Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрмәдә мөселманнарга начаррак караш"


Мордовиянең Сосновка авылында урнашкан колониядә утыручы, архив фотосы

1 ноябрь Мордовиянең Сосновка авылында урнашкан колониядә утыручы 70ләп мөселман төрмә хезмәткәрләренең мыскыл итүләренә түзә алмый ачлык игълан иткән иде. Колониядә тоту шартлары быел февральдә җитәкче итеп Сергей Сергушкин куелгач кырысланган. Соңгы вакытта тоткыннарны мыскыл итүләр даими күренешкә әйләнгән. Бер атнадан артык вакыт узгач, 9 ноябрь тоткыннар ачлыкны туктатып торырга булды. Колониядә утыручыларны шундый кискен чараларга нәрсә этәрде, төрмә җитәкчелеге белән уртак фикергә килеп булдымы — бу турыда шушы төрмәдә утыручы бер мөселман кешесенең мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Марат Ашимов белән сөйләштек.

— Марат әфәнде, колониядә утыручылар ачлыкны туктатканнар диелә. Нигә туктаттылар? Колония җитәкчесе белән берәр килешүгә килделәрме?

— Ниндидер килешүгә киленгәндер, чөнки ул төрмәгә иҗтимагый күзәтү комиссиясе дә килде, бүген Мордовия иҗтимагый күзәтү комиссиясе дә барып кайтты. Бу оешманың тоткыннар камераларына керергә, карарга, яшәү шартлары белән танышырга хокукы бар, алар тоткыннарга сораулар бирә ала. Минем аңлавымча, ниндидер килешүгә киленгән, алар барысы да ачлыкны туктатканнар.

— Алар нинди сәбәпләр аркасында ачлык игълан иткән иделәр?

Марат Ашимов
Марат Ашимов

— Беренчедән, аларның яшәү шартлары бик начар иде. Ашау начар, торган җирләрендә салкын, юеш, бер сәбәпсез штраф изоляторына ябалар. Берәр формаль сәбәп табалар да, физик хәлләренә, сәламәтлекләренә карамыйча, тәртип бозулар бармы-юкмы, барыбер ябып куялар. Медицина ярдәме күрсәтелми, дәваламыйлар. Араларында бик каты авыручылар бар, мәсәлән, бер тоткынның өянәге бар (эпилепсия), икенчесенең умырткасы имгәнгән, тагын берсенең баш миендә шеш, һәм алар барысы да яртышар ел, кайберләре еллар буе штраф изоляторында утыра.

Кайберләренең психик сәламәтлеге какшаган. Мәсәлән, анда бер таҗик кешесе бар, аны инде берничә ел буе бер камерада тоталар, бөтенләй чыгармыйлар. Чынлыкта аңа табиб ярдәме кирәк, хастаханәгә салырга, коткарырга, ә алар аны чыгармыйча ябып тоталар. Тоткыннар менә шундый әйберләргә зарланалар.

Тоткыннарга карата җәберләү һәм хокук бозу очраклары күп. Аларга мөдицина ярдәме күрсәтелми

Гомумән, анда тоткыннарның күбесе авыру. Берсе миңа сөйләде: гепатит, гастрит, эчәк авыруы һәм тагын берничә башка чире бар. Ләкин аңа табиб ярдәме күрсәтелми, дарулар гомумән юк. Тоткыннарны анда сәгатьләр буе бәдрәфкә җибәрмичә тоталар, төнлә торырга ярамый – шундук штраф салалар, шәхси әйберләрен бирмиләр, иректән җибәрелгән акчаларны, ашамлыкларны урлыйлар. Гигиена кагыйдәләре үтәлми, егерме кешегә бер юынгыч, камераларда һава юк, көн яктысы да керми, гел караңгы җирдә яшәп кешеләрнең күзләре начар күрә башлый. Тоткыннарга карата җәберләү һәм хокук бозу очраклары күп анда. Аларга медицина ярдәме бөтенләй күрсәтелми.

— Анда мөселманнарның шулкадәр күп булуы нәрсә белән бәйле? Әллә бөтен төрмәләрдә дә шулаймы?

