Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары республика башлыгына мөрәҗәгатьтә кайбер түрәләрнең провокацияле адымнарына зарлана


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов сүзләренчә, Русиядә 2020 елда узачак җанисәпкә кадәр бу мөрәҗәгатькә кул кую-куймаулары белән татар оешмалары чын йөзен күрсәтә.

Әлеге мөрәҗәгать Башкортстандагы миллионнан артык татарның Радий Хәбировка ышаныч күрсәтүен искә төшергән юллар белән башланып китә:

"Сезнең билгеләнүегез республика татарлары өчен туган телне, мәдәниятне, милли гореф-гадәтләрне саклауга зур ышаныч уяткан иде. Башкортстанда Татарстан көннәре вакытында Татарстан республикасы президенты белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалавыгыз бездә бу ышанычны ныгытты", диелә анда.

Шулай ук "Татарча диктант"ның милләтара дуслыкка зыян китерүе атала. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан аның "Озын-озак балачак" әсәреннән сайлап алынган текстның Мәгариф министрлыгының каты басымы белән "Дуслык төбәге" дигән язма белән алыштырылуы, аны яздырганда министрлык вәкилләренең күзәтеп торулары әйтелә. Әлеге текст аша татарларга аларның төньяк-көнбатыш башкортлары диалекты булулары сеңдерелүе әйтелә. Мөрәҗәгатьтә "Татарча диктант"ның Башкортстан мәгариф министрлыгы тарафыннан пычрак сәяси вакыйгага әйләндерелүе, Башкортстан татарларын мәсхәрә итүе дип бәяләнә.

Мөраҗәгатьтә "Җәлил укулары" турында да әйтелгән. Республиканың аерым районнарында укучыларны "Җәлил укулары"нда катнашуларын тыюлары, әлеге бәйгедә катнашкан укытучыларны эшләреннән куу белән янаулары искә төшерелгән.

Мөрәҗәгатьтә 25-27 октябрь Уфада узган Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрының гастрольләре уңаеннан узган хәлләр дә телгә алынган. Театр тамашаларына районнардан күмәкләп килүне оештыруларның Башкортстан башлыгы идарәсе тарафыннан тыелуы аталган һәм әлеге хәлләр уңаеннан борчылу белдерелгән.

Мөрәҗәгать Дөнья башкортларының V корылтаенда Радий Хәбировның "Башкорт" оешмасы вәкилләренә карата "мондый кешеләргә аяусыз булачакмын" дигән сүзләрен искә төшереп, татар-башкорт халыкларының дуслыгы хакына түрәләрнең провокацияле адымнарына карата нәтиҗәләр ясалыр дигән теләк әйтелгән.

Мөрәҗәгатьне Башкортстан татарлары конгрессы, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге, Башкортстан татар хатын-кызларының "Ак калфак" һәм "Сәхибҗамал", шулай ук, "Башкортстанның ыру җирләре" дигән оешма рәисләре имзалаган.

Дөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Алик Локмановның Азатлыкка белдерүенчә, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте һәм "Берлек" оешмалары җитәкчеләре кул куюдан баш тарткан. Татар морзалары оешмасы җитәкчесе Ирек Даукаев имза куярга әзер булуы, ләкин хастаханәдә ятуын хәбәр иткән. “Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов хатның рухы һәм эчтәлеге белән килешсә дә, "текстың хаталы һәм кытыршы булуы сәбәпле" дип кул куюдан баш тартуын әйткән.

Алик Локманов сүзләренчә, Русиядә 2020 елда узачак җанисәпкә кадәр бу мөрәҗәгатькә кул кую-куймаулары белән татар оешмалары чын йөзен күрсәтә.

Элегрәк Татар яшьләре форумы Хәбировны татар халкы хокукларын хөрмәт итәргә чакырып мөрәҗәгать итте.

Башкортстанда "Татарча диктант" дип аталган чарада туган җәнҗалдан соң Башкортстан халыклары ассамблеясы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат язды. 14 октябрь Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова, әлеге хат иҗтимагый оешмалар белән эшләүче вице-премьерга юлланды, регламент нигезендә аңа вакытында җавап биреләчәк дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG