Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телендә балалар өчен IQ Балабаш дип аталган әсбаб эшли башлады


Балаларны башкорт теленә өйрәтүче бу мобиль уен казакъ теленнән күчерелгән.

Android һәм IOS системнары өчен балаларга башкорт теле өйрәтүче әсбаб барлыкка килде. Ул IQ Балабаш дип атала. Белешмәдә әйтелүенчә, әсбаб балаларны уен формасында, анимация һәм рәсемнәр ярдәмендә башкорт теленә өйрәтә. Әсбабның авторы - Казакъстаннан Алмаз Тепеев. ПроУфу порталы язуынча, уенны башкорт телендә ясау мөрәҗәгате белән "Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды" чыккан.

"Бүгенге көндә казакъ, чечен һәм ингуш телләрендә эшләүче әлеге әсбабка Казакъстанңа яшәүче якташыбыз Урал Азнабаев игътибар иткән. Без уенны ясаучылар белән элемтәгә кердек, алар кирәкле контент сорап алды. Алда әле эш күп, бөтен музыканы, анимацияне һәм башка кайбер өлешләрне башкортлаштырырга кирәк", дигән фонд җитәкчесе Гөлназ Йосыпова.

Күптән түгел Башкортстанда яшәүче урыс егете Кирилл Тюрганов смартфонны башкорт теленә күчерү програмын әзерләве билгеле булган иде. Бу эшкә аның бер ел чамасы вакыты киткән. Акча тапкан очракта авторлар башкорт смартфоннарының беренче тиражын чыгарырга ниятли.

Башкортстанда башкорт телен үзлектән өйрәнү өчен махсус веб-ресурс булдырылу турында да хәбәр ителде. Бу эш Башкортстан башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү грантына эшләнә. Аның күләме 2,9 миллион сум.

Гомумән, быел Башкортстан башлыгы гранты буларак республика телләрен үстерү өчен 72 миллион сум бүленде. Аны башлыча башкорт теле белән бәйле проектлар алды.

XS
SM
MD
LG