Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада "Ирекле Русия форумы"нда милли активистлар федерация проблемнарын да күтәрде


"Ирекле Русия форумында" катнашучылар
"Ирекле Русия форумында" катнашучылар

"Ирекле Русия форумында" федерализм темасы да күтәрелә. "Русия оппозициясенең милли республикаларга нинди мөнәсәбәттә булуын күрергә телибез", ди татар милли хәрәкәте активисты Нәфис Кашапов.

Литва башкаласы Вильнюста 9 ноябрьдә VIII "Ирекле Русия форумы" башланды. Активистлар, сәясәтчеләр, халыкара экспертлар, блогерлар, журналистлар һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре Русиядә сәяси вазгыять, ил җәмгыяте алдында торган таләпләр, халыкара иминлек мәсьәләләре турында фикер алыша.

Оештыручылар мәгълүматынча, форумда Русиянең 50дән артык төбәгеннән һәм дөньяның 31 иленнән 500ләп кеше катнаша. Алар арасында Украина режиссеры Олег Сенцов, "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче сәяси эмигрант Айдар Гобәйдуллин да бар. Гобәйдуллин кичә үзенең Русиядән Вильнюска китүе турында белдерде.

Беренче көнне Путин режимы репрессияләренең көчәюе, шул исәптән "Мәскәү эше", нәтиҗәле хокук яклауны оештыру, Русия төбәкләрендә экологик протестлар, илдә халык кәефләре һәм Кремльнең тышкы сәясәте турында фикер алышулар уза.

Аерым игътибар "Путин исемлеге" белән эшләүгә биреләчәк. Әлеге исемлеккә Русиядә кеше хокуклары бозылу, сугышлар, нәфрәт пропагандалау һәм коррупция өчен җаваплы кешеләр кергән.

Форумның зур өлеше Русиядә милли республикалардагы вазгыять турында сөйләшүгә биреләчәк. Катнашучылар милли республикаларда җирле телләрне мотлак өйрәнүне чикләү, милли үзаң үстерү, гомумән, Русия федерализмы проблемнарын күтәрәчәк.

Шимбә форум кысаларында төбәкләр активистларының "Русиягә яңа федератив килешү кирәкме?" дип аталган түгәрәк өстәл утырышы да уза. Аның модераторы - "Регион.Эксперт" сайты баш мөхәррире, сәяси эмигрант Вадим Штепа. Чарада төбәкләрдә милли хәрәкәт активистлары Сыресь Боляень (Мордовия-Украина), Доржо Дугаров (Бурятия), Владимир Довданов (Калмыкия), Нәфис Кашапов (Татарстан) һәм башкалар катнаша.

"Русия оппозициясенең милли республикаларга, реаль федерализмга мөнәсәбәтен кызыксынып күзәтәбез. Кайчандыр Борис Ельцин "Суверенитетны күпме йота аласыз, шуның кадәр алыгыз", дип әйткән иде, әмма ике елдан, 1992 елда Федератив килешү төзер алдыннан Татарстанны танклар һәм гаскәрләр уратып алды", дип сөйләгән Idel.Реалиига Нәфис Кашапов.

Вадим Штепа да федерализм проблемы бүгенге Русия өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип саный. "Кызганычка каршы, форумда катнашучыларның күпчелегенең, күп кенә спикерларның да үзәкләштерү яклы булулары күзәтелә. Алар Кремльдә яңа "яхшы патша" барлыкка килер дә, барысы да әйбәтләнер дип уйлый. Безнең карашка, федералистик форматтагы сөйләшүләр кирәк", ди Штепа.

"Ирекле Русия форумының" беренчесе Вильнюста 2016 елның маенда узды. Шул вакыттан бирле ул ярты елга бер оештырыла. Форум Русия оппозициясенең бәйсез мәйданы буларак күзаллана.

XS
SM
MD
LG