Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси золым корбаннарын искә алдылар


Казанда сәяси золым корбаннарын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

Казанның Ленин бакчасында сәяси репрессия корбаннарын чәчәкләр салып искә алдылар. Чарага килүчеләр Русиядә 1937 елгы репрессияләр кабатланырга мөмкин, моның өчен хакимиятнең барлык инструментлары да әзер дигән фикерләр җиткерде.

Русиянең күп кенә шәһәрләрендә булган кебек Казанда да 30 октябрь - сәяси золым корбаннарын искә алу көне төрле чаралар белән билгеләп үтелде.

"Яблоко" фиркасе активистлары һәм тарафдарлары бүгенге сәяси репрессияләргә каршы көндез ялгыз пикетлар уздырды, кичен исә шулар ук Казанның Ленин бакчасында сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салып корбаннарны искә алды.

40лап кеше катнашкан чәчәк салу чарасы алдыннан “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зинәтуллин Азатлыкка Совет берлегендә сәяси репрессияләрнең килеп чыгуына ике фактор этәргеч бирде дип белдерде.

Руслан Зинәтуллин
Руслан Зинәтуллин

“Аның беренчесе комунистлар идеологиясе булса, икенче фактор шушы идеологиягә каршы чыгучылар дип исәплим. Нәтиҗәдә большевиклар комунистлар идеологиясенә каршы булучыларны юкка чыгарырга теләде. Сталин чорында инде бу золым байларга гына түгел урта кулларга да барып җитте. Хакимият әлеге катлау халыкның үзенә каршы чыгуыннан курыкты һәм золымны тагын да арттырды", диде Зиннәтуллин.

Аның әйтүенчә, Русиядә хәзер барган вакыйгалар да нәкъ менә шушыннан килә. "Җәмгыятьнең бер өлеше хакимиятнең эшчәнлегеннән кәнәгать түгел һәм яхшы якка нинди дә булса үзгәрешләр булуын тели. Әмма

Хакимият теләсә кайсы үзгә фикерне үзенә каршы һөҗүм дип кабул итә


Чынбарлыкта күпчелек халык кешеләргә яшәргә комфортлы булган, кешеләргә хөрмәт булган, кешеләрнең хокуклары тәэмин ителгән ил төзергә тели”, ди Зинәтуллин.

Аның фикеренчә, бүген сәяси репрессияләр дәвам итеп кенә калмый, тагын да көчәя генә бара. Хәзер хакимият фикере белән килешмәгән өчен генә түгел, ә мемлар, репостлар өчен дә кешеләрне төрмәләргә утырталар ди ул.

Аның сүзләренчә, бүген сәяси репрессияләрне бетерү өчен, җәмгыятьнең үз фикерен курыкмыйча әйтүе бик мөһим.

Чәчәк салу
Чәчәк салу

“Кешеләр дәшмиләр һәм куркалар икән, репрессияләр өчен уңайлы мохит туа. Без барыбыз да куркырга мөмкинбез, әмма дәшмичә тормаска тиешбез. Чөнки тавыш-тын чыгармыйча торабыз икән, хакимият үз позицияләрен халык хуплый дип уйлый башлый. Хәзер акрын гына 37 елга таба барабыз кебек. Әлегә ул еллардагы кебек күпләп утыртмасалар да, нахакка төрмәләргә тыгу процессы инде бара”, дип белдерде ул.

Татарстанда сайлауларны күзәтүчеләр берләшмәсе координаторы урынбасары Азат Габделвәлиев тә 1937 еллардагы вакыйгалар кабатланыр өчен Русиядә барлык инструментлар да әзер дигән фикердә тора.

Азат Габделвәлиев
Азат Габделвәлиев

“Бу инструментлар бар һәм алар теләсә кайчан һәм теләсә кайсы масштабта кулланыла ала. Чөнки моның өчен кирәкле кануннар бар. Хакимият сүзеннән чыкмаган хөкемдарлар бар. Интернетта фикер белдергән өчен кешеләрне төрмәләргә утырту очраклары да бар”

Туганы сәяси репрессия корбаны булган Вера Гурицина сүзләренчә, кеше үз фикерен ирекле итеп әйтә алмый икән, ул вакытта илдә сәяси репрессия бар дигән сүз. Русиядә хәзер нәкъ менә шушы хәл күзәтелә.

Элина Левина да Русиядә хәзер репрессияләр бар, дип саный. Әлеге репрессияләр элеккеләреннән сан һәм сыйфат ягыннан гына үзгәрә. Мәгънәсе шул ук. Бу репрессияләр кайчан бетәр икән, золым бетсен өчен тагын күпме корбан бирергә кирәк, дип борчылуын җиткерде ул.

Сәяси золым корбаннарын искә алырга килгән Светлана Крылова, хәзер кешеләрне төрмәләргә утыртсалар да, әлегә атмыйлар. Әмма бар нәрсә дә кечкенәдән башлана. Бүген гаепсез кешеләрне төрмәгә утырталар икән, иртәгә алар белән нәрсә буласын кем белә. Шуңа күрә кешеләр мондый искә алуларга килергә тиешләр һәм сәяси золымнарны истә тотырга тиешләр дигән фикерен әйтте Крылова.

Сәяси репрессияләр корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк салу чарасы бер сәгатькә якын дәвам итте. Күпләр узган атнада вафат булган Казан активисты Эльвира Дмитриеваны искә алды, хакимият аңа карата басым ясамаган булса, бәлки аның гомере тагын да озынрак булыр иде, Эльвираны да сәяси золым корбаны дип карарга кирәк дигән фикерләр яңгырады.

30 октябрьдә репрессия корбаннарын искә алу җыеннары Уфада да узды һәм анда шундый ук фикерләр әйтелде.

2011 елда бастырылган "Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, Татарстанда ким дигәндә 54 мең 500 кеше сәяси репрессия корбаны булып исәпләнә. Боларның 9366сы Казаннан, ә 3657се хатын-кызлар. Татарстанда репрессияләнгән кешеләрнең ким дигәндә 5687се атып үтерелә. Күпләренең әле дә кайда һәм ничек юкка чыгуы билгеле түгел.

фикерләр

XS
SM
MD
LG