Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Донбасста тыныч халык арасында үтерелгәннәр 3,3 меңнән артып киткән


Украина президенты Владимир Зеленский Донбасстагы фронт сызыгында, 14 октябрь 2019
Украина президенты Владимир Зеленский Донбасстагы фронт сызыгында, 14 октябрь 2019

2014 елның языннан бирле Донбасста 3330дан артык хәрби булмаган кеше һәлак булган. Бу турыда БМО мәгълүматларында языла.

БМО белдерүенчә, 9 меңләп кеше яраланган, 1 млн 300 меңләп кеше Украинаның башка урыннарына күченеп киткән.

Оешма шулай ук Донбасстагы низаг нәтиҗәсендә 427 чакрымлы каршылык линиясе барлыкка килүе һәм шуның аркасында кешеләрнең төп хезмәтләрдән киселүе турында белдерә. БМО мәгълүматларына караганда, 3,5 млн кеше хәзер ярдәмгә мохтаҗ.

XS
SM
MD
LG