Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айсылу Хафизова: "Бал корты турында кино төшерәбез икән, ул түбәтәйле булсын"


Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

Айсылу Хафизова – журналист һәм сценарист. "Идел" журналы мөхәррире булып ике ел эшләгәннән соң, бу елның җәендә вазифасыннан китте. Айсылу Азатлыкка эштән китү сәбәпләре, "Татмедиа"ның сүз иреген кысуы, татар киносы эшли алырлык сценаристларны тәрбияләү, яңа буынның миллилеге хакында сөйләде.

— Айсылу, сез – тәҗрибәле журналист, федераль каналларда эшләгән кеше. "Идел" журналының урыс бүлегенә мөхәррир итеп чакыруны ничек кабул иттегез? Бу сезнең өчен яңа баскыч идеме, әллә киресенчәме?

— "Идел"гә килгәнче мин аннан да авыррак, катлаулырак эшләрдә эшләдем. 19 яшемдә "Эфир" каналында "Адымнар" исемле беренче татар тапшыруы булдырган идем. Бу исемне мин уйлап таптым һәм хәзер дә әлеге тапшыруны күргәч, баламны күргән кебек сөенәм. Аннары "Оазис" мөселман яшьләре журналында мөхәррир булып эшләдем. Мәскәүдә "Россия" каналында "Мөселманнар" тапшыруында эшләгәндә, командировкаларда мине төркем җитәкчесе итеп куялар иде, син бөтен әйбергә җаваплы – транспорт, акча, юридик мәсьәләләр. Ә төбәкләрдә федералларны күрә алмыйлар, кеше бик ачулы, шуңа күрә бу катлаулы эш иде.

Бу конвейер системы гарип корылган, ул кешедә иҗади башлангычны җимерә, эшләргә теләкне үтерә

Аннары Казанга кайткач, ике ел "Татар-информ"да эшләдем, татар мәдәнияте темасына ныграк кереп киттем. Кызганычка, "Татар-информ"да хезмәт хаклары бик түбән иде, аны алыр өчен бик күп эшләргә кирәк, көненә егермешәр материал язган көннәр дә булды. Көне-төне эшлисең, ә әҗере юк диярлек. Түләүдән ары башка мотивация да булырга тиеш бит. Бу конвейер системы гарип корылган, ул кешедә иҗади башлангычны җимерә, эшләргә теләкне үтерә.

“Идел”дә эшләргә тәкъдим ителде. Аның заманында нинди шәп, кәттә урын икәнлеге истә, бик сөенеп бардым. Минем өчен бу "Татар-информ"нан качу булды. Ләкин "Идел"гә килгәч мин проблем "Татар-информ"да түгел икәнлеген аңладым. Эш гомумән "Татмедиа" системында.

Күптән түгел генә интернеттта бер материал күрдем, "Татмедиа"да тикшерү булган, имеш, җитәкчелек гади хезмәткәрләргә караганда ун мәртәбә күбрәк хезмәт хакы алган, дип яздылар. Минем белүемчә, "Идел" журналында офис-менеджер 16 мең сум ала иде, ләкин ул бухгалтерияны да алып бара, шалтыратуларга да җавап бирә, офисны да карап тора, оештыру эшләре аңа өелгән. Менә сиңа 16 мең сум, теләсәң нишлә. Мөхәррир урынбасарына нибары 20 мең сум гына түләнде. Бу кеше журналны чыгару эше белән җитәкчелек итәргә тиеш. Нинди профессионал бу акчага эшләсен?! Шул сәбәптән ике ел эчендә өч кеше алышынды. Баш мөхәррирнең хезмәт хакы 35 мең сум иде. Башта минем өчен бу "Татар-информ"нан соң шаккаткыч күп акча булып күренгән иде. Ләкин мин алып барган эш бу акчадан ун тапкырга күбрәк иде.

Филиалның мөдире ​Радик Сабиров ике вазифаны алып бара. Ул, "Идел" журналының мөдире булудан тыш, татар версиясенең баш мөхәррире дә иде. Аңлыйм, оптимальләштерү, акча кирәк һәм башкалар. Мөдирлек – ул менеджер эше, журналны сату, яздыру, документлар, хезмәткәрләрнең эшен оештыру белән шөгыльләнү. Ә баш мөхәррир журналның эчтәлеге турында уйларга тиеш, язылу, әбүнәчеләр кайгысы аның проблемы түгел. Аннары мөдирнең шактый гына астыртын эшләре дә күренгәли башлады. Сөйләсәм, күпкә китәр...

Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

Журналга язылу да сәер оештырыла – район җитәкчелегенә мөрәҗәгатъ итәләр, главалар эткә сөяк ыргыткан шикелле аларга күпмедер акча "ташлый" һәм алар шул акчага яздыру ясый. Журнал үзе беркемгә кирәкми. Ә ул бит шундый көчле, дәрәҗәле журнал иде!

Журналның интернет сәхифәсе "үле" иде, актив эшләдек һәм нәтиҗәдә ул да, социаль челтәрләр дә җанланды. Беренче елны редакциядә куна-төнә эшләдем, проектны тартып чыгарырга теләдем. Бераздан беренче нәтиҗәләр дә күренә башлады, әмма журналны үстерергә, PR кампаниялар ясатырга мөдир акча бирмәде. Нинди генә тәкъдим белән кермә, тыңламый да – акча юк дип җаваплый.

— Сезнең мәдәният министры белән проблем чыккан дигән сүзләр дә йөрде, Дөнья татар яшьләре форумы активистлары белән дә уртак тел таба алмагансыз.

— Журналда мөхәррир булып эшләгәндә Татарстанның мәдәният министры итеп Ирада Әюпова билгеләнде. Баштарак әңгәмәләрен укып, "Менә, нинди алдынгы фикерле, шәп яшь министр!" дип илһамландым. 2019 елның гыйнвар номерын "Сәнгать һәм фейк" дип атап эшләдем. Анда Миләүшә Хәбетдинованың "Әлиф", "Шамаил" спектакльләре турында, TatCultLub проекты кысаларында куелган спектакльләр турында материаллар керде. Бу тамашаларны мин дә карадым, ошамады. Ничек шундый әйберне тамашачыга күрсәтергә була дип саныйм. Хәбетдинова, аргументлар китереп, шәп материал язды. Башка автор – Татьяна Мамаева үтенүем буенча рәсем сәнгате турында материалын биргән иде – очсыз ясалма әйберләрне оригиналь сәнгать дип күрсәтергә маташалар дип язган иде ул, үзе – яхшы һәвәскәр дәрәҗәсендәге белгеч иде. Үзем Татарстан киносы турында материал яздым, бик йөрәктән уздырылып язылган язма килеп чыкты. Мин бу мәкаләдәге татар киносын булдыру тәкъдимнәремне укыгач, бәлки, министрның бу хакта сөйләшергә дә теләге уяныр дип уйладым. Мин hаман бер үк әйбергә гаҗәпләнәм: нигә бездә кино өлкәсендә белемле кешеләрне туплый алмыйлар? Яңа министр бу номерны укыр да, киләсе номерга интервью бирер дип исәпләгән идем. Министрдан рәсми рәвештә әңгәмә сораган идем, шул санда күтәрелгән сорауларга җаваплар бирелергә мөмкин иде. Тик минем үтенечкә җавап булмады.

Соңыннан беленде – Ирада Әюпова ​"Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьминга шалтыраткан, эшемнән алуны таләп иткән. Өстәвенә, ел саен Татарстан китапханәләренә Мәдәният министрлыгы яздыра торган 500 данә журналга абүнә дә туктатылган булып чыкты. Болар барысы да шушы гыйнвар номеры аркасында. Бу – нормаль җитәкчеме? Әлбәттә, бастырыр алдыннан номерны җитәкчеләр даими рәвештә карап укып чыгарга тиеш. Мин бу санны, күңелем сизеп, икесенә дә – Сабировка да, Кузьминга да күрсәткән идем, ләкин соңыннан мин генә гаепле булып калдым. Низаг бик түбәнсеткеч булды.

— Ә Тәбрис Яруллин белән нинди сүзгә килдегез?

TatCultLab проектына дистәләгән миллион сум акча бирелгән. Бу акчага бернигә яраксыз әйберләр эшләнде

Тәбрис Яруллин Хәбетдинова материалында үзенең кечкенә улының фотосы "рәссам-пенисистлар" сүзе каршында куелганын күрде. Бу, әлбәттә, махсус эшләнмәгән, верстка вакытында шулай килеп чыккан. Тәбрис моны канун боза дип мәхкәмә белән янады. Канун моны тыймый, бала җәмәгать урынында утыра, фото шуннан ясалган. Шулай да бу очракны миңа бәйләнергә сәбәп кенә дип саныйм, чөнки материал TatCultLab-ка каршы язылган, ә Тәбрис шушы проектка грант алучылар командасында иде дип ишеттем. TatCultLab проектына дистәләгән миллион сум акча бирелгән, имеш, бу салым түләүчеләр акчасы булмыйча, нинди акчалар соң? Минемчә, бернигә яраксыз әйберләр эшләнде бу акчага. Мәкалә башында шул фикерне язып чыккан идем.

Шунысы күңелсез: Тәбрис посты астында шундый пычрак комментлар китте – шаккаткыч! Шулкадәр агрессив, белемсез, кыргыйларча язулар күп булды – куркыныч күренеш.

— Журналдан китү турында карарны үзегез кабул иттегезме?

— Февральдә журналны нейтраль темага – медицинага багышлап ясадык. Тышлыкка пластик хирургның фотосын куйган идек. "Татмедиа" җитәкчелеге сорый – тышлыкта чыккан өчен ул кеше күпме түләде? Аны танылган хирург икәнен аңлаттым, аңа "Идел"дә реклам кирәкми бит югыйсә! Ләкин җитәкчелекнең үз туксаны туксан: "Түләргә тиеш!" Әле тышлык өчен акча алып, үз кесәсенә салган дип тә чыгардылар. Боларны ишеткәч, бу кадәр ахмаклыкка, гаделсезлеккә түзеп тора алмадым, гарьләндем. Февральдә мин башка эш эзли башладым.

— Дәүләт акчасына чыгарыла торган матбугат чаралары бәйсез була алмый. Мондый тыкшыну, өстән күрсәтеп эшләтү Татарстанда гынамы?

— Юк, Татарстанда гына түгел.

— Бәләбәйдә, мәсәлән, “Бәләбәй хәбәрләре” газеты ябылу алдында калды, моның бер сәбәбе дип газетның иң яхшы битләрен дәүләтнең рәсми материалларына бирүне атадылар.

Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

— "Татмедиа" – дәүләт структурасы, аның бөтен басмалары чынлыкта дәүләт заказы пиарчылары ролен үти. Шуңа күрә бу материал кызык була алмый. Укучы ахмак түгел. Шуңа күрә дәүләт басмаларына бик аз кеше языла. Безнекеләр бит бөтен әйберне шул килеш кабул итә, аларны эштән җибәрмәсеннәр өчен, алар тырыша-тырыша кушканны да, кушмаганны да үти башлый... Тышлыкта – хирург һәм алар мине акча алган дип уйлый икән, курку дәрәҗәсен аңларга була. Шуңа бернинди креатив та юк, шуңа күрә "Татмедиа" басмаларына тере язылу юк диярлек. 90-нчы елларда язылучылар саны егерме мәртәбә күбрәк иде. Тик ул вакытта интернет та юк иде, әлбәттә.

Мәскәүдә дә шулай ук. Дәүләт, идеология белән бәйле бөтен әйбер кешеләрдә ышаныч тудырмый. Хәзер бөтен нәрсә интернетта. 1990нчы еллар, Совет берлеге вакытындагы кебек мәгълүмат ачлыгы юк. Социаль челтәрләр аудиториянең бер өлешен тартып алды. Ләкин журналистика мәгълүматның дөреслегенә, аның тикшерелгән булуына гарантия бирә. Интернетта исә теләсә-нәрсә язырга мөмкиннәр.

Цензурага килгәндә, мин Мәскәүдә "Россия" каналында "Мөселманнар" тапшыруында эшләп алдым. Анда, мәсәлән, урыс мөселманнары темасын яктыртырга ярамый иде. Бу тыелган.

Мәскәүдә шовинистлык дәрәҗәсе чиктән ашкан

Тагын бер очрак: сюжет ясаганда, балалар Шәйхи Маннурның "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бер" шигырен кадрда күмәкләп әйтәләр. Моны урысчага тәрҗемә итеп диктор укый. Мин шигырьне урысчага тәрҗемә иттем, дикторга бирәм, ә ул шигырь юлларын алыштыра! Башта "урысча бел", аннары гына "татарча бел" дип укый. Мин кереп киттем мөхәрриргә, тавыш яздыручыга, миңа туры бәреп әйттеләр: "Без Русиядә яшибез, монда урыс теле баш!" Ягъни, Мәскәүдә шовинистлык дәрәҗәсе чиктән ашкан.

— Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта, яки киләчәктә федераль каналда татар телендә тапшыру чыгару – була торган эшме?

— Юк, якын да килерлек түгел. “Мөселманнар” тапшыруын яптылар. Кая инде татарлар турында яки татарча тапшыру чыгару? Шулай да бераз үзгәреш бар. Карен Шахназаров Владимир Соловьев програмында татарлар турында “бик әйбәт милләт, татарларны яратам” дип сөйләде. Элек татарлар турында федераль каналларда сөйләми иделәр. Гомумән федераль каналларда татар дигән милләт юк иде.

— Совет берлеге вакытында сеткага татар телендә спектакльләр дә эләгә иде.

— Бу инде халыклар дуслыгы кысаларында, үзбәк, казакъ һәм башка халыклар белән беррәттән генә күрсәтелде.

— Татарлар үзләре акча түләп чыгарса гынадыр...

— Әйе, кемгәдер ул акча ягыннан файдалы булуын аңласа, шул вакытта гына булырга мөмкин.

— "Идел" 30 ел элек яшьләр рупоры буларак барлыкка килгән иде. Хәзер яшьләр интернетта. Журналны чыгаруның мәгънәсе дә беткәндер, бәлки?

Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

— Басма матбугат иртәме-соңмы барыбер элитар, кыйммәтле продукт рәтенә күчәчәк. Бөтен кеше яздыра торган түгел. Әлбәттә, ул кыйммәтрәк торырга тиеш, һәм кеше түләгән акчасы дәрәҗәсендә кыйммәткә ия булган мәгълүмат алырга тиеш. Бу гомумән яңа концепт булырга тиеш. Яшьләргә кызык түгел дия алмыйм. Минем кызым аны укымады, әмма безгә редакциягә эшкә килгән студентлар бик кызыксынып, башыннан-ахырына кадәр укыды. Яшьләр дә бик теләп язалар иде. "Идел"нең бүгенге дәрәҗәдә калуын мин эшләп бетермәү генә дип саныйм. Аның белән шөгыльләнергә теләкләре юк, ул инде үзгәрмәс дәрәҗәдә катып калган. Җаваплы кешеләрнең журналда гамьнәре юк. Аларга этәргеч юк, аларның эшләре болай да әйбәт бара. Киресенчә, матбугат чараларын бер-берсенә кушып, оптимальләштерү, артып калган акчаны үзләренә күбрәк ошаган басмага бирү яклылар.

— "Идел"дән киткәч, сез сценарийлар язарга өйрәтүче курслар башлап җибәрдегез. Казанда мондый курслар юк диярлек. Сез моңарчы кая да булса эшләгән булсагыз, хәзер үзегезгә эшлисез. Эш башлау куркытмадымы?

— Юк, чөнки, гомергә әле кая да булса эшләп, әле үземә эшләп, шушы ике халәт арасында яшәдем. Бу онлайн-курслар минем беренче тәҗрибәм түгел, Мәскәүдән кайткач, мин монда ул вакытта бер исеме танылган сценарист остаханәсен ачкан идем. Казанда сценаристларны бераз укытырга, төзәтергә кирәк дип уйладым.

— Татарлар арасыннан укучыларыгыз бар идеме?

Татарга белем кирәкми, татарга ашау да җыр булсын

— Нәкъ шуны әйтергә телим – бер татар кешесе дә килмәде! Эчтән генә теләп тордым: татар кешесе, кил инде, без сине өйрәтербез, татар фильмнары өчен сценарийлар язарсың! Ләкин татарларга белем кирәкми, татарларга ашау да җыр булсын, бүтән бернәрсә кирәкми. Без әлегә менә шушындый дәрәҗәдә көн күрәбез. Бу мине эчемнән шулкадәр кимсетә, рәнҗетә! Яһүдләр бик күп иде. Алар укуның бәясен белә, белемне кемнән алсалар да аларга барыбер.

Хәзер оештырган курсларыма да кешеләр Русия төбәкләреннән язылалар. Араларында татар фамилияләре дә бар, шунсына бик сөенәм!

— Чынлыкта хәзер Русиядә сценарий язарга өйрәнергә теләүчеләр күп. Дистәләгән курслар эшли, кино мәктәпләре. Моны нәрсә белән аңлатыр идегез? Татарстанда гына түгел, Русиядә дә кино җитештерү бик алга китмәгән кебек тоела, һәрхәлдә, кинотеатрларга барып җитә торган Русия фильмнарын бер үк кешеләр кино фонды акчасына төшерә, бәйсез коммерцияле кино бик күренми...

— Юк, алай түгел. Хәзер кино индустриясе бик үзгәрде. Мин 1999 елда ВГИК тәмамлаганда кино индустриясе аякка басып кына килә иде. Сериаллар юк. Берни юк иде. Проектларга дәүләт акчасы бирүнең күптәнге бер системы бар иде, кино акча эшләү ысулына әверелә барган, кино менеджерлары чыга гына башлаган вакыт. Интернет юк. ВГИКтан, кайнап торган тормыштан кайтасың, ә монда мохит юк. Бушлык. Һөнәр нигезендә аралашырга да кеше юк, дөньядан аерылган. Ә иҗат кешесе мохиттән башка яши алмый, иҗади осталыкны берүзең генә югары дәрәҗәдә тота алмыйсың.

Әйткәнемчә, 2005 елда бу инде бөтенләй икенче индустрия. Ә хәзер альтернатив вариантлар барлыкка килде. Мин шартлы рәвештә өчкә бүләм: беренчесе – дәүләт күп акчалар биреп эшләткән зур, матур фильмнар, икенчесе – төрле каналларда бара торган сериаллар, ә хәзер бәйсез мәйдан килеп чыкты – web платформалар. Анда сериаллар чыга. Нинди продукт булса да, кулланучыга карап чыгарыла. Хәзер мегаполисларда метро, анда йөрү озак, кешенең укыйсы килми, алар 5-10 минутлык кыска видеолар карый. Эшкә барган арада 1-3 серия карап аласың. Сатылуы якынча матбугат чараларыныкы кебек үк, реклам куела, шул хисапка әле алар яши. Шунда сценаристлар кирәк. Кино базарының төзелешен менә күрсәтеп бирдем. Шуның белән аңлатыладыр да.

— Татар киносы өчен сценаристларны аерым әзерләргә кирәк, дөрес аңладыммы?

Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

— Әйе, аерым әзерләргә кирәк, Татарстанда кино индустриясен үстерергә кирәк. Дәүләт, акча биреп, татар фильмнары эшләтергә тиеш. Ассызыклап әйтәм – татар киносы, татар фильмнары. Альбина Нафыйкова эшләгәнчә "төбәк киносы, Татарстан киносы" дип түгел. Дәүләт акчасына татар тарихы, татарның бүгенге тормышы турында фильмнар төшерелергә тиеш. Безнең милли мәдәниятне үзендә туплап, саклап калдырырга мөмкинлек бирә торган фильмнар. Татар телендә, татар музыкасы кулланып. Шушы әйберне җитәкчелек күрми, игътибардан ычкындыра. Нигә без татар киносы эшләмибез? Кино аша без татар мәдәниятен таныта алабыз. Театрны каядыр алып бару кыйммәткә төшә, ә кино җиңел генә төрле илләргә, төбәкләргә барып җитә ала.

— Яхшы кино төшерер өчен өч әйбер кирәк, диләр: сценарий, сценарий һәм сценарий. Димәк, татарларга да сценаристлардан башларга кирәк?

Бездәге сценаристлар талантлы, кызык әйберләр уйлап чыгаралар, ләкин кино өчен яза белмиләр

— Сценаристлар бар, ләкин аларны укытырга кирәк. Без ТНВ каналы өчен "Рәхәт яшибез!" дигән ситком яздык. Мин мөхәррир булдым, вазифам – сценарийларны төзәтү белән беррәттән авторларны җәлеп итү. Шуны әйтәсем килә: бездәге сценаристлар форматны белми, драматургия белән эшләү культурасы юк. Алар талантлы, кызык әйберләр уйлап чыгаралар, ләкин кино өчен яза белмиләр. Әлбәттә, Татарстанның Кинематографистлар берлеге татар сценаристлары өчен ниндидер өйрәтү курслары оештыра алыр иде. Ләкин берлеккә бу кирәкми, ул иҗтимагый оешма. Ә мәдәният министрлыгы мондый курсларга заказ бирми. Бу минкультка кирәк чынлыкта, ә ул уйлап та бирми.

— Аңлавымча, ТНВга сериал язарга килгән сценаристлар – безнең татар киносын тудырачак, бүген татар телендә, милли татар киносын эшли башлаячак кешеләр.

— Алар моны булдыра ала, тик монда әле тагын продюсер кулы, редактор кулы кирәк. Бездә бит әле кинога да мөхәррир кирәк икәнен белмиләр дә. Ул текстны төзәтеп утыра торган мөхәррир түгел, ә фильмдагы драматургияне тиешле дәрәҗәгә җиткерергә булышучы. Финалын, уртасы нинди, диалоглар. Моны киноредактор эшли. Бездә бу һөнәрнең барлыгын да белмиләр. Ситкомда беренче тапкыр режиссер Илдар Ягъфәров ситкомның продюсеры Айрат Сибагатуллин колагына әйтә торгач, редактор кирәк икәнен аңладылар. Шуңа күрә бу эшкә мине чакырырга булдылар. Ситкомның икенче сезонына яңа авторлар китерер өчен мин өйрәтүче вебинарлар да үткәргән идем, авторлар белән эшли дә башлаган идек. Ситком төшерүче режиссер Алмаз Әкбәровның эшли белмәгәненә түзә алмыйча бу проекттан баш тартырга мәҗбүр булдым. Ләкин эшемне бетереп киттем. Кызганыч, мине мөхәррир итеп титрга язмаганнар да. Күрәсең, Айрат Сибагатуллин минем туры әйтүемне кичерә алмаган.

— Татарлар үз киносын булдырырга соңга калган кебек түгелме? Союздаш республикалар булдыра, алар күп төшерә, Казакъстан, Үзбәкстан, аларда СССРдан калган базалар бар. Ә Татарстанда совет вакытында да булмаган, хәзер тигез җирдән башларга кирәк. Сыйфатлы, чын кино төшерү бик кыйммәт, акчасы кайтмаска да мөмкин.

— Алай димәс идем. Казанда яхшы техника бар. Кеше кулында профессиональ кино төшерә торган алты Red камерасы бар. Төшерү җиһазлары бар, кадрлар бар, бар әйбер дә бар. Бездә шушыларны оештырып эшләүче җитәкче юк һәм финанслау системы юк. Татар кинопроектларын максатчан финанслау системы юк. Өстән килә торган әйбер булса, кадрлар да табылыр иде, Мәскәүдән белгечләр чакырып була, алар кыйммәт тә алмыйча, татар фильмнары өчен эшләп алырлар. Кинода татарлар бик күп эшли. Кадрлар белән проблем юк, баш белән проблем бар.

— Бәлки, бу бик субъектив караштыр. Безнең үсеш алган, кешегә күрсәтерлек сәнгать өлкәләрендә, һичшиксез, абруйга ия булган, уңышлы, бөтен кеше ихтирам итә торган бер шәхес була. Театрда – Фәрит Бикчәнтәев. Шигърияттә – Йолдыз Миннуллина. Эстрадада – Салават, яңа татар музыкасында – Зуля Камалова. Кинода юк, прозада да юк, драматургиядә бар микән – белмим. Бу өлкә үсеп, лидер килеп чыгамы, әллә башта лидер барлыкка килеп, аның артыннан, аңа тигезләнеп, бу өлкә, сәнгать төре үсәме? Бу турыда уйлаганыгыз булмадымы?

— Юк.

— Кинода шундый шәхес булмавы турында берничә кешедән укыганым да булды, хәтта "бәлки кемдер үзен корбан итәргә дә тиештер" диделәр.

— Үзен корбан итәргә, Данко булырга...

— Әйе.