— Бөтен төрмәләрдә дә мөселманнар бик күп. Ләкин аеруча кырыс шартларга бик еш нәкъ мөселманнар эләгә. Төрмәләрдә Кавказ кешеләре күп, аларның менталитеты үзгә, шуңа күрә аларны кырыс шартларга күчерәләр.

— Димәк, бу мөселманнарны максатчан шунда җибәрә торган колония түгел, гадәти бер колония?

— Юк, бу барлык колонияләрдә дә диярлек шулай.

— Мөселман кешеләре әле дин ягыннан да кимсетелә. Аларга намаз укырга бирмиләр, дуңгыз итен ашарга мәҗбүр итәләр һәм башкалар. Мондый әйберләр бөтен төрмәләрдә дә очрыймы?

— Монысы төрмә җитәкчелегеннән тора. Җитәкче аңлый торган кеше икән, ул аларга тими, намаз укырга да мөмкинлек бирә. Әмма махсус котыртучылар да бар, мәсәлән бер кеше намаз укый икән, төрмә хезмәткәре андый вакытта бер-ике минут көтеп торырга икәнен белә, ләкин махсус шул вакытта килеп, ниндидер әмерләр бирә. Мөселман кешесенә намазын өзәргә ярамый, ул әмерне тыңламаска мәҗбүр, җитәкчегә шул җитә кала – ул тәртипне бозган булып чыга. Рамазан ае керүгә дуңгыз ите ашата башлыйлар.

Мөселман икән – аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар

Колонияләрнең төрлесе бар. Ләкин мөселманнарга икенчерәк, начаррак караш – ул әйбер, гомумән алганда, чыннан да бар. Мөселман икән – аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар. Бөтен җирдә дә шулай дип әйтеп булмый, ул кешедән тора. Әгәр анда эшләүче төрмә хезмәткәрләре ерткычлар икән, алар юктан гына да бәйләнеп, җәза бирергә генә торалар. Нормаль кешеләр булса, кыенлыклар килеп тумый.

Күбесе мондый кырыс шартларга түзә алмыйча, үз үзләренә кул сала, кан тамырларын кисә. Шуны да аңларга кирәк, тоткыннар ачлык игълан иткән икән, димәк аларның түзәрлек хәле калмаган, башка чаралары булмаган.

— Матбугат чараларында шушы ачлык игълан итү турында язганда, күпләр бу тоткыннар милләте белән таҗик дип хәбәр итте. Ә сез араларында татарлар да бар дип яздыгыз. Татарлар күпме анда?

— Татарлар күп түгел. Мин алган мәгълүматка караганда, нигездә азәрбайҗаннар, һәм Урта Азия кешеләре – үзбәкләр, таҗиклар. Кавказ кешеләре күп – әрмәннәр, грузиннар. Белүемчә, татарлар бер-ике генә кеше.

— Менә шундый хәлләр турында хәбәрләр гел Мордовия төрмәләреннән килә. Бу нәрсәгә бәйле? Анда колонияләр күп булгангамы, әллә тоткыннарга карата аеруча рәхимсез кыланалармы? Мөселманнарга карата гына түгел, бөтен тоткыннарга карата да. Pussy Riot төркеме вәкиле Надежда Толоконникова да Мордвиядә утырды бит.

— Әйе, ул да шунда утырды. Тоткыннар белән сөйләшергә еш туры килә, алар Мордовиядә начар диләр. Башка колонияләр белән чагыштырганда Мордовия аларга ошамый. Анда тоткыннарга бик начар мөнәсәбәт. Мөселманнардан да ишетәм мин андый сүзләрне, мөселман булмаган кешеләрдән дә. Бәлки ул аеруча кансызлык та түгелдер, әмма ниндидер шундый әйбер бар.

— Бу шундый гадәткә кереп киткән әйберме? Кемдер башлаган да, хәзер бу дәвам итә?

— Бәлки шулайдыр. Бу колонияләр күптәнге, гадәтләр дә күптәннән килә. Белмим, әйтә дә алмыйм. Бу атнада Саранскида конференция була, шушы сораулар каралачак. Мәскәүдән УФСИН вәкилләре килер дип көтелә.

— Конференция бу вакыйгалар белән бәйлеме?

— Юк, шулай туры гына килде. Аны Мордовия мөселманнары оештыра, ул чара күптән уйланылган, көне билгеләнгән иде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG