Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Гайсина: "Хакимият миңа каршы берләште, балаларымны алу белән яный"


Диләрә Гайсина
Диләрә Гайсина

Казан шәһәренең Совет районы опека бүлеге ике баланы ялгыз тәрбияләүче Диләрә Гайсинаны аналык хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк дип саный. 30 октябрь Совет районы мәхкәмәсендә опека бүлеге гаризасы нигезендә утырыш булды. Гаризада Диләрә Гайсина "гаугалы, холыксыз, агрессив, ялганга хирыс һәм эмоцияләренең тотнаксыз булуы аркасында балаларның физик һәм рухи сәламәтлегенә зыян салырга сәләтле хатын" дип атала, балаларга яраклы торак шартлары булдыра алмауда гаепләнә. Диләрә Гайсина исә бу утырышны үзенә басым ясау чарасы, хакимият органнарының аңа каршы сүз куешып эш алып баруының тагын бер күренеше дип саный.

Балигъ булмаган балалар мәнфәгатен яклавын сәбәп итеп, прокурор журналистларны утырышка кертмәүне сорады. Шуның аркасында, без Диләрә Гайсина белән бары тик мәхкәмәдән соң гына очрашып сөйләшә алдык. Сүз уңаеннан, мәхкәмә карары Диләрә Гайсина файдасына кабул ителде, аның аналык хокукларын чикләү кирәкми дип табылды.

Хакимият органнарының үзенә каршы берләшүен һәм балалары аша басым ясарга теләвенең сәбәбен Диләрә Гайсина үзенең актив иҗтимагый эшчәнлегендә күрә. Үзе яшәгән Яңа Азино урамындагы 19нчы йортны авария хәлендәге бина итеп танысыннар, анда яшәүчеләргә фатир бирсеннәр дип Диләрә ханым прокурорларга, тикшерү комитетларына, Русия президенты Владимир Путинга язган.

— Без инде 2009 елдан бирле бу торакны авария хәлендәге дип тануларын сорыйбыз. Алар безне ишетмәгәч, 2011 елдан бирле төрле инстанцияләргә хатлар яза башладык. Йортны бары тик 2014 елда гына авария хәлендә дип таныдылар, шул елның гыйнварында безнең фатир да янды. Ул чакта монда әнием, әтием, ике балам һәм үзем яши идек. Шуннан соң 5 ел узды, мин бар инстанцияләргә дә язам һәм бары тик бер әйбер – безне моннан күчерүләрен сорыйм.

Диләрә Гайсина: "Хакимият миңа каршы берләште, балаларымны алу белән яный"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:29 0:00

Русия Федерациясенең Торак кодексына күрә авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне башка фатирга күчерергә тиешләр. Бигрәк тә безнеке кебек очракта. Тик Казан шәһәре башкарма комитеты моны мөмкин хәл түгел дип тапты һәм көтәргә кушты. Шулай итеп без янгын булганнан бирле әлегә кадәр фатир яллап яшәргә мәҗбүр һәм шушы вакыт эчендә безне Совет районының һәм без фатир яллап яшәргә мәҗбүр булган башка районнарның опека бүлекләре эзәрлекли. Ә эзәрлекләүнең сәбәбе итеп балаларны яшәтерлек торак шартлар булмауны атыйлар. Опека бүлеге Казан шәһәренең башкарма комитетына карый. Башкарма комитет безне, авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне, бу йорттан күчерергә тиеш. Димәк, мин үземне һәм балаларны башка җиргә күчереп, аларның эшен эшләргә мәҗбүр, югыйсә, гаепле булам. Торак мәсьәләсен хәл иткән очракта гына опека бүлеге миңа бәйләнмәячәк, балаларны тартып алу белән куркытмаячак, дип аңлата Диләрә ханым.

Гайсина әйтүенчә, Яңа Азино урамы 19нчы йорт тирәсендә бер үк елларда салынган һәм авария хәлендә дип танылырга тиешле 12 йорт бар, әмма аларның өчесе генә чынлап та авария хәлендәге дип танылган.

— Монда авария хәлендәге 12 йорт бар, шуның өчесен генә авария хәлендә дип таптылар. Берсендә халыкны гадәттән тыш тизлектә күчерделәр, чөнки түбәсендәге кар белән басылып түбәсе ишелде. Бәхеткә астында кеше туры килмәде, беркем зыян күрмәде. Тагын бер йортта ниндидер зур кешенең туганнары булып, аннан халыкны күчерделәр дә, йортны тиз генә җимереп тә ташладылар. Без төрле инстанцияләргә яза башлагач, безнең йортны да авария хәлендә дип танырга мәҗбүр булдылар. Югыйсә, бу йорт 1956 елда ук әсирдәге алманнар тарафыннан салынган. Аның хәтта нигезе дә юк, ул агач бүрәнәләр өстенә генә утыртылган. Ул бүрәнәләр череп, безнең бүлмәләрдә идән җиргә сеңде, 45 градуска авышты, - ди ул.

"Калган йортларда яшәүчеләр барыннан да канәгатьме, алар беркая да язмыймы?" дигән сорауга:

— Язалар, ләкин безнең республикада авария хәлендәге йортлар проблемы бик кискен тора. Күргәнсездер инде: Яшел Үзәндә, Әлмәттә андый гаиләләрне урамга гына куып чыгаралар да йортны җимереп ташлыйлар. Хосусыйлаштырылган фатирлары булса да. Әле кайбер кешеләрнең шул фатиры өчен ипотекасы түләнеп бетмәгән, ә аларны инде куып та чыгаралар. Һәр квадрат метрына бирелгән 11 мең сум бернигә җитми, - дип аңлата Диләрә ханым.

Казан шәһәре башкарма комитеты Диләрә Гайсинага һәм аның ике баласына вакытлыча яшәп тору өчен 2014 елның маенда маневр фондыннан торак биргән булган. Шулай итеп алар Халитов урамындагы бер тулай торакның ике бүлмәсенә барып урнашкан. Әмма 2017 елның май аенда аларны ул фатирдан да куып чыгарганнар. Сәбәбе – коммуналь хезмәтләр һәм аренда өчен түләү бурычы 400 мең сумнан артып киткән. Моннан тыш, түләү бурычлары Яңа Азино урамы 19нчы йорттагы фатир өчен дә җыелган һәм бүген ул 180 мең сумга җиткән. Диләрә ханым үзе бу бурычлары белән килешми.

— Бурычлар турындагы мәгълүмат бөтенләй дөреслеккә туры килми. Беренчедән, Халитов урамындагы ике бүлмәле фатирга социаль аренда өчен түләү аена 276 сум иде. Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр өчен түләү якынча 3 мең сум булган дип алыйк. Без анда 2014 елның маеннан 2017 елның августына кадәр яшәдек. Бу вакыт эчендә бурычлар берничек тә 400 мең сумга җитә алмый, исәпләп карагыз. Нигәдер шул маневр фондына караган фатирның миңа кадәр үк булган коммуналь бурычларын алар минем өскә өеп куйган. Ә менә бу фатирга килгәндә, монда янгын булгач, мин биредә яшәү мөмкин түгеллеген әйтеп, үземне коммуналь түләүләрдән азат итүләрен сорадым. Алар мине тыңламады. "Янгын чыгу өчен үзегез гаепле икән, үзегез ремонтлагыз да яшәгез", диделәр, дип сөйли Диләрә Гайсина.

Өстендә зур бурычлар эленеп торгач, хатын рәсми рәвештә эшли дә алмый. Хезмәт хакының зур өлешен мәхкәмә приставлары алып барачак. Шуңа ул бүген хәтта үзмәшгуль буларак та теркәлмәвен аңлатты.

— Алар минем хакта мәхкәмәдә дә "беркайда эшләми, рестораннар буйлап кына йөри" дисәләр дә, чынлыкта, мин эшлим. Бәйрәмнәр һәм төрле чараларны оештырам, алып барам, тантана буласы урыннарны шарлар, чәчәкләр белән бизәү эшен башкарам. Рестораннар – ул минем эш урыны! Әйе, миңа рәсми теркәлмичә эшләргә туры килә. Элек, теркәлгән шәхси оешмам бар иде, ләкин хакимият органнары миңа тыныч кына эшләргә ирек бирмәде, даими эзәрлекләде. Опека бүлеге безнең офисларга кадәр килеп тикшереп йөри башлады. Имеш, мин анда яшим дип, актлар тутырылды. Анда плитә юк, шартлар яшәргә яраксыз, дип яздылар. Сезнең кайчан да булса офиста плитә, караватлар күргәнегез бармы? Алар мәхкәмәгә биргән гаризага да, Мәскәү һәм Яңа Савин районында без арендалаган ике бүлмәле фатирны тикшереп китү актларын теркәмәгән, ә офисларга күзәтү актын яшәү урыны буларак атап теркәгәннәр. Мине махсус рәвештә каралтып күрсәтү бара. Аларның эзәрлекләве нәтиҗәсендә миңа рәсми эшмәкәрлекне ябып, теркәлми генә эшли башларга туры килде. Күз алдына китерегез: яңа офис арендалыйм – анда бер көтү халык килеп төшә. Яңа фатир арендалавым була, анда да бер көтү халык килеп җитә. 11-12 кешелек комиссия килеп кереп, бөтен шкафларны, суыткычларны ачып тикшереп йөри башлый. Анда берничә районның опека бүлеге җитәкчеләре, балигъ булмаган балалар надзоры хезмәткәре, психологлар, социолог... Ул көтүдә хәтта Совет районы 15нче мәктәбе мөдире Иван Филатовка кадәр бар. Ул мөдир укыту эшләре һәм мәктәп идарәсе белән шөгыльләнергә тиештер бит, минем офисларны тикшереп йөрергә тиеш түгелдер, - дип сөйли Диләрә Гайсина һәм мәктәп мөдиренең аңа шәхси үче барлыгын да билгеләп уза.

Беренчедән, авария хәлендәге йорттан халыкны күчерү буенча актив эшчәнлек алып бардым. Икенчедән, мәктәптәге канунсыз акча җыюларга каршы чыктым

— Беренчедән, авария хәлендәге йорттан халыкны күчерү буенча актив эшчәнлек алып бардым, шуңа Казан башкарма комитеты — опека бүлегенә, ә опека бүлеге — мөдиргә кушуы аркасында ул безне гел карап кына тора. Икенчедән, мин мәктәптәге канунсыз акча җыюларга каршы чыктым. 50 ел буе ремонт күрмәгән мәктәпне нишләп мин үз хисабыма ремонтларга тиеш? 1 сентябрьгә бюджет хисабыннан ремонтланып тапшырылырга тиеш түгелмени ул мәктәп? Әле ремонтка акча җыялар, әле жалюзиларга, әле Укытучылар көненә 14 укытучыга бүләк алырга акча... Мин боларның барысын да телефоныма скриншот итеп җыйдым. Мәхкәмәдә җиңгәч, мине ата-аналар чатыннан да куып чыгардылар, чөнки мин мәктәптәге канунсыз акча җыюларны фаш иттем, ди Диләрә Гайсина.

Ул мәктәп мөдире Филатовның опека бүлегенә бәяләмәләр язып бирүен дә әйтә. Опека бүлегенең мәхкәмәгә биргән гаризасындагы "гаугалы, холыксыз, агрессив, ялганга хирыс һәм эмоцияләренең тотнаксыз булуы аркасында баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә зыян салырга сәләтле хатын" дигәне мөдир сүзләре булып чыкты.

— Мәхкәмәдә яклаучым шикаятьтәге минем хактагы бәяләмәнең каян килүен сорагач, аны мәктәп мөдире бирүен әйттеләр. Мондый бәяләмә бирү өчен алар миңа психиатрия экспертизасы уздырганмы? Каян алып язганнар? Наркологта да, психиатрда да исәптә тормыйм, машина йөртү хокукым бар, йөртәм дә. Мәктәп мөдире балаларның ата-анасына бәяләмә бирә ала дигән сүз кайсы канунда бар? Мәктәп мөдире бәлки балаларга бирә аладыр, әмма әниләргә бирә алмый. Бу аның миңа карата булган начар шәхси мөнәсәбәте, - ди Диләрә ханым.

Диләрә Гайсина
Диләрә Гайсина

KazanFirst интернет сәхифәсендә "Икейөзле ялгыз ана: Диләрә Гайсина нәрсә яшерә" дигән мәкаләдәге мәгълүматларга күрә, Гайсинаның балаларын "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" ("Помоги собраться в школу") хәйрия чарасы ярдәмендә генә мәктәпкә җыялар; аның 15 яшьлек кызы бер сәбәпсез мәктәпкә йөрми, үзеннән күпкә өлкән ир белән яшәп ята; кечкенә малаен урамда табып алып балалар йортына озатканнар; ул аларны Казанда ялгыз калдырып диңгезгә ял итәргә киткән һәм башка гамәлләре күрсәтелә. Диләрә Гайсина бу мәгълүматларның опека бүлеге тарафыннан җыелып матбугат чараларына пресс-релиз буларак таратылуын, фактларның дөреслеккә туры килмәвен билгели, гайбәт һәм намусына тап төшерү өчен опека бүлеген мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.

— Узган елның ноябрендә без Яшел Үзән мәчетендә Марат белән никах укыттык һәм кызым 41 яшьлек ир белән яши дигәннәре – минем никахлы ирем. Кызым җиде тапкыр психиатрия клиникасында ятып чыкты һәм ул клиникадан алып килгән белешмә мәктәп өчен сәбәп саналмый икән, мин тагын нинди документ китерергә кирәклеген белмим. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе белән минем ике балага күп дигәндә 500 сумлык канцтоварлар бирделәр, ләкин баланы 500 сумга мәктәпкә җыеп булмаганын аңлыйсыздыр. Даими басым астында яшәгәч, стресстан мин быелның маенда үле бала таптым. Табиблар дәваланырга кушты. Балаларны никахлы иремә калдырып, диңгезгә барып кайттым һәм мин монда бернинди җинаять тә күрмим. Ә менә малайны балалар йортына илтеп ябулары... 9 гыйнвар иде ул. Мин баланы әти-әнигә калдырып эшкә чыгып киттем. 5 яшьлек бала, ничектер качып урамга чыккан һәм аны шунда ук балалар йортына илтеп япканнар. Ул минем исем-фамилияне, телефонны яттан белә, ә ата-анага хәбәр итүне кирәксенмәгәннәр. Мин шул көннән башлап һәр көн приюттан кайтып кермәдем, ләкин миңа баланы бирмәделәр. Бары тик опека бүлеге җитәкчесе Ирина Смирнова имзасы куелгач кына алырга ярый икән. Мин аның телефон номерын да эзләп таптым, аннан баланы бирүләрен үтенеп сорадым, янап та карадым, әмма ул коры гына: "Бәйрәмнәрдән соң килегез", диде. Шулай итеп мин баланы 14 гыйнварда гына ала алдым. Минем бала коточкыч зур стресс кичергән иде. Мин бу эшнең Ирина Смирнова кушуы буенча эшләнгән булуын аңлыйм, ди Диләрә ханым.

Гайсина хәзер мәхкәмәгә өч шикаять белән барырга теләвен әйтә.

— Безне бу фатирдан кичекмәстән күчерсеннәр өчен мәхкәмәгә шикаять язачакмын. Алар минем коммерцияле ипотека алып, торак мәсьәләсен хәл итүне көтә, шуның өчен балалар аша куркытмакчы булалар. Тик минем андый мөмкинлек юк. Социаль ипотеканы миңа беркем дә бирми. Икенче шикаятем фатир түләүләрен кануни төстә исәпләсеннәр өчен булачак. Гайбәт таратып безнең намуска тап төшерүләре өчен өченче шикаять белән мәхкәмәгә барачакмын. Түзәрлегем калмады. Без 21нче гасырда яшибез, Казан дөньякүләм чемпионатлар кабул итә, әмма безнең шәһәрдә менә шундый ачыктан-ачык ялган белән шөгыльләнәләр. Казандагы барлык хакимият органнары бергә сүз берләштереп эшли, әгәр син кемгәдер кыенлык тудырасың икән, сине бар яктан китереп кысалар, мин моны үземдә тойгач чын-чынлап аңладым, - ди ул.

Ирина Смирнова, Казан шәһәре Совет районының опека бүлеге җитәкчесе
Ирина Смирнова, Казан шәһәре Совет районының опека бүлеге җитәкчесе

Диләрә Гайсина сөйләгәннәргә ачыклык кертү өчен Казан шәһәре Совет районының опека бүлеге җитәкчесе Ирина Смирнова янына бардык. Ул атнага ике көн: сишәмбе (14:00-18:00 сәгатьләрдә) һәм пәнҗешәмбе (9:00-12:00 сәгатьләрдә) кабул итә. Кабул итү вакытын туры китереп баруга карамастан, ул безнең белән сөйләшергә теләмәде.

— Сорауларыгызны Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат хезмәте аша тапшырыгыз, диде.

"Бүген сезнең кабул итү көне, ишек төбендә башка беркем дә көтеп утырмый. Турыдан-туры сорап булганда нигә матбугат хезмәте аша тапшырырга соң, дигән сорауга:

— Бүлмәдән чыгыгыз! — дигән җавап ишеттек.

Иван Филатов, Совет районының 15нче мәктәбе мөдире
Иван Филатов, Совет районының 15нче мәктәбе мөдире

Совет районының 15нче мәктәбе мөдире Иван Филатов та, аның белән очрашуы сәбәбе Диләрә Гайсина икәнен ишеткәч:

— Мин вазифадагы кеше һәм сезнең сорауларга бары тик Казан шәһәре мэриясеннән рөхсәт алсагыз гына җавап бирәм, диде.

"Нигә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан түгел, ә Казан шәһәре мэриясеннән?" дигән сорауга: "Безгә ТНВ каналыннан килгәннәр иде, алар мэриядән рөхсәт алып төшерде", дип җаваплады. Бүлмәсенә керергә рөхсәт иткән өчен рәхмәт әйтергә кушты.

— Мин сезне бөтенләй кертмәскә дә мөмкин идем, керттем, сорауларыгызга ни өчен җавап бирә алмавымны аңлаттым, рәхмәт әйтегез, диде.

Шулай итеп, мәктәп мөдире дә туры сораудан кача, башкарма комитетка сылтана. Хакимият вәкилләре, вазифаи затлар күзгә-күз очрашып та журналистлар соравына җавап бирергә теләми икән, димәк алар үз гамәлләре өчен бернинди җаваплылык тоймый булып чыга. Бу очракта Диләрә Гайсина сүзләренә тулаем ышанырга кала.

XS
SM
MD
LG