— Әдәбиятта ни өчен аерым-ачык, күренеп торган шәхес булмавын аңлатам. Бездә әдәби базар чынлыкта ул тулып ашкан, артык күп. Татар телле әдәбият. Татар язучылары күп, китаплар күп чыга. Әдәбият продуктына кытлык юк, әмма фикер әз. Ниндидер ачыш булырлык, кабынып киткән "йолдыз" юк. Ә ул була да алмый. Татар милләте кризис кичерә. Бөтен җирдә дә жанр кризисы. Совет вакытын искә төшереп, күңелдән кичереп язулар булды, үзгәртеп кору чорын татарлар гомумән кагылмыйча узып китте, ул турыда берни булмады, Зөлфәт Хәким генә үз иҗатында нәрсәдер чагылдырды. Ә татарлар гомумән 90-нчы елларны күрми үтеп китте, әдәбиятта да, бөтен җирдә. Бик гаҗәеп бу.

Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

Ә мин аңлатам хәзер: 90-нчы еллар үзенең субкультурасы белән – ул шәһәр мохите, ә татар телле язучылар, матбугат чаралары авылларда. "90-нчы еллар" дип аталучы дәвер авылда гомумән булмаган да.

Совет вакытында ислам авылларда сакланган. Ислам белән бергә рухият тә, миллилек тә. Бабайлар, әбиләр саклап килгән моны, телнең дә исән калуы аларга бәйле. Ә җәмгыятьтәге процесслар авылга һәрвакыт соңрак барып җитә, бу нормаль күренеш. Үзгәртеп кору чоры булды, шәһәрдә мөселманнар туплана башлады, яулыклы кызлар килеп чыкты нәкъ менә шәһәрдә, авылда түгел. Ә Совет вакыты инерция белән авылга килеп җитте. Һәм рухият авылда җимерелә башлады. Ә хәзер рухият – шәһәрдә. Авылда – эчкечелек һәм бозыклык. Авыл инде рухият, дин, тел, мәдәният учагы булулдан туктады. Шуңа күрә авыл менталитетын йөртүче кешеләр буларак, татар язучылары хәзер әдәбиятка бер нәрсә дә тәкъдим итә алмый. Шуңа күрә шәһәр мәдәнияте үсеше бара. Йолдыз Миңнуллина, Зуля Камалова, Эльмир Низамов, Туфан Имаметдинов – болар шәһәр мәдәнияте күренеше.

Ә кино ул коллектив хезмәт, анда лидер була алмый. Сценарист, режиссер лидер була алмый.

— Тарковский, мәсәлән... Ул үзе артыннан ияртүче дә булмаска мөмкин, тик ул – авторитет, эталон.

— Тарковский... Совет кино индустриясе булган, аның нәрсәгәдер каршы куелырга мөмкинлеге булган. Ә монда, Татарстанда, син киләсең дә - таянырга әйбер юк.

Айсылу Хафизова
Айсылу Хафизова

Фәрит Бикчәнтәев турында шуны әйтәсем килә – ул драматург тәрбияли торган режиссер. Фәрит булмаса, Илгиз Зәйни дә булмас иде. Ул үзенә драматург тәрбияләде. Фәриткә кадәр Марсель абый Сәлимҗанов шулай эшли иде – минемчә, Марсель абый булмаса, Туфан Миңнуллин кебек зур драматургыбыз булмас иде. Фәрит Бикчәнтәев хәзер Татарстанда автордан драматург ясаучы бердәнбер режиссер. Аңа чи пьесалар китерәләр. Идеясе ошый икән, ул спектакльнең драматургиясе өстендә эшли. Режиссер драматургияне эшләргә тиеш түгел, режиссер интерпретация ясаучы, ул әзер драматургияне күрә дә сәхнәдә аны китерә, күрсәтә. Ә Фәрит автор өчен пьесаны язып бетерә, формалаштыра, ул авторларның берсе. Соңгы куйган әйберләрендә бу ачык күренә. "Исәнме сез?" һәм "Килмешәк"не карасаң, пьеса белән спектакль – икесе ике продукт. Моны бөтен кеше белә. Бикчәнтәев кулларына эләгү – бу минем өчен җитә алмаслык хыял. Ул минем берәр пьесамны куйсын иде дип хыялланам.

— Димәк, татарларга татар киносы булдырыр өчен иң элек продюсер кирәк?

— Продюсер кирәк. Безнең Татарстанда бер бик шәп кинопродюсер бар, кино менеджеры, искиткеч, аңа режиссер булып кино төшерергә һич кирәкми. Беркем булдыра алмаганны ул эшли ала, мәсәәлән, фильмнарны Русия прокатына чыгара ала, продукцияне сата ала. Мин кино проекты эшләсәм, Алексей Барыкинны безнең продюсер итеп яллар идем. Продюсерларның акча бирүчесе була, эшләүчесе була. Акча да бирсә, гомумән, рәхәтләнеп сценарий язар идем. Барсы да кирәк, продюсерлар да мөһим. Ләкин кино индустриясе булмагач, нишлисең, каян килсен ди алар?

— Татар киносына төрле бурычлар куеп дөрес эшлибезме? Ул безгә татарларны да берләштерсен, телне дә сакласын, әдәбиятны да. Кино итеп төшерелгән әсәр ул әдәбият булудан туктый, әдәбиятны саклауны кино башкара алмый. Без татар киносын сәнгать буларак кына карый алабызмы, әллә татарларның шундый язмышлы булуы аркасында без аны шулай ниндидер башка максатларда бер эш коралы итеп кулланырга мәҗбүр булачакбызмы?

— Кино баштан ук идеологик сәнгать булган. Ленин сүзләрен китерсәк: "Гомуми наданлык шартларында безнең өчен иң өстенлекле сәнгать төре булып кино тора."

— Һәм цирк.

— Әйе. Визуаль кабул итү аша кешегә җиткерелә, кеше укый белми, ләкин карый.

Акча бирәбез икән, аны татарларга файда китерә торган кино проектларына бирергә кирәк

Теләсә кайсы сәнгать нигезендә идеология ята. Нигә әле безгә татарларга бу механизмны кулланмаска? Безнең файдага булсын ул. Чәчәкләр һәм бал кортлары турына кино төшерергә була, тик барыбер ул чәчәкләр һәм бал кортлары түбәтәйле булса, начар түгел. Акча бирәбез икән, аны татарларга файда китерә торган кино проектларына бирергә кирәк.

— Сез татар иҗади зыялылары гаиләсендә үскәнсез. Сездә миллилекне гаиләдә ничек тәрбияләделәр, һәм бу алымнар бүгенге буынны тәрбияләгәндә нәтиҗәле була аламы? Сезнең кызыгызга 18 яшь, анда миллилек тәрбияләү мөмкин булдымы?

— Мин, бәхетемә, шәһәрдә үскән яшьтәшләрем белән чагыштырганда татарча бик әйбәт сөйләшәм, чөнки мин татар театрында үстем, анда чиста, саф татар телле урын иде. Ә әти-әниләрнең тәрбияләү алымы шул: татарча сөйләш! Ягъни, өйгә кайтасың, берәр нәрсә сөйли башласаң, татарча сөйлә. Хәзер дә шулай. Әтинең кәефсезрәк чагы булса, русча сөйләшергә гомумән ярамый. Шундыйрак тәрбия.

Ә Суфиягә килгәндә, татарча сөйләшергә мәҗбүр иткәндә аның, әлбәттә, ачуы килә, чөнки баланың татар мохиты булырга тиеш. Ул бит телне кайда кулланырга икәнен аңларга тиеш. Тел бит ул инструмент, корал. Тел ул максат түгел, аралашу өчен бер чара. Шуңа күрә Суфия очрагында бу алымнар белән генә эшләп булмый. Ләкин Суфия дә театрда үсте, әни аны гел йөртә иде. Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән: кечкенә балалар белән без бакчага кадәр гел татарча гына сөйләштек. Ягъни татар теле безнең гаиләдә балалар белән аралашу теле. Апамның да шулай ук. Безнең кечкенә балаларыбыз бакчага кадәр гомумән рус телен белми иде. Шулай итеп кенә саклап була. Суфия татарча сөйләшә, ул "миңа русча җиңелрәк" дип әйтергә маташа, әмма бу үскәчрәк үтеп китә торган әйбер дип ышанам.

Айсылу Хафизова – сценарист, журналист. 1974 елның 8 июнендә Казанда туган. ВГИКны тәмамлаган. "Шүрәле" мультфильмы, "Дилемма", "Бөркетләр", "Зәңгәр күбәләкләр" фильмнарына сценарий язучы. "Мөселманнар" тапшыруында хәбәрче, "Татар-информ"да мәдәни темаларга язучы автор, "Идел"дә мөхәррир булып эшли. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның кызы.

XS
SM
MD
LG