргә кирәк дип әйткән иде. Әмма дәүләт масштабында бу эшләнмәде", диде Зиннәтуллин.

"Шушы хәл хакимияткә бүген дә сәяси репрессияләрне дәвам итәргә нигез бирә. Шуңа күрә кешеләрне бары тик фикер белдергән өчен генә дә төрмәләргә утырталар. Бүген “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан сәяси репрессияләр дәвам итсен һәм артсын өчен барлык инструментлар да хәзерләнгән”, дип белдерде ул.

Зинәтуллин чыгышын "кешеләр үз фикерләрен әйтергә курыкмасыннар иде. Режим, халыкның үзеннән курыкмавын күрергә тиеш. Дәшми тору сәяси рперессияләрне арттыруга уңайлы нигез әзерли. Без курыкмаска, фикер белдерергә, үз хокукларыбызны таләп итәргә тиешбез", дип тәмамлады.

“Хакимият яхшымы, начармы ул алмашына торган булырга тиеш. Чөнки хакимият кешеләрне боза”

“Ачык Русия” хәрәкәтенең Татарстан бүлегенең элекке җитәкчесе, Русиядән китәргә мәҗбүр булган Илья Новиковның әнисе Илсөя Максутова, хакимият кешеләрне боза дигән фикер җиткерде.

Илсөя Максутова
Илсөя Максутова

“Шуңа күрә, хакимият нинди генә яхшы яисә начар булмасын, ул алмашына торган булырга тиеш. Хакимият хакыйкатьне ишетергә тиеш. Җаваплы булырга тиеш. Тәнкыйтьне кабул итәргә, аннан курыкмаска тиеш. Мин, оппозицияне хакимият авыруы өчен дару кебек дип саныйм. Шуңа күрә хакимиятне тәнкыйтьләүдән курыкмагыз. Мин сезне курыкмаска чакырам”, дип белдерде Максутова.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев исә, Русия җинаять кодексына кешелеккә каршы җинаять кылган, совет халыкларына карата геноцид алып баруны оештырган Сталин һәм аның хезмәттәшләрен хуплаучыларга каршы, җинаять җаваплылыгын күздә тоткан маддә өстәүне тәкъдим итте.

Мондый җаваплылык матбугатта, интернетта, телевидениедә Сталинны мактап телгә алганнарга, аның һәйкәлләрен урнаштыручыларга да кагылырга тиеш диде ул.

Антон Голубков
Антон Голубков

Казанда төзеләчәк чүп яндыру заводына каршы хәрәкәт активисты Антон Голубков, бүген Русиядә ил белән идарә итүче җинаятьчеләрне санап карасак, аларның саны репрессияләрдә һәлак булганнар саныннан артып китә, дип белдерде, һәм митингка килүчеләргә аларны бергәләп санарга тәкъдим итте һәм болар Путин, Медведев, Миңнеханов, Метшин дип саный башлады.

Митингка килүчеләр арасыннан Сечин, Шувалов, Ротенберг, Викселберг, Шойгу, 30 меңләп хөкемдар, Алина Кабаева дигән исемнәр, сүзләр ишетелде.

Голубков сүзләрен, безнең бары тик ике юлыбыз бар. Аның берсе - бирелү һәм систем тарафыннан тапталу. Икенче юлыбыз - көрәшү һәм җиңү, дип тәмамлады.

“Русиядә абсурд театры бара”

Митингка кулына бер сүз дә язылмаган ак кәгазь күтәреп чыккан активист Андрей Бояршинов бүген Русиядә абсурд театры бара диде.

Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

“Мәскәү эше”н тикшергәндә күзәтелгән сәяси репрессияләргә карата әйтер сүзем юк. Сәяси яктан караганда, “Мәскәү эше”, минемчә, хакимиятнең легитимлыгы кризисы. Татарстанда да шул ук кризис бар. Дәүләт шурасына депутатлар сайлаганда “Бердәм Русия” фиркасенең ничә процент тавыш алганын барыгыз да яхшы белә. Анда чынлыкта бернинди 72 процент та юк, ә ике мәртәбә азрак сан бар. 33-35 процент. Хакимият 10-20 процентка арттырып язып кына калмады, ә өстән үзләренең чынбарлыкта алган кадәрле тавышны өстәп куйдылар. Ягъни сайлауда фальсификация булды”, дип белдерде Бояршинов.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

“Русиядә тыныч люстрацияне эшләрбез дип уйлыйм”

Митингта төрле илләрнең элекке һәм хәзерге җитәкчеләре белән кызыклы чагыштыру китергән икенче бер активист Артур Гәрәев, сивил җәмгыять көчсез булган илләрдә сәяси репрессияләр барлыкка килә диде.

Артур Гәрәев
Артур Гәрәев

“Әйтик Италиядә Муссолини булганда, Германиядә Һитлер, Төньяк Кореяда Ким Чин Ир, Советлар берлегендә Сталин, Русиядә Путин булганда. Болар көчле илләрме? Боларда ватандашлар җәмгыяте көчсез һәм бу илләрдә сәяси репрессияләр була”, диде Гәрәев

Ул үз чыгышында Русиядә ни өчен сәяси репрессияләр баруын да аңлатып үтте.

“Чөнки 1991 елда Совет берлеге җимерелгәч люстрация булмады. Һәм КПСС әгъзалары хакимияттә калды. Табигый буларак, алар иске методлар белән идарә итәләр. Без алга таба Русиядә люстрация ясарбыз дип уйлыйм. Тыныч люстрация. Беркемне дә үтерергә кирәкми. Тыныч юллар белән ул түрәләрне хакимияттән алырга һәм алга таба мәхкәмәләргә тапшырырга. Гадел мәхкәмә аларның язмышын билгеләячәк. Бетте”, дип чыгышын тәмамлады Гәрәев.

Митинг барышында Казанда Хизб ут Тәхрир эше нигезендә кулга алынган 27 мөселман кешесенә карата да сәяси репрессияләр алып барыла, дигән фикер белән чыгыш ясаучылар да булды.

Шулай ук Алексей Навальныйның Казан штабы координаторы, 26 октябрьдә вафат булган Эльвира Дмитриева һәм Мәскәү Кремле янында атып үтерелгән Борис Немцов та телгә алынды, алар сәяси репрессия корбаннары булды, диелде.

Митингка җыелучыларЭльвира Дмитриева хөрмәтенә “Без сине онытмабыз”, дигән шигар кычкырды.

Тәртип саклаучылар игътибар белән күзәткән митинг сәгать ярымлап дәвам итте.

XS
SM
MD
LG